Элекке заманда булган икән, ди, бер поп. Көннәрдән беркөнне бу поп базарга чыккан. Базарда патша очраган. Патша очраган да бу попка әйткән: — Әй син, поп, дигән, акылың булса, менә мин сиңа өч сорау бирәм, дигән. Киләсе базарга шул өч сорауга җавап әзерләп кил, дигән. Җавап табып килә алсаң — бүләкләрмен, җавап таба алмасаң — җәзалармын, дигән. Менә минем сораулар шушылар, дигән. Беренчесе: мин ни хак торам; икенчесе: җир белән күк арасы ни ераклыкта; өченчесе: мин ни уйлап торам, минем ни уйлаганымны белерсең, — дигән.
Поп кайтып киткән инде өенә. Аптырап йөри икән бу урам буйлап, моңар очраган бер җүләр сыман кеше. Бу кеше попның кайгырып йөргәнен күргәч: — Батюшка, нинди кайгыга төштең? — дип сораган.
Поп әйткән: — Менә, дигән, үткән базарда мине патша күреп, миңа өч сорау бирде, дигән. Менә шул өч сорауга киләсе базарга хәтле уйлап табып, дөрес җавап бирә алсам, патша мине бүләкли, ә җавап таба алмасам, хур итәчәк, — дигән.
Ярар, теге кеше сорый инде поптан: Патша сиңа нинди сораулар бирде? — ди.
Поп патшаның сорауларын әйтеп бирә. Теге кеше әйтә попка: — Ярар, кайгырма, ди, без ул сорауларга җавап бирербез, ди. Тик син миңа хәзер бер чирек аракы алып бир, — ди.
Поп моңа бер чирек аракы алып бирә. Бу кеше бер чирекне эчеп бетергәч, тагын бер чирек аракы сорый. Попның моны да алып бирми хәле юк. Бу чирек аракыны да эчеп бетергәч, теге кеше әйтә попка: Киләсе базар көнне син үзеңнең киемнәреңне миңа бирерсең, ди. Мин синең киемнәреңне киеп барып, патшага җавабын биреп кайтырмын, — ди.
Поп риза була инде моңа. Базар көн җиткәч, әлеге кеше попның киемнәрен киенеп китә базарга. Базарга бара. Әрле-бирле йөри торгач, патша каршысына килеп чыга. Патша моны күргәч: — Әй, поп, җавабыңны таптыңмы? — ди.
Бу әйтә: — Таптым, — ди.
— Иә, алай булса әйт, мин ни хак торам? — ди.
Теге кеше әйтә патшага: Менә мин бүген генә базарда алла сурәте — икона күрдем, ди. «Бу ни хак?» — дип сорагач, миңа: «Бу йөз сум тора», — дип җавап бирделәр. Алла йөз сум торгач, синең хакың туксан тугыз сум тора инде, падишаһым, ди. Син алладан кыйбат тормассың, күп булса бер сумга кимрәк торырсындыр, — ди.
— Ярар, бусы булды, — ди, патша әйтә. — Җир белән күк арасы ничә саҗин? — ди.
— Җир белән күк арасы өч мең җиде йөз унбиш саҗин, — ди.
— Ай, шулай булыр микән? — ди.
— Шулай-шулай, падишаһым, мин дөресен әйтәм, әгәр дә син инде аңар ышанмыйсың икән, үлчәп кара, — ди.
— Ярар, бусы да булды, — ди патша. — Ә менә мин нәрсә уйлап торам? — ди.
— Син хәзер, ди, «Мин поп белән сөйләшеп торам» дип уйлыйсың, — ди, башыннан бүреген сала да, — ләкин син ялгышасың, мин поп түгел. Мин тинтәк поп өчен җавап бирергә генә килгән кеше, — ди.
Патша теге попка ачуланып, аның чәчен кистереп, урыныннан куа. Шуның белән әкият тә бетә.