Борын-борын заманда өч туган яшәгән, ди. Боларның әти-әниләре үлеп киткәч, өч туган эш эзләп чыгып киткәннәр, ди. Болар бара-бара юлда бер зур алтын кисәге тапканнар, ди. Боларның юллык әзрәк акчалары булган. Хәзер: «Акча нигә кирәк инде», — дип, кече туганнарын лавкага аракы алырга җибәргәннәр.
Кече энеләре барган. Аракы алган да, алтын үземә генә эләгер дип, аракыга агу салган, ди. Ә көтеп калган ике абзыйсы, алтынны икәү генә бүлешербез дип, сүз берләшеп куйганнар. Энеләре килеп җитү белән, аны үтереп ташлаганнар. Үзләре аракы эчәргә тотынганнар. Аракыларын эчеп тә бетерә алмаганнар, икесе дә тәгәрәшеп теге дөньяга киткәннәр, ди.
Комсызлык аркасында алтын өчесенең берсенә дә эләкмәгән, ди.