Бер патша булган, ди. Аның зур гына гаскәре булган. Патша бу гаскәренә бик зур суммада хезмәт хакы түләп тора икән. Бу шул хезмәт хакы түләүдән котылу өчен, солдатларга түләмәскә була. Киңәшер өчен вәзирләрен чакырта.
— Менә сез ничек уйлыйсыз, ди, мин гаскәргә хезмәт хакы түлә-мәскә булдым әле, — ди.
Бер вәзире әйтә.
— Бир миңа өч көн, ди, мин шул арада сиңа бушлай хезмәт итүче гаскәр табам, — ди.
Патша моңа рөхсәт бирә.
Бу вәзир өч көн эчендә зур-зур гына рәсемнәр ясый да стенага ка-даклый. Аларда кораллы солдатлар була.
Дүртенче көнне патша килә дә:
— Кая солдатлар? - дип сорый.
Вәзире әйтә:
— Менә, ди, сиңа бушлай хезмәт итүче солдатлар, ди. Тик алар сөйли дә, йөри дә, ата да белмиләр. Шулай булгач, сиңа да гаскәрне хезмәт хакы түләп тотарга кирәктер, — ди.
Патша шуннан соң чыгып китә һәм түләп гаскәр тотарга куша.