Борын заманда бер ярлы гына карчык була. Моның бер малае була. Егет унбиш яшькә җиткәч, карчык малаен бирә бер итекчегә өйрәтергә. Элек бит сигез сәгать кенә эшләмәгәннәр, көннәр буе эшләгәннәр.
Шул вакытларда патша әйтә вәзиренә: — Әйдә, ди, шәһәрне бер әйләнеп чыгыйк әле, нәрсә бар икән, халык безнең турыда нәрсә сөйли икән, — ди.
Йөри-йөри болар кичкә калалар. Беркайда ут юк. Кайда кунарга инде? Йөри торгач, бер өйдә күрәләр ут. Керәләр. Керсәләр, теге итекче өйрәнчеге белән эшләп утыра. Төн буе сөйләшеп чыгалар болар, төн бик күңелле үтә. Утыра торгач, итекче күрә: малае йокыга киткән. Итекченең бик ачуы килеп уята моны.
Малай әйтә: — Их, ди, тагын бераз гына йокларга бирмәдең, шундый матур төш күрә идем, ахырына кадәр күреп бетерергә бирмәдең, — ди.
Итекче: — Сөйлә төшеңне, — ди.
— Юк, сөйләргә ярамый, — ди егет.
Патшаны да, вәзирне дә тыңламый, төшен сөйләми бу.
Патша өенә кайткач әйтә: — Фәлән җирдә бер итекче бар, шунда бер малай эшли. Менә шуны миңа китерегез, — ди.
— «Нәрсәгә минем кирәгем бар икән патшага», — ди егет. Ә патша егетнең күргән төшенә кызыга.
Баргач, керәләр патша йортына. Патша әйтә: — Кичә күргән төшеңне сөйлә, — ди.
— Юк, ди, сөйли торган төш түгел ул, мин аны беркемгә дә сөйләмим, — ди.
Патша төрлечә әйтеп карый. Мал бирәм, ди, йорт-җир бирәм, — ди.
— Сөйләмим, — ди егет.
— Астырам, кистерәм, үтертәм, — ди патша.
Һаман да: — Теләсәң нишләт, сөйләмим, — ди егет.
— Ярар алай булса, — ди патша, — бирегез үзенә биш камчы, аннан чыгарып ябыгыз, — ди.
Егетне кыйнап, чыгарып ябалар.
Иртәгесен тагын сорый патша. Тагын сөйләми. Биш камчы бирәләр дә чыгарып ябалар.
Берничә көннәр үткәч, патшаның кызы егет тәрәзәсе яныннан үтеп бара. Кыз сорый төрмә башлыгыннан: — Кем утыра монда? — ди.
— Әй, бер җүләр егет, төшен сөйләми, ди, шуның өчен падишаһыбыз һәр көн чакыртып суктыра, — ди.
— Карарга ярыймы? — ди кыз.
— Ник ярамасын, ди, кара, — ди төрмә башлыгы.
Кыз төрмә ишеген ачып карый, егет шундый матур, шундый сылу. Кыз гашыйк була егеткә. Кыз, өенә кайткач, останы чакыра да әйтә: Шул егет утыра торган бүлмәдән безнең бакчага чыгарга бер төн эчендә юл яса, ди. Ябылгач, ишеге беленерлек булмасын, ди. Шуны эшләсәң, йөз сум акча бирәм, — ди.
Оста бик риза инде, нихәтле акча ала бит.
Икенче көнне, төшен сөйләмәгән өчен, егетне тагын кыйнап кертеп ябалар бит инде. Кыз шуны гына белә дә, марля, йод алып, теге яшерен юлдан егет янына кереп дәвалый. Егетне тәрбияли башлый. Тәмле әйберләр китерә. Кыз һәр көнне егет янына кереп чыга. Ә патша һәр көнне егетне суктыра.
Көннәрнең берендә патшага икенче патшадан хәбәр килә: «Кызынны бир, кызыңны бирмәсәң, җибәргән табышмакларга җаваплар әйт яки сугыш ачам», — дип.
Ул патша җибәргән өч алма. Өчесе дә бер төсле. Шуларның кайсы быелгы, кайсы былтыргы, кайсы өченче елгы — шуны белергә кирәк.
Бу патша вәзирен чакырта, бөтен карт-корыны чакырта. Барысыннан да сорый, һич белүче юк. Бу хәбәрне патшаның кызы ишетә дә егеткә килеп әйтә.
Кыз әйтә: — Мин синең белүеңә ышанам, — ди. — Син болай гына әйтмә, ди, кызыңны бирсәң, әйтәм диген, — ди.
Ярар, белүче юк бит инде. Патша әйтә: — Чакырыгыз әле теге егетне, — ди.
Егет керә.
— Сөйлисеңме төшеңне? — ди.
— Юк, сөйләмим, — ди.
— Ярар, сөйләмәсәң сөйләмә, ди, алайса менә шушы алмаларның кайсы быелгы, кайсы былтыргы, кайсы өченче елгы икәнен аерып бир, — ди.
— Мин болай гына җавап бирмим, ди, кызыңны миңа бирсәң, әйтәм, — ди.
Патша көлеп җибәрә, ә вәзире әйтә: — Син риза дип әйт, соңыннан күз күрер, — ди.
Патша: — Ярар, ди, дөрес җавап бирсәң, бирермен, — ди.
— Китерегез бер савыт су, — ди бу.
Егет алмаларны суга сала. Алманың өчесе өч урында тора: берсе суның төбенә төшә, икенчесе — суның уртасында, өченчесе суның өстендә генә кала.
— Менә, ди, су төбенә төшкәне быелгы алма, ди, уртарак җирдә торганы — былтыргы, су өстендә торганы өченче елгы алма, монысы кипкән инде, — ди.
Теге патшалыктан килгән кешедән сорыйлар: «Дөресме?» — дип. «Дөрес», — ди. Шул гына кирәк бит инде. Патша егеттән тагын сорый: Төшеңне сөйлисеңме инде? — ди.
— Юк, сөйләмим, — ди.
Тагын камчы белән суктыралар да чыгарып ябалар моны. Ә кыз егетне көтеп кенә тора бит инде.
— Әйттеңме? — ди.
— Әйттем, — ди.
Теге илче кеше бу егетнең дөрес җавап биргәнен белде бит инде. Хәзер бу кеше бер агач алып килә. Агачның ике башы да бертигез, бер юанлыкта. Шул агачның кайсы очы төп, кайсы очы баш икәнен белергә кирәк.
Илче килә дә патшага әйтә: — Менә шушы агачның кайсы очы төп, кайсы очы баш, шуны белергә кирәк, — ди.
Тагын егетне чакырып әйтәләр. Егет әйтә: — Мин болай гына әйтмим, кызың бирсәң генә әйтәм, — ди. — Тик кәгазь язып, пичәтеңне куйсаң гына әйтәм, коры сүзгә генә ышанмыйм, — ди.
Вәзирләр әйтәләр: — Яз, сиңа бер кәгазь язганнан ни булган, — диләр.
— Ярый, — ди патша, — кәгазь дә язам, пичәтен дә куям, — ди.
— Китерегез бер савыт белән су, — ди егет.
Су китерәләр. Сала агачны суга. Агачның бер башы су төбенә батып тора, икенче башы су өстенә калыккан. Менә бу башы — төп, бусы — баш, — ди.
— Дөрес, — ди килгән кеше.
«Тагын шул егет тапты», — дип кайтып әйтә илче патшага.
Өченче тапкырында илче китерә өч ат. Өчесе дә бер буйда, бер төстә, бер зурлыкта. Шуларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлекне белергә кирәк.
Патша әйтә: — Китерегез әле теге егетне, — ди.
Китерәләр. — Шушы атларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлекне беләсеңме? — ди.
— Беләм, — ди егет.
— Белсәң, әйт, — ди.
— Юк, алай гына әйтмим, ди. Әгәр дә кызың белән икебезгә никах укытсаң, әйтәм, — ди.
Нишләсен патша? Риза була инде. Укыта никахны. Аннан соң егет әйтә: — Китерегез бер савыт сөт, ди, бер бәйләм печән, бер тубал солы, — ди.
Китерәләр сораган әйберләрне. Өчесен өч төшкә куялар. Атларны җибәрәләр. Атларның берсе килә сөткә, икенчесе печәнгә, өченчесе солыга.
— Менә, ди, сөткә тыгылганы бер яшьлек, — ди.
— Нидән алай? — ди патша.
— Чөнки, ди, ул әле яшь, сөт тәмен генә белә, артык берни белми, — ди.
Атның икенчесе печәнгә тыгыла. — Монысы инде сөт тәмен оныткан, печән тәмен генә белә, ди. Ә солы ашарга тешләре үтми әле, — ди.
Өченчесе солыга тыгыла. — Аның тешләре каткан, солыны да ашый ала, монысы иң карты, — ди.
Илчедән сорыйлар: — Дөресме?
— Дөрес, — ди.
Шул гына кирәк тә. Хәзер инде патша кызын бирсә дә бирә, бирмәсә дә бирә: бөтен сорауларга җавапны шул егет тапты бит.
Патша шул чакны егеттән сорый: — Инде төшеңне сөйлисеңме? — ди.
— Хәзер сөйләсәм дә була, — ди егет. — Мин, ди, төшемдә синең кызыңа өйләнгәнемне күрдем, ди, патша кияве булып туйга бардым, ди. Төшем рас килде менә, ди. Әйдә туй итик, — ди.
Шатлыктан зур итеп туй ясыйлар. Туйга бөтен халыкны җыялар. Мин дә анда идем. Их, туй шундый шәп булды! Туйда китерделәр өч алма: берсе — сиңа, икенчесе — миңа, өченчесе – әкият сөйләүчегә, диделәр. Алар кемнәргә булган?