Сәлимҗан китапханәсе

Песәй

Бер әбинең бер кызы була. Боларның бер Песәйләре була. Кыз пич алдында борчак куыра, Песәй пичкә каршы утыра, ди. Табада борчаклар сикерешә башлауга Песәй куркып чыгып китә, ди. Бара торгач моңа чүплек башында бер Әтәч очрый, ди.

— Песәй дус, кая барасың болай чаба-чаба? — ди Әтәч.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барам,— ди.

— Зинһар, мине дә ияртә күр,— ди Әтәч.

— Әйдә, тизрәк киттек! — ди Песәй.

Китәләр болар икәү. Бара торгач очрый боларга бер Күркә.

— Песәй дус, кая барасың болай чаба-чаба? — ди.

— Менә борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди.

— Мине дә үзегездән калдырмагыз инде,— ди Күркә.

— Әйдә, ияр инде алай булгач,— ди.

Өчәү китеп баралар иде, ди, Торна очрый боларга.

— Кая барасың, Песәй дус, болай ашыга-ашыга? — ди Торна.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди.

— Мине дә калдырмагыз,— ди.

— Әйдә, ди, ияр инде алай булгач,— ди Песәй.

Торна белән дүртәү китеп баралар иде, җитәләр бер су буена. Суда бер Үрдәк, боларның чаба-чаба китеп барганын күреп:

— Песәй дус, кая барасыз болай? — ди.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди.

— Мине дә ияртегез инде,— ди.

— Әйдә, ияр инде алай булгач,— дип алып китәләр моны да.

Болар юлдан тезелешеп баралар: башта Песәй, аның артыннан Әтәч, аннан Күркә, Торна, Үрдәк. Күргән бер кеше аптырап карап тора боларга, бу нинди хәл, дип.

Бара торгач җитәләр болар бер тауга. Песәй әйтә: «Без килеп җиттек инде, шунда торыйк»,— ди. Сөйләштеләр дә, ярар, дип шунда калырга булдылар болар. Үрдәк суга төшеп китте, Күркә белән Торна тирәк башына менде, Песәй белән Әтәч җирдә калдылар. Песәй тычкан тотып ашый, Әтәч тырнанып туена. Шулай итеп көн итәләр, ди, болар. Бер заманны көннәр суына башлый. Песәй әйтә: «Йә, иптәшләр, нишлибез инде? Мин суыкта түзә алмыйм, бер өй салып керик»,— ди. «Юк, диләр тегеләр, безгә өй кирәкми»,— диләр. Күркә белән Торна: «Без тирәк башында кышлыйбыз»,— диләр. Үрдәк әйтә: «Мин суда да кышлыйм. Ком ашыйм, су эчәм», ди. Әтәч әйтә: «Миңа чүплек булса җитә, шунда берәр төшкә кунаклыйм»,— ди. Песәй әйтә: «Мин өйсез тора алмыйм, җылы кирәк, ди. Сез теләсәгез нишләгез, мин үзем йорт салам»,— ди Песәй. Кирпеч ватыкларын җыеп өй сала, пич чыгара, тәрәзә, ишек тишә дә чыпта элә. Ә үзе рәхәтләнеп җылы пич башына менеп ята, ди, бу.

Башлана суыклар, буранлы кышкы көннәр.

Бер заманны моның ишеген кагалар.

— Песәй дус, керт әле, тышта бик суык,— ди Торна.

— Бар, үзеңнең тирәк башында кышла,— ди Песәй.

— Алай кертмәсәң өй түбәңне ачам, куптарам,— ди.

Кертә моны Песәй, нишләсен.

Бераз гына торган иде, Күркә кага.

— Песәй дус, бик өшим, ди, керт инде? — ди.

— Бар, үзеңнең тирәк башында кышла,— ди.

— Кертмәсәң, ишек чыпталарыңны йолкып бетерәм,— ди.

Тагын кертә бу.

Килә Әтәч.

— Песәй дус, керт әле, бик суык буран, туңам,— ди.

— Чүплек башында кышла, нигә миңа килдең,— ди.

— Кертмәсәң тәрәзә пыялаларыңны ватып бетерәм,— ди.

Кертә тагын моны да.

Үрдәкнең дә күле туңа да, Песәй янына килеп, ишек кага башлый.

— Песәй дус, кышларга керт әле? — ди.

— Үзеңнең күлеңдә кышла,— ди Песәй.

— Кертмәсәң, өй түбәсеннән керәм,— ди бу.

Болар шулай бергәләп бәләкәй генә өйдә көн итәләр. Үрдәк үзенә бер чокыр ясап су китереп сала. Әтәч, Торна, Күркә киштәгә куналар. Песәй мич башында ята.

Беркөнне кич белән ут яндырып утыралар иде, ди, ике дию пәрие килә: «Кеше булырга тиеш бу өйдә, тавышлары да ишетелә»,— диләр. Берсе әйтә «син кер» дип, икенчесе — «син кер», ди. Керергә куркалар болар. Шулай да берсе барып керсә, килеп ябышалар моңарга. Күркә белән Үрдәк килеп тәннәрен борып алалар, Торна диюнең башын чукый, Песәй килеп битен тырный, Әтәч киштәдә «кытыйк-кытыйк» дип кычкыра. Дию пәрие чак кына чыгып качкан, ди. Иптәшенә әйтә: «Әй, харап була яздым бит. Кайсы боттан, кайсы битне тырный. Аның өстенә берсе «тотыйк-тотыйк» дип кычкыра»,— ди.

Ярар, шулай итеп җәйгә чыкканнар болар. Яңадан тау башына менеп яши башлаганнар, ди. Песәй әйтә: «Инде борчак явы киткәндер, авылга кайтыйк»,— ди. Шуннан кайтырга юлга чыгалар. Песәй алдан кайта, аның артыннан Әтәч, Күркә, Торна, Үрдәк тезелешеп кайтып китәләр, ди, болар. Бөтен халык: «Кайда булган икән болар?» — дип карап торалар. Юлда Торна, Күркә үз урыннарында калганнар. Су буена җиткәч Үрдәк калган, Әтәч чүплек башында калган. Песәй үз өенә кайтып киткән. Җыелган халык арасында бер аби: «Мынау Әтәчем ике ел югалып торды, каян килеп чыкты»,— ди икән. Үрдәк хуҗасы да: «Кайдан килеп чыкты Үрдәгем»,— дип шатлана, ди. «Әй, Песәем, бик озак югалып тордың, каян гына кайттың,— дип шатлана, ди, Песәй хуҗасы да. Ә Песәй: «Инде борчак явы килмәс микән?» — дип, һаман пичкә карап тора, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]