Сәлимҗан китапханәсе

БЕЛЕМНЕҢ ТӨБЕ

Әүвәл заманда бер егет булып, ул егеттә бер галим кеше мосафир-лыкта йөрешләй кунак булган. Мосафир галим бу егеткә гыйлем өйрә-нергә кушып:

— Син — яшь кенә егет, дигән, гыйлемең булмаса, уңыңны да, су-лыңны да танымассың, бик оят булыр. Укырга кирәк сиңа, укырга! - дигән.

Егетнең белем алырга һәвәсе артып, яшь кенә, матур гына хатынын йөкле килеш өендә калдыра да чит мәдрәсәгә укырга китә.

ир баласының егет булып җитүенә дә ышанган һәм гыйлемнең төбе - сабырлыкны бер ел кәтмәнләшеп өйрәнүнең егерме биш ел укуга кара ганда файдалы булуына да төшенгән, ди.

Егет укый, укый, бик авыр үзләштерә. Теге мосафир галим аңа башта ук белем алуның авыр булачагын, шуңа бик чыдам, түзем, са-быр булу кирәклекне әйткән була. Ул гыйлемлек өйрәнүчеләргә кара-та: «Әлмөтәгаллиме әбәрә, бәәрә, бәрәә, — ягъни «гыйлем алучы кеше алды кулына энәне, казыды кое, чыгарды су», дигән сүз була, — дигән.

Егет ач та була, ялангач та була, бик нык тырышып укырга туры килә. Ул тәмам егерме биш ел укый. Аннан соң имтихан кылынып өйгә кайтырга чыга. Өстендә сәләмә чикмән, башында алама бүрек, аягында сәләмә ыштыр белән киенгән тишек чабата, кулында ядрә белән атыла торган берданка, аркасында иске капчык.

Шулай кайтып килә икән егет, юл кырында кәтмән белән җир эш-кәртә торган бер картны очраткан һәм аңа кычкырып сәлам биргән. Карт, башын күтәреп, кәтмәненә таянып сәлам алган да, ди, егеттән:

— Кая бардың егет? — дип сораган, ди.

— Укудан кайтам, бабай.

— Ничә ел укыдың, егет?

— Егерме биш ел.

— Һу... балам... Бик күп еллар укыгансың икән, гыйлемлекнең төбен аңладыңмы соң?

Егет, башын түбән иеп, аптырауда калган. Ул бераздан соң, башын югары күтәреп, картка карап:

— Бабай, минем тагын да укыйсым калган икән әле. Гыйлемлекнең төбен белә алмаганмын икән, белсәң өйрәтеп кенә җибәрсәңче? — дип, ялына-ялвара башлаган.

— Менә миңа тәмам бер ел кәтмән кәтмәнләш әле. Мин егерме биш ел укытмам, шул бер ел кәтмәнләшүең җитәр, — дигән карт.

Егетнең моны белмичә кайтасы килмәгән, ул тәмам бер ел картка кәтмән кәтмәнләшкән.

Елның ае, көне, сәгате, минуты тулгач, карт, эшеннән тукталып кәтмәненә таянган да, ди:

— Улым, хезмәт елың тулды. Сиңа кайтырга рөхсәт итәм. Гыйлем-нең төбе сабырлык булыр, онытма! — дигән, ди.

Егет кайта икән, кайта икән, көн кичегеп караңгы төшкәч, үзенең авылына кайтып җиткән.

Өе турына килеп җитсә, тәрәзә аша күргән: хатыны бер егет белән диванга янәшә генә утырганнар да, ди, көлешә-көлешә кичке ашны ашап утыралар, ди. Укудан кайтучы боларны күреп: «Хатынга ияләш-кән егет», - дип, тәмам ачу белән егетне тәрәзә аша атып үтерергә теләп мылтыкны төзәгән. «Инде атыйм!» - дип, тәтене тартырга бар-магың терәгәч кенә, кәтмәнче бабайның: «Белемнең төбе сабырлык булыр, онытма!» - дигән сүзе хәтеренә килеп, мылтыгын кире кулына алган да ихатасына кереп ишек кагып:

— Ачыгыз, мин кайттым! — дип кычкырган икән, хатын сикереп торып:

— Улыкаем, әтиең тавышына охшый, бар тиз бул, ишекне ач! - дип кычкырган, ди.

Егет, йөгереп чыгып, ишекне ача. Әлеге кеше хатыны белән күрешеп сөйләшкәннәр икән, үзе укырга киткән вакытындагы көмәннән булган ир баласының егет булып җитүенә дә ышанган һәм гыйлемнең төбе — сабырлыкны бер ел кәтмәнләшеп өйрәнүнең егерме биш ел укуга караганда файдалы булуына да төшенгән, ди.