Сәлимҗан китапханәсе

Кәҗә белән Бүре

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Қәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәжәнең бер куышы. Кәҗә өч Бәтие белән шул куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә кич булгач, җырлый-җырлый балалары янына кайта икән:

Таудан тауга йөримен,—
тау жимеше җыямын.
Қырдан кырга йөрнмен,—
Қыр жимеше җыямын.
Бер имиема сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

— Ачыгыз, балакайларым! — дип, ишек төбенә килә икән, ди. Кәжә бәтиләре өйнең ишеген ачып җибәрәләр икән, ди. Кәҗә өенә керә дә бәтиләрен имезеп, тамакларын туйдыра икән, ди. Шулай итеп көн артыннан көн үтә, таң ата да кич була, кич артыннан төн җитә. Иртә торгач, Кәҗә тагын яшел болыннарга, киң тугайларга чыгып китә, ди, кичен тагын шулай җырлый-җырлый кайта, ди. Боларга яңгыр үтми, җил тими, тамаклары тук, өсләре бетен, ди.

Бервакытны соры Бүре боларны сагалап йөри башлаган. Кәҗәнең кичен шулай жырлап кайтканын ишеткән дә аның җырларын отып калган, ди.

Менә беркөнне, Қәҗә өеннән чыгып киткәч, Бүре, Кәҗә булып җырлый-җырлый, ишек төбенә килгән:

Таудан тауга йөримен,—
Тау җимеше жыямын.
Кырдан кырга йөримен,—
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

— Ачыгыз, балакайларым! — дип кычкырган, ди.

Қәҗә бәтиләре ишекне ачмаганнар, ди.

— Син безнең әни түгел, синең тавышың бик ямьсез,— дип әйткәннәр, ди.— Аннары безнең әни бу вакытта кайтмый. Ул кич булгач кына кайта,— дип әйткәннәр, ди.

Бүренең бик ачуы килгән, ди, ул телен таптатып, тавышын нечкәртер өчен, туп-туры тимерчегә киткән, ди.

Су буенда алачыкта Аю тимер суга икән.

— Исәнмесез, Аю дус! — дип әйткән, ди, Бүре.

— Бик һәйбәт әле, Бүре дус! — дип әйткән, ди, Аю.

Бүре, исәнлек-саулык сорашканнан соң, Аюга әйткән, ди:

— Аю дус, минем телемне юкартып бирсәнә,— дип әйткән, ди.

Аю Бүренең телен юкартырга риза булган, ди.

— Без барыбер шул эш белән кәсепләнәбез,— дип әйткән, ди,— эш хакы бер сарык булыр, ул булмаса ике бәрән китерсәң дә ярар,— дип әйткән, ди.

Бүре сарык китермәкче булган. Шуннан соң болар эшкә тотынганнар. Бүре телен чыгарган да сандалга китереп салган, ди; Аю, җиң сызганып, аны чүкергә тотынган, ди. Бүре башта чинап җибәргән, аннары, чыдый алмыйча, улап җибәргән. Шулай да түзгән, ди. Шуннан соң аның теле юп-юка булып калган, ди.

Хәзер Бүре, нәкъ Кәҗә шикелле, нечкә тавыш белән җырлый-җырлый, ишек төбенә киткән, ди.

Таудан тауга йөримен,—
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен,—
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

Кәҗә бәтиләре, Бүрене әниләре дип белеп, ишекне ачып җибәргәннәр иде, ди, ач Бүре аларны берәм-берәм йоткан да урманга кереп киткән, ди.

Кич булгач, Кәҗә әүвәлгечә җырлый-җырлый өенә кайтса, өйнең ишеге төбенә чаклы ачык калган, Бәтиләре юк булган, ди.

— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, сез кайда? — дип кычкырган, ди. Аңа җавап бирүче булмаган, ди.

Шуннан соң Қәҗә, бик кайгырып, Бүре эзеннән туп-туры урманга чапкан. Бүре урман буенда кояшта корсагын җылытып ята, имеш. Кәҗәнең чабып килүе булган, Бүренең корсагын мөгезе белән актарып ташлавы булган, Кәҗә бәтиләре өчесе дә Бүре корсагыннан чабышып килеп чыкканнар, ди. Кәҗә, өч Бәтиен ияртеп, сөенә-сөенә өенә кайтып киткән, ди.

Алар тагын элеккечә рәхәт тормыш итә башлаганнар. Шулай да Бүре тагын килер дип, Бәтиләремне тагын ашап китәр дип, Қәҗә гел кайгырып йөри икән, ди.

Беркөнне Кәҗә, өч Бәтие белән, бер тар гына тирән чокыр казыганнар, ди, чокырның өстенә ялганчы гына итеп чыбык-чабык түшәгәннәр дә чокыр кырыена күп итеп салам өйгәннәр, ди.

Йөри торгач Бүре бик ачыккан да, ди, Қәжә бәтиләрен ашап булмасмы икән дип, тагын юлга чыккан, ди. Ярты юлда Қәҗәне очраткан да, ди, алдашырга тотынган, ди.

— Мин сине кунакка дәшергә дип киләдер идем, Кәжә дус,— дип әйткән, ди.

Қәҗа аңа әйткән:

— Әйдә, алайса, Бүре дус, элек миңа кереп чәй эчеп чыгыйк, аннары сиңа да җитешербез,— дип әйткән, ди.

Киләләр-киләләр, ди, болар. Кәҗә Бүрене туп-туры әлеге хәйләле чокырга таба алып килгән, ди. Қәҗә үзе чокырны сиздермичә генә сикереп чыккан, ди, Бүре чокыр төбенә мәтәлеп барып төшкан, ди.

Кәҗә балаларына дәшкән, ди:

— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, шырпы кая? Ут төртегез, янсын Бүре, йөзе кара! — дип кычкырган икән, ди, Кәҗә бәтиләре салам өстенә ут төртеп, аны чокырга ишеп төшергәннәр, ди.

Чокыр төбендә чатыр-чотыр яна башлагач, Бүре ялынырга тотынган, ди:

— Кәҗәкәем, колагым пешә, тартып ал!

Кәҗә аңа өстән кычкырган, ди:

— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!

Бераздан Бүре тагын кычкырып җибәргән, ди:

— Кәҗәкәем, башым пешә, тартып ал!

Кәҗә аңа өстән тагын кычкырган, ди:

— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!

Бүре шунда янып үлгән, ди. Кәҗә өч Бәтие белән, җырлый-җырлый, Бүрене шул чокырга күмеп куйганнар, ди. Аннан соң тагын элеккечә рәхәт-рәхәт гомер итә башлаганнар, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]