Сәлимҗан китапханәсе

ӨЧ ИКМӘК

Борынгыда бер карт падишаның мондый фәрманын ишеткән: «Мин вәзирләремә куштым: минем падишалыгымда иң яхшы кеше кем, шуны табып миңа китерсеннәр; иң җаматай, угата начар кем, шуны да табып китерсеннәр; яхшысына бүләк бирәм, җаматаен җәзалыйм».

Шулай беркөн шул сүзне ишеткән дә карт үзе теләп падишага киткән. Падиша сараеның түбәсе алтын белән япкан, тәрәзәләре карындык түгел, җылтыравык нәрсә, ди. Падиша шунда утыра, ди. Карт бөкре дә чөкре, ябык, чөркәнтәй, аркасы бүлтәйгән, күзе лечтек, үзе печтек, өстенә кигән әйбере туксан җирдән ямаулы, ди. Йолыккан чебеш кебек калтырап падиша алдына килеп баскан әлеге дә баягы карт бабай.

Мин син чакырганга килдем кый. Нинди йомышың бар минем кебек картка? Соравыңны сора да ашамага бер-ике калҗа икмәк бир, корсак ачты минем, — дигән ул.

Падиша әйткән:

Карап торам сиңа, карт, дөньяда синнән дә начар кеше юктыр. Өстеңә карамага куркырлык. Иә, сөйләп кал — нинди яхшылыгың бар соң синең? Яхшылыгың бер дә булмаса, язмышыңны тыңларсың, — дигән.

Карт:

Падиша, мин начар түгел, менә син начар ул, — дигән икән, бу хөкемне тыңларга җыелган халык:

Тимәгез картка, сөйләсен сүзен, нигә падиша начар икәнен әйтсен, — дигәннәр, гөр килгәннәр.

Падиша урынына утырган:

Иә сөйлә, карт. Синең нинди яхшылыгың бар? — дигән.

Карт әйткән:

Минем яхшылыгым шул: мин ташларның асылын, атның яхшысын, падишаларның нәселен беләм, — дигән.

Падиша үзенең патшалыгындагы иң яхшы асыл ташларны идәнгә кертеп салмага әмер биргән. Кертеп салганнар.

Иә, бу асыл ташлар сиңа ошыймы? - ди падиша.

Карт:

Бу ташлар асыл ташлар түгел, алар бар да пыяла, — ди.

Падиша ачуыннан сикереп торып, картка кизәнгән. Карт:

Ашыкма әле син, мине үтереп файда юк, менә белеп кал, — дигән дә кулындагы тимер таягы белән һәрберсенә суга икән дә вата икән, суга икән дә вата икән - ташларның эче пыяла, тышы гына җылтыравык нәрсә, ди.

Падиша карап шаккатып тора, ди. Карт:

Менә синең асыл ташларың. Аларны сиңа асыл дип бүләккә бирделәрме? Алдаганнар, — ди.

Падиша:

Яхшы карт булдың эле син. Мә сиңа шуның өчен бер икмәк, — ди дә бер зур ак икмәк бирә.

Карт сөенә-сөенә ашый.

Падиша:

Син: «Атның яхшысын беләм», — дидең. Вәзирләр, чыгарыгыз минем очып йөри торган кара байталны, әйтсен әле карт: яхшымы икән, — ди.

Карт атны алып су буена бармага куша.

Әллә кайда күк күкрәгән аваз ишелә. Кыңгыраулар тавышы чыңгырый. Шундый тавыш чыгарып, алтын белән бизәлгән оча торган ат килеп чыга. Атны су буена алып баралар. Халык та бара. Падиша да бара. Бабай атны суга кертмәгә куша. Ат керә суга. Бабай болай ди:

Атың ат түгел, падиша, ишәктән дә начар ат бу, — ди.

Падиша оятыннан кызара, нишләргә дә белми:

Нигә начар минем ат? — дип сорый.

Карт:

Атың суга кергәч, суны эчүдән элек хаҗәтен үтәде... Яхшы ат булса, алай итми ул, — ди.

Падиша ачу итеп, атны юк итәргә әмер бирә. Үзе картка:

Син, чынлап та, яхшы карт булып чыктың кый. Менә сиңа тагын бер икмәк, - дип, икмәк бирә. - Җә, карт, син: «Падишаның нәселен беләм», — дидең. Мин нинди нәселдән, әйт, — ди.

Карт карап торды да әйтә:

Халыкны чыгар сарайдан, вәзирләр генә калсын, — ди.

Халык чыккач, карт:

Син падиша нәселеннән түгел, ә икмәк пешерүченең улы, — ди.

Падиша ачуыннан үләргә җитеште, сикереп торып, картка кылыч белән кизәнә. Карт:

Мине үтереп файда булмас, минем үлмәгә арам килеп җиткән инде. Син башта дөреслекне тикшер, андан үтерерсең, — ди. - Моннан ерак-ерак җирләрдә җиде тау артында, җиде диңгез чыккач бер қала бар, шул калада туры чукта йөз яшьлек кортка бар. Шул карчык синең анаң була - ул икмәк пешерүченең хатыны. Шунда хәзер вәзирләреңне җибәр. Алар тикшереп белерләр, — ди.

Падиша, карт сүзләренең дөреслеген тикшереп белү өчен, дүрт вәзирне атка атландырып, шул калага җибәрә. Алар, күз ачып йомганчы, барып җитәләр әби торган шәһәргә. Эзләп табалар әбинең өен. Әби куркып кала. Бәрәңге әрчеп утырган җиреннән кулыннан пычагы, бәрәңгесе төшеп китә.

Вәзирләр:

Курыкма, әби, без сиңа тимибез. Син безгә менә нәрсәне әйт. Моннан җиде диңгез артында, җиде тау артында бер падиша бар. Шуны бер җаматай узгынчы карт: «Син падиша нәселеннән түгел, икмәк пешерүченең улы, ышанмасаң анаңнан сора, ул әйтер», — диде. Сине күрсәтте. Дөресен сөйлә, әби, — диләр.

Әби:

Дөрес, улларым. Минем абышкам икмәк пешерүче иде. Патшаның бөтен балалары кыз туды. Көннәрдән беркөнне падиша әйтә бичәсенә, авырлы булгач: «Син тагын да кыз бала китерсәң, мин сине үтертәм, минем урыныма калу өчен ул-малай кирәк. Ул тап», — ди. Аның яңадан кыз туды. Шул көнне мин ир бала таптым. Падиша бичәсе асраулар аркылы ун пот он биреп, өстәвенә алтын биреп, кыз баласын минем улым белән алыштырып алды. Улым хәзер - сезнең падишагыз, — ди.

Вәзирләр падишага кайтып әйтәләр. Падишаның исе китә картның мондый якларны белүенә. Шуннан соң ул:

Мә, карт, бер икмәк дөрес сүзеңә, — ди. — Хәзер миңа әйт син, кайдан белдең минем икмәк пешерүче малае икәнне? - ди.

Карт:

Нигә белмим ди, син минем һәрбер яхшы сүземә бер икмәк биреп бардың. Атаң икмәкче булганга, шулай эшләдең син аны. Ә мин, падиша, синең кебек бер урында таш стенага карап кына утырмыйм кый. Мин дөнья әйләнәм, халык күрәм. Барын тыңлыйм, барын ишетәм. Ул белемне арттыра, — ди.

Патша картны зур-зур бүләкләр белән бүләкләп, бер йорт салып бирә.

Син минем икмәк пешерүче улы икәнемне кешегә сөйләмә инде, — ди.

Шулай итеп, карт үзенең күп белүе белән бәладән котылган, падишаны сүз белән җиңгән.