Сәлимҗан китапханәсе

БАЙНЫ «УТЫРТКАННАР»

Өч бур кеше, бер бай кеше җиңешкәннәр, ди. Болар әйтәләр, ди, байга:

— Атыңны урлыйбыз, — дип.

Бай әйтә, ди, аларга:

— Урлый алмассыз, — дип.

Шулай итеп, бер-берсенә юл бирмичә китешкәннәр, ди. Бурлар урламакчы булып, бай сакламакчы булган, ди.

Беркөнне бай кызын кияүгә бирмәкче булган да, ди, туй ясаган, ди. Кодалар килгәч, эчәргә ябышканнар, ди. Кодалар, кунаклар биеп утырган чагында, теге бурлар килгәннәр, ди. Икесе өйгә кергән, ди, берсе тышта калган, ди. Бу бай кеше, урларлар дип куркып, атларын идән астына япкан булган, ди. Бурның тышта калганы атларның идән астында икәнен белгән дә, ди, ишеген ачкан да, ди, керә башлаган, ди. Ишек шыгырдаганны ишеткәч, өйдәге ике бур җырлап, бии башлаганнар, ди:

Шыгырдый ла, майласана;

Аласы — миңа, коласы — сиңа,

Әрәмәлеккә бәйләсәнә!

Атларның берсе ала, берсе кола икән, ди, аларны бур алып чыгып киткән, ди. Өйдәгеләрнең биегәннәренә алмашып, хуҗалары сизми калган, ди. Бии торгач, берсе пич алдыннан бер бәлешне куенына тыккан, ди: ул бәлешнең суы агып куенын пешерә башлаган, ди. «Пешәдер лә пешәдер», — дип җырлаган, икенчесе аңар каршы: «Пешә бирсә, шыла бир», — дип җырлаган, ди. Шундагы кешеләр бар да көлеп, исләре китеп калганнар, ди. Шул бурлар бәлеш белән атларны урлап чыгып киткәннәр, бай белми калган, ди. Алар чыккач, өстәлгә утыртырга дип бәлешне карасалар, бәлеш юк, ди. Сугарырга дип атларын карасалар, атлар да юк, ди. Шунда байның исенә төшкән, ди, юкка җиңешкәне: «Бак, теге бурлар урлаганнардыр», — дигән, ди.