Әүвәл заманда булган, ди, бер байның картаеп беткән бер сыеры. Бай сыерны бер заман ашатмый башлаган, ди, шунлыктан сыер да сөт бирүне туктаткан, ди. Ә бу бай мактанырга бик ярата икән, ди. Көннәрдән беркөнне уйлый, ди, бу: «Тукта, ди, сыерны болай гына чы-гарып җибәрсәм, үземне мактап сөйләмәсләрме», — ди. Икенче көнне көтү куганда сыерны кырга чыгарып җибәрә дә халык алдында әйтә:
— Бар, сыер, мине егерме ел туйдырдың, хәзер үзеңне-үзең кара, суймыйм сине, — ди.
Сыер, шулай итеп кырда бер үзе тукланып йөри башлый. Кыш җитә. Авылның бер ярлы карты тота да сыерны үзенә алып кайта. Алып кайта да карчыгына әйтә:
— Тәрбияләп карыйк, бәлки үзебезгә дә файдасы тияр, — ди.
Боларның мал-туардан бер затлары да булмый. Сыерны бик әй-бәтләп ашата башлыйлар, яхшы тәрбия күрсәтәләр. Сыер да чиләк-чи-ләк сөт бирергә тотына. Моны бай ишетә. Ишетә дә бабай янына килә.
— Бу минем сыер, ник алдың аны? — ди.
Бабай әйтә:
— Ник, бөтен авыл белә, син аны куалап чыгардың, үзеңне-үзең кара дидең, без тотып асрагач, ул сөт бирә башлады, — ди.
— Үземә кайтарыгыз, юкса казыйга барам, — ди бай.
— Барсаң барырсың, сыерны сиңа кайтарыр өчен асрамадык, — ди бабай.
Болар бик каты тарткалашып казыйга китәләр. Казый эшне тың-лый да болай ди:
— Кайсыгыз минем өч соравыма туры җавап бирер, сыер шуныкы булыр, ди. Ә сораулар мондый, ди: дөньяда ни нәрсә иң симез, ни нәрсә иң матур, ни нәрсә иң акыллы? — ди, иртәгә җавабын табып килегез, — ди.
Бай әйтә:
— Бу минем өчен чүп! — ди.
Ә бабай кайгыга кала: «Мин каян белим аны?» - дип уйлый. Кайтып карчыгына хәлне сөйләп бирә:
— Сыерсыз калдык ахры, — ди.
Карчыгы әйтә:
— И юләр, ди, казыйның сорауларыннан да җиңел сорау буламы соң? — ди. Син аңа әйт: «Дөньяда иң симезе җир булыр, иң матуры яхшы кеше күңеле булыр, ә иң акыллысы әнә безнең Сарыбай булыр», - диген. Шулай дисәң, бәхәсне отарсың, — ди.
Икенче көнне казыйга киләләр. Бай әйтә:
— Дөньяда иң симез минем хатын, ди, аңардан да симез зат күр-гәнем юк, ди. Иң матуры минем айгыр, андый айгыр бөтен Казан гү-бернасында юк, ди, ә иң акыллысы — мин үзем, сыер миңа, — ди.
Чират бабайга җитә. Бу әйтә:
— Дөньяда иң симезе — җир, бөтен әйбер майны шуннан ала, ди. Иң матуры — яхшы кеше күңеле, аңа бөтен дөньяның яме тулган, ди. Ә иң акыллысы - минем этем Сарыбай, — ди.
Казый әйтә:
— Ике җавабың туры синең, ди, ә ни өчен синең Сарыбаең иң акыллысы? — ди.
— Алайса, карап тор, — ди бабай. Теге бай белән эткә берьюлы эндәшә: - Китегез моннан, чәбә! — ди. Эт китә, бай шаккатып тик то-ра. Бабайның: - Килегез бире! - дип сызгыруы була, эт килә, бай кымшанмый да.
— Кайсы акыллырак соң боларның, казый, үзең уйла, — ди бабай.
Казый әйтә:
— Дөрес, синең этең акыллырак, — ди.
Шулай итеп, бабай бәхәстә җиңеп, сыерны үзенә ала, ә мактанчык бай хур була.