Сәлимҗан китапханәсе

ХӘЙЛӘКӘР ТАЗ

Бер әбинең булган, ди, өч улы, Таз булган, ди, кече улы. Хәерче кеше була бу. Ире булмый. Моның чиннегендә сандугач оясы булган.

— Шул оядан күкәен алганда сандугач сизмәсен, очып китмәсен, — ди әнисе. — Кем шулай эшли ала, шул кеше бәхетле була, — ди.

Олы улы да чыгып карый, уртанчы улы да чыгып карый, булдыра алмыйлар. Кече улы Таз сандугачның күкәен алып керә, сандугач сизми.

Таз китә байның кибетен таларга. Түбәсеннән төшә, каравылчылар сизмиләр. Таз ике тапкыр шулай эшли. Болар бик байый. Ике абыйсы бик көнләшә икән. Бай кибеткә карак төшкәнен сизә дә тишек урынга мичкә белән сумала эретеп куя. Ике агасы баралар, бер агасы мичкәгә төшеп үлә. Тазның эче поша башлый, әнисе елый. Сумалага төшеп үлгән егетнең кем икәнен бай белми. Бай моны кеше күзенә күрсәтеп, мәйданга чыгарып асып куя. «Әнисеме, агасымы кызганып килеп алыр әле», — ди.

Таз абыйсын эзләргә чыгып китә. Кайта да әнисенә шулай-шулай үлгән дип сөйләп бирә. Әнисе улын күрәм ди. Таз әйтә:

— Әни, синең хакка күрсәтәм, — ди.

Таз чанага ат җигә дә шул чанага ком чүлмәккә катык салып утыртып куя. Таз әнисенә әйтә:

— Байның капка төбенә барып туктармын, без белән атка кадармын, ә ат шунда чүлмәкне ватар, — ди.

Шулай эшлиләр. Әнисе улын күреп елый башлый. Бай чыга да сорый:

— Ник елыйсың? — ди.

Әби дә, Таз да:

— Монау кешедән куркып, ат чүлмәкне ватты, шуңа елыйбыз, — ди.

Болар кайтып китәләр. Әнисе кайткач та елый:

— Абыеңны алып кайтып күмик, — ди.

Үлгән абыйсының тирә-ягында саклар була. Таз хәйләгә керешә. Тазның бик шәп ак аты була. Шул атның бер ягын карага буйый. Аты белән чабып барып, абыйсын сөңге белән кадап ала да чабып кайтып китә.

Иртән бай чыга да:

— Кая, кем алып китте? — ди.

— Бер атлы кеше алып китте, — диләр.

— Аты нинди иде? — дип сорый бай.

Капканың уң ягындагылар:

— Ак ат менгән иде, — диләр.

Сул ягындагылар:

— Кара ат менгән иде, — диләр.

— Алдыйсыз, сакламагансыз, — дип, бай сакчыларны ябып куя.

Таз абыйсын алып кайтып күмә, яңа кәсне иске кабер өстенә куя, ә иске кәс алып яңа кабер өстенә куя. Сизмәсеннәр өчен шулай эшли. Бу байның ис сизә торган бер дөясе була. Теге дөя килә дә яңа каберне исни башлый. Таз, сизеп, дөяне алып кайта да суя. Итен тәпәнгә тутырып тозлап куя. Бай бик ачулана. Сихерче карчыкны эшкә куша:

— Каракны кем күмгән, дөяне кем суйган, шуны тап! — ди.

Сихерче карчык әйтә:

Мин дөя ите сорап өйдән өйгә йөрермен, кергәндә 60 лы номер сугып керәм, исән чыкмасам, шул номер буенча табарсыз, ул капкада булыр, — ди.

Сихерче карчык Тазның әнисенә килә дә:

— Кызым авырый, дөя ите ашаса терелер иде, — ди.

Тазның әнисе, кызганып, дөя итен бирә. Сихерче карчык чыгып киткәнче, Таз кайтып керә. Эшне сизеп, әбине үтерә. Әбине үтергәч, Таз, эче пошып, ике як кесәсенә кулын тыгып, капка төбенә чыга һәм теге номерны күрә. Таз тиз генә 60 лы номерны унике капкага суга да чыга.

Әби кайтмагач, бай эзләргә чыга. Унике капкада 60 лы номер була. Унике өйдән кешеләрне алып китеп яба. Таз да эләгә. Байның бик чибәр кызы була. Бай кызына әйтә:

— Төнлә шулар янына кер, кем йокламый, уйнаган булып, мыегын кис, карак кеше йокламас ул, — ди.

Кыз болар янына керә. Кесәсенә көзгесе белән кайчысын салган. Таз йокламаган була. Кыз, шаярган булып, сиздерми генә аның бер як мыегын кисә. Ә Таз кызның кесәсендәге көзгесен ала, кыз сизми. Таз, кыз чыгып киткәч: «Нишләп бу минем белән уйный, мин бик чибәр микәнни», — дип, көзгедән карый. Күрә: бер як мыегы юк. Ул кыз кайчысын онытып калдырган була. Таз тиз генә унбер кешенең дә бер як мыегын үзенеке кебек кисеп чыга.

Бай иртән кызыннан сорый:

— Кистеңме? — ди.

Кыз әйтә:

— Ут кебек уйнап торган бер егетнең мыегын кистем, — ди.

Таң аткач, бай тегеләрнең уникесен дә алып чыга. Караса, уникесенең дә бер як мыегы юк. Кызын:

— Нигә уникесе белән дә шаярдың? — дип тетә генә.

Кыз әйтә:

— Мин берсе белән генә уйнадым, — ди.

Бай бик гаҗәпләнә һәм:

— Уникегез арасында кем дөяне, әбине үтерүче? — дип сорый. — Хәзер минем аны табарга көчем җитми, дөресен генә әйткән кешегә кызымны, байлыгымны бирәм, сиздерми эшләгәч, ул бик шәп кеше булырга тиеш, — ди.

Таз чыгып баса да:

— Мин, ди. — Сумалага батып үлгән — минем абый иде, аны күмүче — мин, дөяне, әбине үтерүче дә, номер сугучы да — мин, унбер кешенең мыегын кисүче дә — мин, ди.

Бай:

— Синнән дә шәп кеше юк икән, — дип, аңа кызын, байлыгын бирә. Бай кызы белән Таз һаман да дөнья көтәләр, ди.