Хайваннар патшасы Арслан авырып ята икән. Арсланның хәлен белергә бөтен хайваннар килеп беткәннәр, ди, ә хәйләкәр Төлке һаман юк, ди. Төлке килмәгәч, Бүре Арсланга барып әләкләгән, ул сине санламый, дип. Бүренең әләкләгәнен Төлке бер кырыйдан гына карап торган икән.
Бервакытны Төлке килеп керүгә Арслан ачуы килеп гайрәтләнеп янына килә дә:
— Әй, хаин, син нигә болай соңга калдың? — ди.
— Мин синең авырганыңны ишеттем дә сиңа дару эзләдем, — ди.
— Соң, дару таптыңмы? — ди.
— Таптым, ди, Бүренең арт сыйрагын кисеп ашасаң, синең авыруың бетәр, — ди.
Арслан шунда ук Бүрегә ташлана да арт сыйрагын йолкып ала.
Хәзер Бүре аксап китә инде. Йөри торгач, тагын Төлкегә очрый бу.
— Минем эш харап, ди, аягым авырта, берәр дару белмисеңме, — ди.
— Беләм, ди, койрыгыңа кызау бәйләп бәкегә тыгып утырсың, балыклар эләгер, ди. Шул балыкларны ашасаң, аягың төзәлер, — ди.
Ярар, Төлке өйрәткәнчә, койрыгына кызау бәйләп бәкегә тыгып утыра бу. Койрыгы шытыр-шытыр килгән саен Төлке әйтә: «Тимә, тимә бераз торсын әле, күбрәк керсен», — ди.
Иртә белән хатыннар суга килсәләр, койрыгы бозга каткан Бүрене күреп, көянтәләр белән кыйный башлыйлар. Кыйный торгач, Бүре койрыгын өзеп кача, ди.
Йөри-йөри тагын әлеге Төлкегә очрый бу.
— Эшем начар, — ди Бүре, — аягым авырта, койрыгым да өзелде, ди, син берәр дару белмисеңме? — ди.
— Беләм, ди, әнә шул тау башына менсәң, шунда дару табарсың, — ди.
— Син миңа күрсәт инде ул даруны, ди.
— Күрсәтер идем дә, — ди Төлке, — минем вакытым юк, ди. Инде өстеңә утыртып, тиз генә барып кайтсак кына, — ди.
— Әйдә утыр минем өстемә, ди, тиз генә барып кайтыйк, — ди.
Төлке Бүре өстенә утырган да, ди: «Сауны хаста күтәрер, сауны хаста күтәрер», — дип җырлап бара, ди.
Әле дә булса шулай җырлый-җырлый дару эзләп йөриләр, ди, болар.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.