Борын заманда бер патшаның бик чибәр бер кызы булган, ди. Кыз буйга җиткән иргә чыгарга әзерләнә башлаган, ди. Тегенди-мондый иргә чыгасы килми кызның, хәбәр тарата бу:
— Кем дә кем минем тәнемдәге билгеләремне белсә, мин шуңа чы- гам, — ди.
Беркем дә бу эшкә керешә алмый. Керешер дә иде, патша булдыра алмаганнарның башын кисә. Ә кыз урамга чыкмый, бикләнеп яши.
Шул чакны патша каласына кайтып төшә бер солдат. Егет уйлый: «Минем кемем дә юк, үлсәм-нитсәм зыяным калмас, патша кызына өйләнеп булмасмы», — ди. Бара бу патшага:
Кызыңа өйләнергә телим, патша хәзрәтләре, — ди.
Патша әйтә: Соң син, егетем, аның тәнендә ни барын белерсеңме? — ди. — Белмәсәң, башыңны чабып өздерәм, шарты шул, — ди.
— Белермен, — ди солдат. - Син миңа кырык көн вакыт бир, кы- рык мең тәңкә акча бир, киявең булгач, акчаны кире кайтарырмын, - ди.
Солдатның кыюлыгына шакката патша. Бирә үзенә кырык көн вакыт, кырык мең тәңкә акча. Солдат акчаны ала да чыгып китә. Шун- нан соң тотына бу типтерергә. «Ичмасам, гомеремдә бер күңел ачып калыйм, барыбер үләсе», — ди. Шәһәрдә моның сыйламаган кешесе калмый. Шулай йөри торгач, егерме көне үтеп китә егетнең, егерме мең акчасы кала. Уйга төшә хәзер солдат. Яшисе килә бит, тиктомалга бер дә үләсе килми. Хәйлә дә кора алмады. Шулай бер бакчада кайгырый утырганда, моның янына бер бабай килә. Ап-ак сакаллы, бик матур бабай.
— Ни уйга калдың, егет? - ди бу.
Хәлем авыр, бабай, — ди солдат.
Иә, сөйлә, нидән авыр? - ди бабай.
Егет сөйләп бирә моңа кайгысын. Бабай әйтә: - Кайгырма, рәтләрбез. Минем әйткәнне тыңла син, — ди.
Шуннан соң бабай егетне үзе белән алып китә. Болар бик зур ки- беткә керәләр дә өстәл, урындык, шкаф кебек нәрсәләр сатып алалар. Бабай бу нәрсәләрне бер ат яллап төятә дә каладан чыгып китәләр. Бара торгач, барып керәләр болар кара урман эченә. Монда бер ялгыз йорт тора икән, йорт бабайныкы икән.
Бабай ат хуҗасына әйтә: - Унбиш көннән тагын килерсең, йөк булыр, — ди.
Атны озаткач, егет сорый: Ә без нишләрбез соң? ди.
Бабай әйтә: Мин скрипкачы, ди, булышса безгә, скрипка гына булышыр, хәзер шуны ясыйбыз, — ди.
Тотыналар болар бик зур скрипка ясарга. Әлеге өстәл, шкафлар- ны ваталар да шулардан җиде көн дигәндә бер скрипка әмәллиләр. Эченә бер кеше сыярлык зур скрипка була бу. Солдат бик әйбәтләп шунда кереп урнаша. Бабай моны скрипканы боргаларга өйрәтә. Кирәк чакта скрипка бик шәп уйный, кирәкмәгәндә уйнамый. Унбиш көн үтү- гә теге ат хуҗасы килеп җитә. Бабай әйтә солдатка:
Мин скрипканы тотып урамда йөрермен, уйнатырмын. Патша кызы мине күрми калмас. Музыка ярата ул мескен. Скрипкага күзе төшәр. Мин аңа өч көнгә биреп торырмын. Дүртенче көндә скрипканы эчтән генә ватарсың, мин аны алып китәрмен. Кызның ниндилеген скрипка тишегеннән карарсың. Кара аны, түз, тыныңны чыгарма, — ди.
Ярар, түзәрмен, — ди солдат.
Бабай солдатны скрипка эченә кертә дә болар, атны куалап, ка- лага кайталар.
Бабай арбага баскан көе скрипканы сыздырта гына, солдат эчтә боргаланып ята. Скрипка шәп, дөньяда юк мондый скрипка. Халык җыела, гаҗәпләнмәгән кеше калмый. Бер заман скрипканы патша кы- зы да ишетә. Ишетә дә кызыгып куя. Әтисенә әйтә:
Алып бир әле шуны, — ди, ялына.
Патша хәзер скрипкачы бабайны чакырта. Скрипкаңны сатасыңмы? ди.
Юк, сатмыйм, — ди бабай. — Сатыла торган әйбер түгел ул.
Болай дигәч, патшаның үзенең дә аласы килә башлый, кызыга. Скрипкаң тикле алтын бирәм, сат, кызым сорый, — ди.
Бабай әйтә:
Сатуын бөтен дәүләтендәге алтынны бирсәң дә сатмыйм. Кызың сорагач, өч көнгә бирермен, уйнасын, юансын, ди. Өч көннән килеп алырмын, — ди.
Ризалаштылар болар. Хезмәтчеләр кыз бүлмәсенә скрипканы кер- теп куялар. Кыз көне буе уйный, юана, кичен аргач йокларга ята. Сол- дат моны скрипка тишегеннән күзәтә инде. Төнлә кыз бик шәпләп йокыга чумгач чыга бу. Чыга да кызны уята.
Кыз моны күргәч дер калтырый: - Адәмме син, җенме син? — ди.
Солдат әйтә: Мин адәм дә түгел, җен дә түгел, мин ходай йомышчысы, фә- рештәмен, ди. Ходай тәгалә хәлеңне белергә җибәрде, курыкма мин- нән, — ди.
Шулай дигәч, кыз үз хәленә керде. Сөйләшә башладылар. Егет кызга бик тә гашыйк булды инде.
Таң алдыннан егет әйтә: Мин китәм инде, син йокла, минем килүемне кемгә дә әйтмә, ходай тәгаләнең әмере шул, — ди.
— Ярый әйтмәм, сер итеп саклармын, — ди кыз.
Егет әйтә: Алайса, син аллага күрсәтү өчен миңа бүләк бирсәңче, юкса ышанмас ул, — ди.
Кыз моңа чиккән кулъяулыгын бирә дә хушлашып татлы йокыга чума. Егет балкон ишеге янындагы скрипка эченә кереп ята. Кыз бер- ни сизми.
Икенче көнне тагын шул хәл. Көне буе уйный да кыз кичен арып йокларга ята. Төн уртасында аны тагын фәрештә уята. Сөешәләр, яра- тышалар болар. Китәр алдыннан фәрештә әйтә: Аллага күрсәтер өчен берәр нәрсәңне бирер идең, чибәр кыз, юкса алла ышанмас, — ди.
Кыз моңа исемле балдагын бирә. Бу кызның йокыга киткәнен генә көтә дә скрипканың эченә кереп ята.
Өченче төнне дә солдат шулай итә. Бүләккә кызның ак перчатка- сын ала. Өч көн эчендә кызны бөтенләй белән белде бу, күпме сөйләш- теләр, күпме серләштеләр - бушка булмады. Тегенең тәнендә нинди тамгалар барын да белде солдат. Эч серләрен беткәнче сорашты.
Дүртенче көнне кыз скрипка уйнарга тотынган иде, скрипка уйна- мый, ватылган. Ватылмаска, солдат винтларны кирегә борып куйган. Төш вакытында бабай килә.
Патша әйтә: Рәхмәт, бабай, ди, кызым уйнады, бик юанды, ди, тик скрипкаң ватылды бит, — ди.
Бабай гаҗәпләнгән була: - Шулаймы? — ди. — Бер дә ватылырдай зат түгел иде, өч мең алтын бирсәң, төзәтер идем, — ди.
Патша өч мең алтынны бирә үзенә. Бабай скрипканы алып чыга да ат яллап урманга элдертә. Урман- га җиткәч, солдатны чыгара бу. Солдат атка утырып тиз генә калага
кайта. Солдатның ахыргы көне бит, кичке алтыга килеп җитәргә тиеш. Барып керә бу туп-туры патша янына. Патша сорый үзеннән:
— Йә, егет, кызның тәнендә нинди тамгалар барын белдеңме? - ди. - Белмәсәң башыңны кистерәм, — ди.
— Белдем, патша хәзрәтләре, — ди солдат. — Кызыңның өч төшен- дә өч миңе бар: берсе фәлән җирендә, икенчесе фәлән җирдә, өченчесе фәлән җирдә,— ди.
Егет шулай дип әйтеп салгач, патша әйтә: Дөрес, ди, каян белдең аны? — ди.
Солдат әйтә: Мин синең кызың янында өч көн, өч төн булдым, ди, скрипка эчендә идем, ди. Ышанмасаң менә кызыңның бүләкләре, — ди.
Шулай ди дә солдат кулъяулыкны, балдакны, ак перчатканы пат- шага күрсәтә. Патша карый: кызныкылар. Янындагы вәзирләр дә раслый. Шуннан соң, патша кызны чакырта да сорый:
— Бу солдатны таныйсыңмы? Ул синең янда өч төн булдымы? — ди.
Кыз әйтә: Таныймын, ди, тик ул миңа: «Мин фәрештә, ходай йомышчы- сы», — дип әйтте ич, солдат түгел ич ул, — ди.
Кыз шулай дигәч, бар да көлештеләр.
Шулай итеп, солдат патша кияве булды. Зур итеп туй ясадылар, мәҗлескә алтын әтәч суйдылар. Туйларында мин дә булдым, хәмерне иләк белән ташыдылар, сөзгеч белән эчерделәр.