Сәлимҗан китапханәсе

Эт белән тукран

Бер заманда булган бер карт белән бер карчык. Болар үзләренең гомере буена эшнең ни нәрсә икәнен белмәгәннәр. Аларның булган бер Этләре. Бу Эт аларны туйдырган, эчергән, тәрбия кылган. Күп заманнар үткәч Эт картайган, карт белән карчыкны тәрбия итү түгел — үзе чак-чак кына үлми торган. Бер заман карчык әйткән картына:

— Кара әле, карт, бу Этне ал да авыл читенә илтеп ташла, кайта башласа куала, кыйна, үзе теләгән җиргә китсен, аның хәзер безгә файдасы юк, кирәк түгел инде,— дигән.

Карт, карчыкның сүзен кабул итеп, Этне ала да авыл читенә чыгарып ташлый, кайта башласа кыйнап куып җибәргән. Бичара Эт аптырап басуда йөри икән, өйгә кайтырга курка карт белән карчыкның кыйнавыннан. Күп заманнар йөреп бер җиргә барып утыра. Утыра торгач үзенең гаҗизлегеннән хәсрәтләнеп күп нәрсәләр уйлап елый башлаган. Шул вакытта бер Тукран очып барганда, Этнең кайгырып елаганын ишетеп, аның янына килеп сораша башлаган:

— Ни өчен елыйсың? — дип.

Эт тукранга әйтә:

— Мин яшь вакытымнан алып картайганчы бер карт белән бер карчыкны туйдырдым, эчердем, тәрбия кылдым. Мин картаеп, көчем бетеп тәрбия кыла алмагач мине басуга, ягъни кырга чыгарып ташладылар. Кайтырга куркам, үзем ач, шуның өчен елыймын,— дигән.

Тукран Эттән бу сүзләрне ишеткәч, Этне бик кызганды, Тукранның күзләреннән яшьләре мөлдерәп-мөлдерәп тәгәрәп төште.

Тукран әйткән Эткә:

— Әйдә минем белән, минем йортымда балаларым бар, шуларны карап торырсың,— дигән.

Эт, Тукранның бу сүзләренә рази булып, Тукран белән китә. Барып җитәләр болар урманга, бер бик юан имән төбенә. Ул имәндә Тукран оясы булып, аның эчендә балалары бар икән. Тукран әйтә Эткә:

— Син һәрвакыт менә шушы имән төбендә тор, һичкемне җибәрмә, мин хәзер үзем барамын азык эзләргә,— ди. Эт имән төбендә кала балаларын саклап, Тукран китә. Бераздан Тукран кайткан да Эткә:

— Әйдә тиз бул, бер авылга барабыз, анда туй булачак, безгә дә берәр нәрсә булыр, иншалла,— ди.

Болар киткәннәр.

Авылга барып туй була торган йортны табалар да, Тукран тәрәзәдән очып кереп, өстәл өстендә йөгереп йөри башлый. Туйга җыелган кунаклар Тукранны өстәл өстендәге нигъмәт-ризыклар белән ата башлыйлар, ди. Шул арада Эт, нигъмәт исен сизеп, акрынлап, һич кешегә сиздермичә генә, өйгә кереп нигъмәтләрне ашап туйгач, акрынлап өйдән чыккан һәм бер аулак урын табып кереп поскан. Тукран Эт янына килеп сораган:

— Нихәл, туйдыңмы? — дип.

Эт җавап биргән:

— Туюын туйдым, әмма бик эчәсем килә,— дигән.

Тукран әйтә:

— Алай булса, әнә теге йортка кер, анда бал куялар,— ди. Тукран үзе очып барып әлеге йортның тәрәзәсеннән керә дә, бал куйган мичкәгә утырып, аның төбен тишә башлый. Карт, моны күреп, Тукранга бүрәнкә белән ата. Бүрәнкә Тукранга тимичә читкә китә. Карт анда бара, монда килә, бүрәнкәсен таба алмый, бал һаман мичкәдән ага. Шул вакытта Эт өйгә кереп балны туйганчы эчә дә тиз генә чыгып китә. Тукран янә Эт янына килеп: «Нихәл, эчтеңме?» — ди.

Эт:

— Туйганчы ашадым, эчтем, ләкин бик исердем, инде минем туйганчы көләсем килә,— ди.

Тукран әйтә:

— Ярар,— ди.

Тукран ындырда ашлык суккан кешеләрне күреп шулар янына очып бара да берсенең җилкәсенә куна. Икенче иптәше моны күреп, Тукранга сугам дип, иптәшенең җилкәсенә нык кына суга. Болар икесе сугыша башлаганнар. Эт, боларны күреп, чыдый алмый җирдә тәгәрәп көлә икән. Туйганчы көлгәч Тукран белән Эт киткәннәр басуга. Боларга очраган Төлке. Тукран, Төлкене алдарга теләп, әз генә очып бара да җиргә төшә икән. Төлке Тукранны эләктерәм дип артыннан киткән. Шул арада Эт тә, поса-поса гына барып, Төлкене эләктереп ала да, бугазын чәйнәп яткан арада болар яныннан бер йөк чүлмәк төягән мужик үтеп бара икән. Этнең Төлкене тотканын күрү белән, мужик кулына имән күсәк ала да, йөгереп барып, бер сугуда икесен дә үтерә. Тукран моны күреп бик каты ачулана һәм, очып барып, мужикның аты башына куна да аның күзен чукый башлый. Мужик бу хәлне күрә дә, Тукранны үтерәм дип, имән күсәге белән башына сугып атын үтерә. Тукран очып барып чүлмәкләр өстенә куна. Мужик, Тукранны үтерәм дип сугып, бар чүлмәген ватып бетерә, ди. Мужик атсыз, чүлмәксез өенә кайтып китә, ә Тукран урманга, үзенең балалары янына кайтып китә.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]