Ике кеше сатуда йөргәннәр дә берсенең өенә кайтканнар. Боларның кунакка кайтканы кабат сату сатарга киткәндә үзенең тимерләрен шушы иптәшенә куеп калдырган. Иптәше, бу чыгып киткәч, аның тимерләрен сатып, акчасын ашап бетергән.
Сату сатучы әйләнеп кайткач, иптәшеннән сораган:
Минем тимерләрем кая? — дип.
Иптәше әйткән:
Синең тимерләреңне амбарга җыеп куйган идем, тычканнар ашап бетергәннәр, — дигән.
Моннан соң бу иптәше:
Исән-сау булыгыз, - дип чыгып киткән.
Көннәрдән беркөн бу тимер иясе урамнан барган чакта, тимерләрне саткан кешенең баласы моңар каршы очраган. Тимер иясе бу балага шикәр-конфет биреп, үз өенә алып китеп, бер бүлмәгә ябып куйган да үзе дәхи урамга чыгып киткән йөрергә. Йөри торгач, урамда бу баланың атасына очраган. Моннан соң бу баланың атасы сораган:
Ишеттеңме, минем балам югалган иде? — дигән.
Тимер иясе әйткән:
Ишетү түгел, балагызны үзем күрдем, — дигән. — Миңа урамда каршы киләдер иде, күктән бер карчыга дигән кош төшеп алып китте, кычкырган идем, әмма ташламады, — дигән.
Бала атасы әйткән:
Карчыганың баланы алып китүе мөмкин түгел, — дигән.
Тимер иясе әйткән:
Тимерне дә тычкан ашавы мөмкин түгел, — дигән.
Тимерне саткан кеше әйткән:
Синең тимерләреңне тычканнар ашамаган иде, мин аларны саткан идем, менә акчасы, гаепкә боерма, — дигән.
Тимер иясе әйткән:
Синең балаңны карчыга алып китмәгән иде, балаң миндә, әйдә, , балаңны алып кит, — дигән.