Борын заманда Тимер исемле алдакчы кеше булган. Аның алдакчы икәнлеге янәшә-тирәгә җәелгән. Аннан бик күп байлар курыкканнар. Ул байларны теләсә ничек мыскыллаган. Көннәрдән беркөнне байлар җыелып Тимер өстеннән патшага жалоба язганнар. Патша, жалобаны алгач, чиктән тыш котырынып:
— Мин ул алдакчының башын тиз кисәрмен, — дигән, Тимердән курыккан байларны суганлап-борычлап сүгеп. — Тимерне тотмыйча өйгә кайтып кермәгез! — дип, вәзирләрен чыгарып җибәргән.
Вәзирләр Тимерне бик күп шәһәрләрдән эзләп, таба алмыйча кайтканнар. Патша моның белән генә тынычланып калмаган. Үзенең батырлыгын байларына күрсәтәсе килеп, ничек тә Тимерне табып, аңар башкара алмаслык эшләр кушып, үти алмаса, аның башын кистермәкче булган. Тимерне эзләп табу өчен, тагын вәзирләрен чыгарып җибәргән.
Вәзирләр, эзли торгач, кечкенә генә бер шәһәрдә Тимерне очратып, аңар эшнең ничек икәнен сөйләп биргәннәр. Тимер аларның сүзләренә каршы килми, түбәнчелек белән башын иеп:
— Патша хәзрәтләренә каршы килеп булмас, — дип, вәзирләр белән бергә патша сараена киткән.
Патша, вәзирләре белән бергә кайтучы ят кешене күреп, чамадан тыш куанган: «Моңа кадәр беркем дә тота алмаган алдакчыны тотып, башын кистереп, үземнең кем икәнемне бөтен дөньяга белдерим әле», — дип, бик түбәнчелек белән Тимерне каршы алган. Патша Тимерне табу шатлыгыннан вәзирләренә өч көн беркая да чыкмый ял итәргә кушкан. Тимерне үз бүлмәсенә алып кереп, аның тамагын бик яхшылап туйдырган. Аннан соң патша, үзен эре генә тотып, Тимергә йөкләмәләр бирә башлаган. Патша:
— Тимер, син бик күп байларның әйберләрен алдап алып ярлыларга тараткансың, ләкин бер дә эләкмәгәнсең. Менә мин сиңа бер эш кушам, шуны үти алмасаң, башыңны кистерәм, — дигән.
— Нәрсә кушсагыз да сезнең эшегезгә каршы түгел, — дигән Тимер.
— Менә минем бер үгезем бар, ул унике ишекле абзарга бикләнгән, ишекнең һәрберсендә берәр каравылчы тора, һәр ишекне бикләп, ачкычларын үзләренә алганнар. Каравылчы солдатлар да белмәсен — үгезне урлап чык! — дигән патша.
— Моны уйлап та тормыйм мин, — дип, Тимер, патша яныннан чыгып китеп, шәһәр читендәге бер ярлы карчыктан үзенә квартир алган.
Анда кереп ашап-эчкәннең соңында, үзенең киемнәрен салып, әбинең киемнәрен киеп, карчык кыяфәтенә кереп, кулына буш чиләк белән чүмеч тотып, өйдән чыгып киткән. Бер кибеткә кереп, тәмледән дә тәмле, тиз исертә торган бер чиләк аракы алып, караңгы төшкәч, патша сараена таба киткән. Патша капкасы төбендәге каравылчы солдат янына барып, бернәрсәгә исе китмәгән төсле яулык почмагы белән күзләрен сөрткәләп, солдатка карап тора башлаган. Каравылчы солдат аннан:
— Әби, нәрсәгә бик аптырап карап торасың? — дип сораган.
Аңар каршы Тимер:
— Минем дә синең шикелле улым бар иде, ул да солдат хезмәтенә китте. Сезнең шикелле гомер буе беркая китми, аяк өстендә тора торгандыр дип, улымны җәлләп куйдым. Сез бичараларга да читен инде, — дигән.
— Яхшы түгел, әби. Чиләк тотып кая барасың? — дигән солдат.
— Беркая да бармыйм, улым, ярлы кешене беләсең бит инде, әз булса да табыш булыр, файда итәрмен дип, сыра ясаган идем, аны да сата алмадым. Иртәгә ашарыма да юк, нишләсә булыр, — дип, Тимер эчтән сулап куйган.
Солдат, кесәсеннән ике тиен акча алып:
— Әби, читенсенмәсәң, ике тиенлек кенә сыра бир әле, — дигән.
— Акчаң кирәк түгел, улым, акчаңа шырпы булса да алырсың. Ач булсам да, мин синең шикелле тоткында түгел, улым өчен булыр, мә эч! — дип, Тимер бер чүмеч аракыны солдатка биргән.
Солдат аракыны йотлыга-йотлыга эчеп бетергән. Тимер, солдатның кызасын белеп, аның янына якынрак килеп сөйләштерә башлаган. Солдат кыза төшеп:
— Әби, оят булса да, тагын бер чүмеч бир әле, — дигән.
Тимер, солдатка тагын бер чүмеч аракы салып биреп, койма буена куелган эскәмиягә барып утырган. Солдатның кызуы җиткән, үзенең кайгысын уртаклашу өчен, Тимер янына утырып, үз хезмәтенең авырлыгы турында сөйләп:
— Әби, андый-мондый кеше килсә: «Минем улым», — диярсең, — дип, Тимерне өйрәтеп тә куйган.
Шул вакытта эчтән:
— Сез кем белән сөйләшәсез анда? — дигән тавыш ишетелгән.
Тимер, куркынган булып, утырган урыныннан торып китә башла-ган. Солдат:
— Курыкма, әби, курыкма, үземнең иптәш ул, үгез каравыллый, — дип, Тимерне эскәмиягә утырырга кушып, әкрен генә: — Якташ, якташ, чык әле монда, әни күчтәнәчләр алып килгән! — дип, иптәшен чакыра башлаган.
Капка эченнән чыгып, солдатның иптәше дә Тимернең аракысы белән сыйланган.
Башта эчкән солдат яхшы ук кызып:
— Мин сиңа акча түләрмен, — дип, Тимергә күзен кысып: — Әни, монда кеше күрер, әйдә эчкә керәбез! Сыраң белән минем иптәшләремне дә сыйларсың! — дип, Тимерне эчкә алып кереп киткән.
Тимер:
— Куркам, улым, патша белер, — дип куркынган булып эчкә кергән.
Каравылчы солдатлар аңар:
— Курыкма, курыкма, патшалар йөри торган юл түгел бу. Монда бездән башка эт тә булмас, — дигәннәр.
Шулай итеп, Тимер, унике солдатны да исертеп: «Бераз йөрәк керсен», — дип, калган аракысын үзе эчеп, кайсы кайда, кайсы кайда ятучы солдатларның кесәләреннән ачкычларын алып, үгезне абзардан алып чыгып, квартирына кайтып киткән. Тимер, квартирына кайтып кергәч, үгезне суеп, итен пешерергә дә биргән. Ул үгезнең тиресен, бер чиләк канын җыеп куеп, тәмләп кенә ит ашап йокларга яткан.
Ә инде патшага килсәк, ул төннәр буенча Тимерне уйлап әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп яткан-яткан да таң алдыннан гына йокыга киткән. Патша, ашамый-эчми, иртәгесен үгезен карарга чыгып киткән. Ул чыкканда унике солдат та үз урыннарында постта булганнар. Патша ачуланмасын дип, борыннарыннан гына тын алып торганнар. Патша абзарны ачып караса, җилләр искән. Патша каравылчыларны кыздырырга тотынган. Ачуына чыдаша алмый кызарынып-бүртенеп:
— Нигә йокладыгыз? Тимерне нигә тотмадыгыз? — дип акырган.
Һәрбер солдат:
— Без бернәрсә дә белмибез, йокламадык та, — дип җавап биргәннәр. Эчеп егылганнарын әйтсәләр, патшадан курыкканнар.
Патша, үгезен алып кайту өчен, Тимергә вәзирләрен җибәргән.
Тимер вәзирләргә:
— Урлаган әйберне кешегә бирмиләр, мин аны патша өчен дип урламадым. Мин аның итен сатып бетердем инде, — дип җавап биргән.
Тимернең һәрбер сүзен вәзирләр, түкми-чәчми, патшага сөйләп биргәннәр. Патша, ачуыннан күркә шикелле кабарып: «Мин аның һичшиксез башын кисәргә тиеш, — дип, өч көн, өч төн бер дә йокламый уйлый торгач, Тимергә үтәү өчен бер эш табып, артык шатланып: — Менә монысыннан котыла алмас, башын тиз кисәрмен», — дип куйган.
Патша Тимерне үз янына чакыртып, ачу белән:
— Яхшы, син үзеңнең патшаңнан көләргә телисеңмени әле? Үгезне дә суйгансың, минем кулдан тиз генә котыла алмассың. Сиңа тагын бер эш бирәм, үти алмасаң, башыңны кистерәм, — дигән.
Тимер:
— Патша хәзрәтләренең сүзенә бервакытта да каршы түгел. Әйтегез! — дигән.
— Минем унсигез солдатым бар, шуларның өстендәге киемнәрен урла, үзләре дә белмәсен, көндез дә булсын! — дигән патша.
— Җиренә җиткерербез, — дип, Тимер үзенең квартирына кайтып киткән.
Патша аның артыннан:
— Менә бу юлы котыла алмассың. Солдатларга да ныклап әйтеп куярмын, — дип калган.
Тимер төнге сәгать уникегә кадәр йоклап, ашаган-эчкәннең соңында, үгез тиресен алып, патшаның көн дә чыгып иркен ача торган бакчасына киткән. Бакча бик шәп эшләнгән булган, һәр ягы су белән чолганып алынган. Читтән караганда бакча диңгез эчендәге утрау төсле булган. Тимер, үгез тиресен күтәргән килеш, су буена килгән дә каек белән бакча эченә кереп киткән. Бакчага керә торган күперне саклап торучы солдат Тимерне күрми дә калган. Тимер, балтасы белән бакчадан дүрт казык кисеп алып, дүртесен дә күл эченә кертеп, дүрт җиргә
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
каккан. Аннан соң үгез тиресен алып кергән дә, дүрт аягын ныклап казыкка бәйләп, башын үгезнеке шикелле күтәртеп бәйләп куйган. Тире читтән карап торучыга сырты гына күренеп тора торган үгездән аерып алырлык булмаган. Тимер эшен бетерүгә, яктыра да башлаган. Ул йоклап торуны кирәк тапмаган, бер агач төбенә яшеренеп, үгезне күзәтергә тот тотынган. Гадәтләре буенча, патша солдатлары сәгать сигез тулгач бакчага иркен ачарга килгәннәр.
Тиле-вәлерәк бер солдат як-ягына каранып бара торгач, су өстендәге үгезне күреп, иптәшләренә: - Иптәшләр, иптәшләр, патша безне юкка гына тиргәгән. Әнә патшаның үгезе суга кереп баткан! - дип кычкырган.
Солдатлар шатлыкларыннан нишләргә дә белмәгәннәр. Үгезне алып чыгу өчен, бер солдатны чишендереп суга кертеп җибәргәннәр.
— Теге солдат үгез янына кереп, мөгезеннән тотып тартырга тотынган. Үгез аның тартуын бар дип тә белмәгән. Солдат, үгезне тарта-тарта хәлдән тайгач, кулларын бутап иптәшләренә:
— Нәрсә карап торасыз анда? Керегез монда, барыбыз бергә чы- гара алырбызмы-юкмы, аякларын бик каты терәгән кузгатып та булмый. Кергәндә берәр тал чыбыгы да алып керегез, сыртын кашы- мый чыкмас! — дип кычкырган.
Калган унҗиде солдат та өсләрендәге киемнәрен салып, һәркайсы кулларына тал чыбыклары алып, үгезне алып чыгарга суга кереп киткәннәр.
Тимер, качкан урыныннан чыгып, солдатларның киемнәрен җыеп алган да квартирына кайтып киткән.
Солдатлар, бернәрсә булмаган шикелле, чыбык белән үгезнең сыр- тын кашырга тотынганнар. Үгез аларның кыйнаганнарын исенә дә ал- мый, күзен бер ноктага терәп торган. Үгезне чиратлашып та кыйнап карадылар, чыкмагач, унсигезе дә үгезне мөгезеннән тотып тартырга тотынганнар. Нык тарта торгач, каккан казыклар чыдамый, үгез тиресе «поштыр» итеп килеп чыккан.
— Тиресе йолкынгач, үгезне алып кайтсаң да үләр, патшадан кыен гына алырбыз, дип, үгезнең тиресен суга батырганнар да су кырыена чыгып ял итәргә утырганнар.
Төрлесе төрлечә мактанырга тотынган: — Мин ныграк тарткан идем, үгезнең тиресен салдырдым, — диеш- кәннәр.
Ял иткәннең соңында киемнәрен кияргә барсалар, җилләр искән. Бакча эченнән эзләмәгән җирне калдырмаганнар, ләкин киемнәрен та- ба алмаганнар. Шәрә тән килеш патша янына кайтып киткәннәр. Патша, солдатларын күреп, сүзен әйтә алмый катып калган. Бераз аңына килгәч, солдатларын үз янына чакырып, йомшак сүз белән генә ничек булганын ачык беләсе килеп сораштыра башлаган. Солдатлар Тимер- нең ничек алдаганын белсәләр дә, үзләренең булдыксызлыкларын бел- дерәселәре килми:
— Бара торган килеш киемнәр өстән юкка чыкты, — дип җавап биргәннәр.
Патшаның ачуы чиктән тыш арткан. Тимерне үз янына чакырып:
— Мин сиңа актык эшемне кушам, шуны да үти алсаң, ярты бай- лыгымны бирәм, — дигән.
— Сезнең һәр эшегезне дә үтәргә каршы түгел, әйтегез! - дигән Тимер.
Башта уйланып куелган булганга, патша аптырап тормаган:
— Иртә белән үземнең яннан хатынымны урлап кит! — дигән.
Тулысы белән үтәлер эшегез, — дип, Тимер кайтып киткән.
Квартирына кайтып, кичәге шикелле сәгать уникегә кадәр йоклан, җыеп куйган җиреннән бер чиләк үгез канын алып, патша бакчасына киткән. Бакчага кергәндә аны беркем дә күрмәгән. Тимер, түземсезлек белән көтә торгач, таң атып, кояш та чыккан. Патша солдатлары, га- дәтләре буенча, бакчада иркен ачып кайтып киткәннәр. Һәр көнне пат- ша белән хатыны солдатлардан соң ат белән шул ук. бакчага иркен ачарга киләләр икән. Бүген дә матур көр атка җигелгән лисорлы та- рантаска утырып, патшаның килгәнен күреп, Тимер, өстендәге барлык киемнәрен салып ташлап, баштанаяк үгез каны белән буялган. Аннан соң патшалар килә торган юл буендагы кәкре имән янына барып, ба- шын түбән, аякларын югары куеп асылынган. Патша Тимер янына ки- леп җиткәч аптырап калган. Ул, мыскыллы көлемсерәп:
— Хатын, бу Тимер түгелме соң? - дигән.
Аңар каршы хатыны ышаныч белән: - Тимер, атасы, Тимер, - дип җавап биргән.
Үзенең малын кызганган патша: - Вәт, хатын, бездән башка да Тимерне үтерүчеләр бар икән, рәхмәт төшкереләре. Бу эшне үтәп чыкса, ярты патшалыгымны ала иде бит. Вәзирләргә әйтербез дә шакшының гәүдәсен моннан алып, бө- тен халык алдында мәсхәрәләп күмәрбез. Минем дә халык алдында дәрәҗәм күтәрелер, — дип, үз юлларына киткәннәр.
Алар киткәч, Тимер агачка асылынган җиреннән төшеп, бакча эченнән алар каршысына чыгып, баягыча асылынып тора башлаган. Тимер янына килеп җиткәч, патшаның күзе шардай булган.
Хатын, хатын, әллә Тимер ике микән? Тегесе кәкре имәндә иде. бит. Хатын, син Тимер янында ат белән торып тор, мин тегесен карап килим, чыннан да ике микән әллә? - дип, тарантасыннан төшеп килгән юлыннан кире йөгергән.
Патша киткәч, Тимер агачтан төшеп, патша хатыны янына утырып, шатырдап чабып квартирына кайтып киткән. Тимер, квартирына кайт- кач, ашык-пошык юынган да, патша хатынын ышанычлырак квартирга яшерү өчен чыгып киткән. Тимер, үзен сорап килсәләр, квартир хуҗа- сына дөресен әйтергә кушмаган:
— Мине сорап килсәләр: «Патша хатыны белән мунчага китте», — диярсең! - дигән.
Озак та тормаганнар, патшаның вәзирләре Тимернең квартирына килеп:
— Тимер кая китте? - дип сораганнар.
Әби аларга:
Тимер әле генә патша хатыны белән мунчага китте, борчып йөри күрмәгез тагын, үзе кайтканчы көтеп торыгыз, — дип җавап биргән.
Мондый хәл буласын көтмәгән вәзирләр, патшага кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәннәр. Патшаның вәзирләре киткәч, Тимер аптырап калмаган, хатынын сорап патша үзе киләсен белеп, үз квар- тиры тирәсенә барлык ярлы халыкны җыеп, патшаны көтеп тора баш- лаган. Озак та тормаган, иллеләп кораллы солдат белән Тимер кварти- рына патша килеп, солдатларына:
— Бу ярлы-ябагайларны камчылап, Тимерне кулга алып, хатынны Тимер кулыннан коткарырга! — дип чәчәләнеп, гайрәт белән кычкырган,
Тимер үз ниятен алдан ук аңлатып куйганга, ярлылар үзләрен ба- тыр тотканнар. Моны күреп, патшаның күзен кан баскан.
— Хәзер үк Тимерне богаулап алыгыз! - дип кычкырган.
Шул вакытта ук Тимерне богаулап алганнар. Тимернең квартирын астын өскә китереп тикшерсәләр дә, патша хатынын тапмаганнар. Пат- ша Тимергә ачу белән:
Хатынны кая куйдың? — дип кычкырган.
Мин синең хатынны бирмәскә уйлаганым да юк, — дигән Тимер.- Миңа тиешле малыңны бир дә хатыныңны алырсың. Бу мәсхәрәләвең өчен киләчәктә үзебез сөйләшербез, — дип, Тимер патшага карап кө- леп куйган.
Патша, Тимерне куркытырга теләп: - Хатынның кая икәнең әйтмәсә, хәзер үк асыгыз! — дигән.
Син мине астырып хатыныңны минем кулдан ала алмассың. Миңа тиешле бурычыңны түлә дә ал! — дип, ярлыларга күзен кысып: - Патша безгә тиешле акчаны түләмәсә, хәзер үк патшаның хатынын үтерегез! — дип кычкырган Тимер ярлыларга.
Ярлылар: — Ярар, - дип шаулашып куйганнар.
Моны күргәч, патшаның тез буыннарына кадәр калтырап киткән. Патшаның хатыны ифрат матур булган. Малын Тимергә бирмәсә - ха- тынын ярлылар үтерәчәкләр, малын бирсә — малын жәлли. Уйлап тор- ган да бер вәзирен янына чакырып:
— Ярты байлыгыма чамалап, Тимергә тиешле акчаны алып кил! - дип кайтарып җибәргән.
Патша асат кына Тимердән хатынын алып, үзен астырырга телә- сә дә, булдыра алмаган. Тимергә тиешле булган акчаны түләп, хаты- нын алып киткән. Тимер, патшадан алган барлык малларны ярлыларга таратып, ярлыларны куандырган.