Берәүгә: «Дустыңны сына», — дигәннәр. Бу моңа ышаныргамы-юкмы икән дип, дустын сынап карыйсы булган. Дустын сынап карау өчен, яхшы балдан бер фләге бал әчетеп, идән астына төшерә дә, төнге сәгать унбердә әлеге дустына барып, аны дәшеп чыгара.
— Дустым, нихәл? — ди.
Дус әйтә: — Яхшы әле, — ди.
— Синең эшең яхшыдыр, — ди, — минем эшем начар.
— Нәрсә булды? — ди.
— Менә мин, ди, бер кеше үтереп, идән астына төшердем, — ди. — Син шул кешене алышып, юк итәргә бармассың микән, — ди.
Дусты әйтә: — Син үтергән кеше өчен мин зур гаепкә тартылып, үтергән исемен алып йөрмим, дус, ди, мин аңардан ерак булам, ди, ул сүзне миңа бүтән әйтмә син, — ди.
Инде хәзер үзенең абыйсына килә. Абыйсын бервакытта кунаклый да дәшмәгән, гел дустын гына кунаклый дәшкән. Абыйсын дошманрак та күргән. Дәшеп чыгара төнлә.
— Абый, нихәл? — ди.
— Яхшы әле, энекәш, — ди.
Энекәш әйтә: — Синең эш яхшыдыр, ди, минем эш яхшы түгел, — ди.
— Ник алай дип әйтәсең, энекәш? — ди.
— Менә мин, ди, бер кеше үтереп, идән астына салдым, ди. Абый, син шуны алышырга бармассың микән, — ди.
Абыйсы бик зур хәсрәткә батып: — Әй, энекәш, ярамаганны эшләгәнсең, ди. Ярар, ди, хәзер тиз генә киеним дә, ул кешене кая булса да урнаштырыйк, — ди.
Абыйсы килгәчтен, энесе идән астына төшеп китә. Бер капчык ала, бер җеп ала. Бер әйберне капчыкка тыгып капчыкның авызын бәйли дә: Абый, ди, мин үлене бәйләдем, тарт инде, — ди.
Абыйсы тартып чыгара. Тартып чыгарса — монда бер фләге ачы бал.
Инде дусты килә. «Бу үлене кая куярлар икән болар», — дип, тәрәзәдән карап йөри. Ул шулай карап торган вакытта, фләге белән балны алалар идән астыннан, өстәлгә агай-эне икәү китереп утырталар да, әйбәтләп, яхшы гына бал эчәләр. Менә шул вакытта әйтә энесе: — Абый, ди, «дусны сына» дип әйтәләр иде, дөрес икән, ди.. Дусны гел кунакка чакырдым, ә сине искә дә алмадым, ди.
— Менә, энекәш, ди, әллә кайчан шушылай сынап карарга кирәк иде, ди. Ул — картлар сүзе бит, ди. «Ышанма дустыңа, ут төртер куышыңа», — дигән сүз дә — борынгылардан калган сүз, — ди.
Ә теге дусты тәрәзәдән карап йөри: «Ялгыш иттем мин, киләсем калган икән», — ди.
Ул вакытта эш үткән була инде.
Менә шулай иттереп, болар агалы-энеле төн буенча сыйланып утыралар. Тегесе урамнан карап йөри.
Менә дусны без бөтенебез дә сынап карарга тиеш.