Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.
Бу кеше, улына күрсәтеп: — Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай: Юлда күренгән бер тимер-томырны җыя китсәң, бар икән бер эш. Иренмичә аны иелеп аласым юк әле, — дип әйтте, ди.
Улы алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага гөрәңкә¹ ярым чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, малай — арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә, чияләрне берәм-берәм юлга ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.
Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч һәм иң соңгы чияне дә юлдан үрелеп алып авызына капкач, артына борылып, улына: — Менә шулай, улым. Акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Моннан соң, бер иелергә иренеп, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә вакытыңны да кызганырсың, — дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.