Сәлимҗан китапханәсе

Бүдәнә белән төлке

Җәйнең иң матур вакытларында Бүдәнә белән Төлке дус булып йөрергә сүз бирешкәннәр, ди. Бу ике дус йөриләр икән, йөриләр икән, йөри торгач, Төлке Бүдәнәгә зарланыбрак болай диде ди:

— Әх, иптәш! Минем карыным бик ачты. Нәрсә генә табып ашарга инде? — дигән.

Бүдәнә аңа җавап биреп:

— Әллә син миңа ышанмыйсыңмы? Мин синең тамагыңны туйдыра алам бит,— дигән.

Төлке:

— Йә, алайса, туйдыра алсаң, туйдырып кара инде, ничек итеп туйдырырсың икән,— дигән.

— Әйдә, киттек әнә теге юл буена,— дип, калын арыш уҗымы арасыннан Бүдәнә Төлкене бер юл буена алып килгән.

Ярый. Юл буена килеп җиткәч, ике дус тагын да киңәш итешкәннәр:

— Менә син, шуннан юл читеннән генә качып-посып юл өстен күзәтә тор. Ә мин юлның үзенә чыгам,— дигән Бүдәнә. Төлке, арыш уҗымы арасына ятып, юл өстен күзәтеп тора башлый. Күрә: бер бик яхшы гына киенгән-ясанган ир белән кулына төенчек тоткан хатын кунактан кайтып киләләр икән. Хатын иренә эндәшә:

— Кара әле, сиңайтәм. Алдыбыздан бер Бүдәнә йөгереп бара. Оча алмый бугай ул. Әйдәчәле, шуны тотыйкчәле, кайткачтын суярбыз, Бүдәнә итен бик тәмле диләр аны,— ди.

Болар ирле-хатынлы икәүләп, бүдәнә куа башлыйлар. Ә бүдәнә: ни очмый, ни тоттырмый, шулар тирәсендә йөгерә. Ире хатынга карап:

— Сиңайтәм! Куйчәле шул кулындагы күчтәнәчләреңне, тотыйк әле шуны! — ди. Хатын кулындагы күчтәнәчне юл читенә куеп, иркенләп куарга тотына. Китәләр болар, китәләр... Бүдәнә ир белән хатынны хәтсез генә җиргә алдап алып киткәч, Төлке арыш уҗымы арасыннан чыга да, күчтәнәч төйнәгән төенчекне эләктереп, уҗым арасына кереп яшеренә. Моны белгән Бүдәнә ир белән хатын алдыннан очып китеп югала. Инде ир белән хатын күчтәнәчне эзли башлыйлар. Китәләр-китәләр, алар үзләре кунак булып кайтырга чыккан авыл кырыена килеп җитәләр, тик күчтәнәчне тапмыйлар.

— Каһәр төшкере, мөгаен, ул Бүдәнә дигәнебез «җен» булгандыр. Күчтәнәчебездән яздырыр өчен шулай алдагандыр,— дип сукрана-сукрана кайтып киттеләр, ди.

Бүдәнә, Төлкенең күчтәнәчне эләктереп уҗым арасына кереп киткәнен күреп, ир белән хатынны ташлап очып китә. Ә Төлке монда күчтәнәчне чишеп җибәрсә, ни күрсен, төенчек эчендә бер калач, бер пешкән тавык, белен, бәлеш — бары да бар иде, ди. Төлке комсызланып ашарга керешә. Бүдәнә, килеп җитү белән бик эреләнеп кенә:

— Нихәл, дус, тамак туямы? — дип сорый. Төлке авызына белен тутырган килеш чәйни-чәйни җавап бирә:

— Мы-мы, мондый азыкларны туганымнан бирле беренче тапкыр күрүем. Рәхмәт, дус кеше. Мә, үзең дә авыз ит! — дип, Төлке Бүдәнәгә дә бер кисәк симез калҗа бирә. Бүдәнә дә ашый.

Шулай. Алар яхшылап тамакларын туйдыралар да, тагын күтәренке күңел белән Төлке сүзгә керешә:

— Ярый, дус, тамакны туйдырдың инде, минем тагын да бер теләк бар иде. Инде мине куркыта алырсыңмы? Йә әле, көчең җитсә куркытып кара! — ди.

Бүдәнә:

— Була ул. Ник сине куркыта алмаска! Менә хәзер син ике күзеңне йом да минем койрыгымнан тешлә. Мин кая таба очсам, син дә шулай минем артымнан калмыйча чап! — ди. Төлке, Бүдәнәнең койрыгын тешләп, Бүдәнә очкан якка чаба да чаба. Ә үзе кая таба барганын сизми дә, күрми дә. Шулай итеп, Бүдәнә Төлкене аучыларның янына ук китереп җиткерә. Бүдәнә:

— Ач инде күзеңне! — ди.

Аучылар Төлкене күрү белән аңа ташланалар. Төлке эшнең начар икәнен күрә: бер яктан этләр өрә-өрә куалар, икенче яктан аучылар аталар. Ядрәләр Төлкенең колак яфрагы кырыннан выжылдап узалар. Ә Бүдәнә үзе очты да югалды, ди. Шулай итеп, Төлке көч-хәл белән әрәмәле үзәнгә эләгеп, куе таллар арасына кереп яшеренә.

Бүдәнә Төлке янына килеп җитә. Төлкенең телләре салынган, сулулары кысылган. Ул бөтен гәүдәсен хәрәкәтләндереп сулый, ди.

Бүдәнә:

— Хәл ничек соң? Курыкмадыңмы? — ди.

Төлке көч-хәл белән сулап кына җавап бирә:

— Туганнан бирле бу хәтле курыкканым юк иде. Әздән калдым, ди, үзең дә куркыта беләсең икән,— ди. Төлке, хәл алып тынычланганнан соң, тагын сүзгә керешеп болай ди:— Ярар, дус кеше. Тамагымны туйдырдың, рәхмәт анысына, бик каты куркыттың, монысы өчен дә рәхмәт сиңа, инде миңа бер бик кызык эш күрсәтеп көлдерә алырсыңмы? — ди.

Бүдәнә:

— Була ул, ник булмасын. Кич тә булып килә инде, бик вакыт чак. Әйдә минем артымнан, менә шушы чокыр буе белән генә китик әле. Әнә теге күренеп торган авылга барып кайтыйк. Кара аны сак бул, этләргә күренмәскәрәк тырыш. Көлке куркынычка әйләнә күрмәсен,— дип, алдан Бүдәнә, аның артыннан Төлке авылга таба киттеләр, ди. Бик сакланып кына Бүдәнә артыннан Төлке дә бер кешенең лапасына кача-кача гына барып керделәр, ди. Бу — кунактан кайтканда Бүдәнәгә алданып, күчтәнәчләрен югалткан ир белән хатынның ихатасы икән. Ир утынлыкта казыклар очлап маташа, хатын аннан аз гына читтәрәк — абзар капкасы төбендә сыер савып утыра икән, ди. Бүдәнә белән Төлке, бу ир белән хатынны лапасның бер тишек урыныннан күзәттеләр дә, ди, Бүдәнә:

— Син шушы тишектән генә карап тор инде; көлеп, авызыңны ерып чыгара күрмә,— диде, ди. Ярар, Төлке бик дикъкать белән генә карап тора башлый. Бүдәнә лапастан очып чыгып китә дә, иң элек ирнең очлый торган казыгы башына куна. Аны сыер савып утырган җиреннән хатыны күреп:

— Сиңайтәм, сиңайтәм! Очлый торган казыгыңның башына бер Бүдәнә килеп кунды. Әллә ул безнең күчтәнәчләребезне югалттырган җүләр Бүдәнә шул үзе микән, бәреп кенә төшерсәнә,— дип кычкырырга тотына. Ир казыгын селтәү белән Бүдәнә оча да, хатынның савып торган сыерының мөгезенә килеп куна. Хатын тагын да кычкыра башлый:

— Сиңайтәм! Карасана! Сыер мөгезенә килеп кунды. Казыгың белән генә бәрсәнә!

Шулай дигәч, ире ипләп кенә сыер янына казыгын күтәреп килә. Ул арада Бүдәнә сыерның мөгезеннән очып хатынның башына куна. Ир аны-моны хәтерләмичә, хатынның башына кунган Бүдәнәгә сугам дип, кулындагы казыгы белән хатынның башына кундыра. Бүдәнә очып та китә.

Бу тамашаны күреп, көлә-көлә, Төлкенең авызы ерылып беткән, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]