Сәлимҗан китапханәсе

Батыр әтәч

Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер бабай. Бу бабайның бер кызы, бер Кәҗәсеннән башка бер нәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.

Көннәрдән бер көнне Бабай үзенең Кызын болынга Кәҗәсен көтәргә җибәргән. Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән дә кичкырын гына алып кайтып ишек алдына кертеп япкан, ди.

Бабай Кәҗә янына чыгып:

— Йә, Кәҗәкәем, көне буена болында булдың, ни ашадың, ни эчтең? — дип сорый икән.

Кәҗә моңа:

— Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа ачуы килеп: бер Кәҗәне дә туйганчы ашатып кайта алмагансың, дип, кызын бик каты ачуланган, ди.

Икенче көнне карт болынга Кәҗәне үзе алып киткән. Кәҗә көне буена болында йөреп туйганчы ашаган, ял иткәләп алган да, ди, тагын торып ашарга тотынган. Бабай моны күреп бик шатланган: «Ярый, үзем алып килгәч бик рәхәтләнеп, туйганчы ашады әле бу»,— дип уйлый икән бабай. Шулай дип уйлаган да теге бабай, кич булганны да көтеп тормаган, кәҗәсен калдырып өенә кайтып киткән, ди.

Кич булып караңгы төшүгә Кәҗә дә болыннан кайтып кергән, ди. Бабай сорый инде бу Кәҗәдән:

— Нихәл, Кәҗәкәем, көне буена болында йөрдең, ни ашадың, ни эчтең? — ди.

Кәҗә аңа:

— Бер яфрак ашадым да, бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.

Картның моңа бик ачуы килә. «Гаеп кызда түгел, бу Кәҗә үзе бик ялганчы хайван икән»,— ди. Шуннан соң бабай: «Бу ялганчы Кәҗәдән барыбер бер рәхәт тә күрмәссең»,— дип уйлый да Кәҗәсен суеп ашарга була. Икенче көнне бабай Кәҗәне ике мөгезеннән тотып алып, аякларын бәйләп сала. Бабай пычак алырга дип өенә кереп киткән арада Кәҗә аякларын ычкындыра да чыгып сыза.

Китә бу. Бара-бара барып җитә бу кечкенә генә бер өйгә. Бу — Куян йорты икән. Барып керә. Өй эчендә беркем дә юк. Бу барып кергәндә Куянның чыгып киткән вакыты булган икән, ди.

Кояш баеп караңгы төшә башлауга Куян үзенең өенә кайтып керә. Керсә, ни күзе белән күрсен, теге Кәҗә түр башына менеп, мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп утыра икән, ди. Куян моны күреп бик каты курыккан да, алдына-артына карамастан, урманга таба торып чапкан, ди.

Урманга барып керүгә бу Куянга очраган, ди, бер Бүре. Бүрене күрү белән Куян акырып елый башлаган. Моны күреп Бүре:

— Нигә елыйсың, сиңа ни булды? — дип сорый икән.

Куян моңа:

— Нигә еламаска, көне буена урманда йөреп, өемә әйләнеп кайтсам, түр башында бик куркыныч бер нәрсә утыра, күрү белән йөрәгем ярыла язды,— ди.

Моны ишетү белән Бүре батырланып:

— Әйдә киттек, без аны хәзер куып чыгарабыз,— ди.

Китәләр. Куян өенә барып җитү белән, Бүре үзе дә курка-курка гына ишекне ача. Караңгы өйдә зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗә башын күрү белән Бүренең дә котлары чыга. Бүре тиз генә өй ишеген яба да урманга карап сыза. Куян аның артыннан китә. Куянның урманга барып керүе була, моның каршысына лап-лап басып килә икән, ди, бер Аю. Аюны күрүгә Куян тагын кычкырып елап җибәрә:

— Коткарыгыз, харап булдым, өемә куркыныч бернәрсә кергән,— ди.

Аю бик батырланып:

— Ташла әле, юкка-барга елап күз яшеңне әрәм итмә, без аны хәзер куып чыгарырбыз,— ди икән.

Китәләр. Караңгы төшүгә Куян өенә барып җитәләр. Аю бик батырланып өй ишеген ачып җибәрүгә сәке өстенә менеп утырган зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗәне күрү белән бик каты куркуга төшә. Аю да куркуыннан алдына-артына карамый урманга чаба. Куян аның артыннан.

Куянның урманга барып керүе була, очрый инде моңа бер Төлке. Төлке дә бик батырланып бара. Караңгы бүлмәдә кукыраеп утырган Кәҗәне күрү белән, Төлкенең дә котлары чыга: кача бу.

Куян нишләсен, йорт-җирен калдырып чыгып китә урманга.

Таң атып яктыра башлауга барып җитә бу бер урман каравылчысының йортына. Бу йортның койма башында утыра икән, ди, бер Әтәч. Әтәчне күрү белән Куян, гадәтенчә, тагын да кычкырып елап җибәрә, ди.

— Нигә елыйсың соң син, Куянкай? — ди Әтәч, моннан сорый инде.

— Нигә еламаска,— ди Куян,— менә минем өемә бер куркыныч нәрсә кереп утырды, аны үзем дә, Бүре белән Аю да, хәтта Төлке дә куып чыгара алмады,— ди.

— Юкка елама, Куянкай, әйдә киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәрмен,— ди Әтәч.

Китәләр. Куян өенә барып җитүгә Әтәч әйтә инде Куянга:

— Миңа өй ишеген ачу гына кыен булыр, син ишекне ачып мине кертеп җибәрерсең, калганын үзем белермен,— ди.

Өй янына барып җитү белән, Куянның ишекне ачып җибәрүе була, Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗә мөгезләре арасына барып кунуы була. Кәҗә башына куна да бу, чукый башлый Кәҗәнең күзләрен. Кәҗә бернәрсә эшли алмый. Чыгып кача Куян өеннән. Әтәч аны бик еракка хәтле куып бара. Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны ялганчы Кәҗәдән коткарган, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]

    Чыганакның кулыбызда булган сканында "Бик ярлы булган бу." җөмләсеннән алып "Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөртеп, кичкырын гына алып кайтып ишек алдына кертеп япкан, ди." җөмләсенә кадәр булган бер юл хаталы булса кирәк, аңлашылмый. Әкиятнең ул өлешен "Татар халык әкиятләре. — Казан: Раннур, 1999. — 384 бит" китабыннан күчереп алдык [Сәлимҗан].