Сәлимҗан китапханәсе

ӘФИСӘР БЕЛӘН СОЛДАТ

Әүвәл заманда булган бер әфисәр. Бик озак хезмәт итеп өенә кайткан. Аның улдан-кыздан бер малае гына булган. Шул малай бер заман киткән солдатка. Атасы аңарга әйткән:

Бик тырышып хезмәт ит, зур урынга кер, — дигән.

Малай атасы кулында ук бик иләмсез грамотный булган... Малай солдатка китә. Солдатка китә дә атасына хат җибәрә: «Зводный булдым, әти, ике йөз тәңкә акча салсана», — ди. Атасы, белән әнкәсе акчаны салып җибәрәләр, «тырышсын, анда акча кирәк була», диләр. Бераз торгач, янә бер хат сала теге: «Әти, өч йөз тәңкә акча җибәрсәнә, тагын да зуррак урынга керәм», — ди. Атасы янә сала өч йөз тәңкә. Барысы биш йөз сум булды инде. Малай бераздан янә хат сала: «Полковник итәргә телиләр. Сорарга оят та, акча ки- рәк», — ди. Моңарга берьюлы биш йөз тәңкә салалар.

Бер дә беркөнне атасы әйтә: - Бу гел акча сорый, ялганлыйдыр бу. Тукта, үзем барыйм әле, — ди.

Нәрсә бай кешегә, утыра машинага, китә шул шәһәргә. Барын җитә, сораша:

Фәлән казарма кай төштә? — дип, казарманың аты белән со- раша:

Әйтәләр: Фәлән җирдә, — диләр.

Казармага барып керә, сорый: Фәлән фамилиядәге полковник кая тора? — ди.

Бер солдат әйтә: Андый полковник юк, бер исерек солдат кына бар. Үзем күрсә- тәм, ул хәзер исереп ауган, — ди.

Карт әйтә: Әйдә, күрсәт, — ди.

Теге солдат алып чыкты, күрсәтте. Малае тротуарда эчеп егыл- ган. Өстенә искереп беткән кызыл күлмәк кигән, итегендә кырык ямау. Атасы карап торды өстенә дә төкереп кайтып китте.

Бу солдат айныды да торды. Торгач, теге солдат әйтә: Атаң килгән иде. Карап торды-торды да, өстеңә төкереп кай- тып китте, — ди.

— Ах, харап булдым, — ди солдат.

Шуннан акчаның барын эчеп бетерде дә эчүдән туктады. Беркөнне моңарга каравыл тиде. Бу каравылда тора. Ике әфисәр узып бара шунда. Бу боларның сүзенә колак салды. Берсе әйтә: Җиде мең тәңкә бетердем, фәлән патшаның кызын күрә ал- мадым, - ди.

Икенчесе әйтә: Мин синнән дә артык бетердем дә, алай да күрә алмадым, — ди.

Шуны гына ишетә дә, каравыл тора торган солдат язу язып үзе- нең будкасына кадаклый. «Әфисәрләр җүләр. Җиде мең тәңкә бе- тергәч, мин фәлән патша кызын алып та кайтам», - дип яза бу. Ан- нары, вакыты үткәч, каравылдан кайтып китә.

Язуны күрәләр. «Әфисәрләр шулай-шулай...» дип, бер солдат язу язган, - дип, тегеләргә кайтып әйтәләр.

— Кем торган каравылда? - диләр, тикшерәләр.

Беләләр кем торганын, дәштерәләр.

Син яздыңмы? - диләр.

Мин яздым, — ди теге.

Нигә безне җүләр дип яздың? - диләр.

Язмыйча, шул хәтле акча бетергәч, мин аны алып та кай- там, ди.

Менә сиңа шуның хәтле акча бирәбез. Алып кайтмасаң, атып үтерәбез. Шуңарга кәгазь ясыйбыз, — диләр.

Ярар, — ди солдат, риза була. — Ләкин, ди, минем кулга язу бирегез, ни эшләсәм дә мине кеше тотмасын, — ди.

Язу язып бирәләр, ни эшләп йөрсә дә бер кеше дә тотмаска ясап. Солдат җиде мең тәңкә акчаны ала да чыгып китә.

Алды бу начар гына бер трантас, начар гына ат. Дугасына такты зур гына бер кыңгырау. Барып җитте бер шәһәргә. Моны полицәй- скийләр тоттылар. Зур шәһәрдә кыңгырау тагарга ярамый бит.

Ник болай йөрисең? - дип, үзен бик яхшы гына кыйнадылар, пешерделәр. Ябарга дип, участкага илттеләр инде моны.

Минем правам бар, — дип, бу пристефләргә теге язуны чыга- рып бирде.

Кыйнаган өчен акча түлиләр. Акчага килешә бу. Моны җибәрә- ләр. Бу бик күп акча алып чыгып китте.

Барып җитте теге патша шәһәренә. Кырый гына йортка, бер карт әбигә фатирга керде.

— Әби, ди, сезнең патшагыз кая тора? — ди.

Ник, улым? ди.

Кирәк иде. Аның кызы бармы? - ди.

Бар, ди, бик әйбәт аның кызы, — ди.

Ул бакчаларга чыгып йөриме? ди.

Йөри, — ди.

Әби, сиңа ун сум акча бирәм, шул кызны миңа күрсәтсәнә, — ди.

Мин, улым, күрсәтермен. Ләкин безнең кеше анда керә ал- мый. Анда түрәләр генә йөри. Кырыйдан гына күрсәтермен, әйдә,— ди.

Кырыйда әрле-бирле тротуарда йөриләр болар. Шунда патша кы- зы сөйгән егете белән килеп чыкты. Алар бакчага таба баралар.

Солдат кулына теге кәгазьне тотты. Каравыл янына килде. Берал- тын тәңкә бирде дә кереп китте. Шул патша кызы артыннан күрер-күрмәс ияреп йөри башлады бу. Тегеләр бер диванга барып утырдылар. Бу солдат та, яннарына ерак та түгел, барып утырды. Тегеләрнең сүзлә- рен ишетәсе килә моның.

Патша кызы егеткә әйтә: Син, ди, төнге сәгать уникедә килерсең. Мин сине тәрәзәдән алырмын. Килгәч үк минем бүлмәгә звонок бир, — ди.

Шулай сөйләштеләр дә торып киттеләр. Ярар. Солдат шуны гына ишетте дә чыгып ук китте.

Йөгереп кайтып керде фатирына, әби янына. Әби әйтә: - Кайттыңмы, улым? — ди.

Кайттым, ди. Әби сиңа ун тәңкә акча, сәгать унбердә уят, — ди.

Карчык йокламый, сәгатькә карап тора. Солдатның битенә чебен дә кундырмый инде, шундый саклап тора. Ун тәңкә зур акча бит ул. Сәгать унбер җитте. Әби әйтә:

Тор, солдат, вакыт җитте, — ди.

Солдат сикереп тора да, мундирләрен кия дә чаба тегендә. Бара да звонокка асылына. Асылынуы белән, патша кызы тәрәзәне ача, те- геннән бер нәрсә төшерә күтәреп алырга.

Күтәреп алды солдатны.

— Ут кабызыйммы? - ди, солдаттан сорый.

Юк, кабызма, кеше сизәр, — ди.

Шулай дигәч, кыз ут кабызмады. Солдат чишенә хәзер. Чишен- гәндә мундиреннән лаклы идәнгә җиз төймәсе атылып китә.

Нәрсәң төште? - ди кыз.

Солдат әйтә: Алтын балдагым бар иде, шул төште. Иртәгә алырбыз әле, — ди.

Ул да түгел, тыштан тагын звонок бирәләр. Кыз солдатка әйтә:

Бу ни гаҗәп, бу кем икән? — ди.

Солдат әйтә: Гостинсада безнең янга бер солдат кергән иде, шулдыр, — ди.

Патша кызы әйтә: Ни эшләтик аны? - ди.

Кертмибез, — ди.

Байтак вакыт үткәч, икесе дә йокыга китте. Патша кызы бер за- ман уянып китте. Тышта кояш чыккан, яп-якты. Янында кызыл ко- мач күлмәкле бер кеше ята. «Харап булдым, бу ни тамаша!» — ди. Бара да тегене уята:

Тор, ди, син ник килдең монда? - ди.

Солдат әйтә: Үзең чакырып алдың бит, үзең алдың тәрәзәдән. Чакырмасаң килмидер идем, — ди.

Патша кызы җылады. Бик тә кайгыра. Солдатка әйтә: Инде алай булса, солдат, ди, син - минеке, мин — синеке, мә сиңа акча, ди. Мунчага бар, ди, әйбәт киемнәр ал, ди, сәгать так, ди. Иртәгә торги була. Диңгезгә җиде баржа мал баткан. Шуңарга торги була. Күпме генә бирсәләр дә ку. Акча миннән, ди. Фәлән номерга төш. Мин хәйлә белән ашка алдырырмын. Болай гына булмый, — ди.

Солдатны тәрәзәдән төшерде, акча бирде. Солдат китте мунчага. Алды киемнәр, кибеткә кереп, яхшы-яхшы бәялеләрне. Трамвайга уты- рып барып, патша кызы әйткән номерга керде. Бара торгига. Бик күп байлар җыелган. Сатулашалар, куышалар. Патша үзе дә була шунда. Патша бик күп бирә бәяне дә, бу аның хәтле ике бирә. Моны куучы бер дә юк. Торги моңарга була. Диңгез төбеннән чыкса, бәхе- тенә инде. Патшаның исе китә: «Каягы бай? Нинди тамаша!» — ди.

Патша өенә кайткач сөйли: Каян килгән байдыр, безнең хәтле ике бирде. Торги шуңарга булды, — ди.

Кызы да шунда була, ул: - Әти, аны кунакка дәшик әле. Мин дә күрермен. Син аның но- мерың сорадыңмы? — ди.

Сорадым, «фәлән номерда булам», дип әйтте ул, — ди.

Ярар. Кучереннан җиктерә яхшы ат, язу язып бирә: - Теге байны ашка, чәйгә алып кайт, — ди.

Барды кучер, тегендә язуны бирде. Бер половой язуны укып ка- рай. Эзли:

Фәлән фамилияле бай кая монда? ди.

Теге солдат әйтә: Мин булам, — ди.

Язуны алып укый да киенеп чыга.

Ат көтеп тора. Кучер: Фәлән Фәләнич сез буласызмы? ди.

Без булабыз, — ди солдат.

Әйдә, патша ашка чакырды, — ди.

Утырдылар да кучер очыртып алып китте. Шундый яхшы арга-

мак. Барып җиттеләр патша капка төбенә. Вәзирләр дә каршы чыкты, кызы да каршы чыкты. Алып керделәр. Кыз әйтә атасына:

Әти, ди, өйләндеме икән әле ул, ди, кайсы җирнеке икән, со- раш әле, — ди.

Утыра-утыра сүз купты. Бу патша әйтте: - Син кай җирнеке, егет? — ди.

Мин фәлән җирнеке, фәлән бай малае, — ди.

Өйләндеңме әле? - ди.

Юк әле, өйләнмәдем, — ди.

Кыз аталары сөйләшкәнне икенче төштән тыңлап тора. Шул сүз- не ишеткәч, кыз атасын дәшеп алды үз янына:

Әти, ди, мин дә шунда утырыйм ла, — ди.

Утыр, киенебрәк чыгып утыр, ят кеше, — ди.

Кыз киенеп чыгып утырды. Бик әйбәт теге кеше. Югач, киендер- гәч, ярлы кеше әйбәтләнә бит.

Патша кызы торып китте дә атасын чакырып әйтте Алса, ул байга мине бирсәнә, — ди.

Сүз уңае белән патша әйтте байга: Менә минем дә бер кызым бар, ди, син дә бер генә малай икән- сең, ди. Кабул итсәң, кызымны сиңа хатынлыкка бирер идем, — ди.

Кабул итәрмен, — ди теге.

Ярар. Кызны бирде инде бу солдатка. Бирде, бик иләмсез сый- лады, бик зур кунак итте. Ул да түгел, теге җиде баржа мал диңгез- дән табылды. Аны чыгарып бетереп, ташыдылар шәһәрдәге бер складка.

Патша кияве белән кызы өчен бер пароход ясатты. Полный му- зыкалар куйды. Нихәтле сакчы җибәрде. Кияүне утырталар инде пароходка. Утырдылар. Аларны бик әйбәтләп кенә озаттылар. Арттан әллә нихәтле барҗа белән мал да бара.

Солдат теге әфисәрләргә телеграм суга, «кайтам, каршы алы- гыз», дип. Теге ике әфисәр каршы алырга киләләр. Теге полный му- зыка белән кайта. Су өсләре яңгырый. Пароход артыннан җиде барҗа мал да кайтып килә.

Солдат начальнигыннан сорады бер ай отпуска, шулай үз җире- нә кайтырга. Бу авылына кайтып керә хатыны белән. Теге үзенә төке- реп киткән атасына нихәтле мал кайтасын сөйләп бирә. Шулай итеп, атасы да куана, анасы да. Бер гаҗәп булды дөньяда. Атасы уйлый: «Әллә улым ул чагында ук әфисәр булды микән, мин ялгыш кына күрдемме икән», — ди. Малаена әйтә:

Мин сине бик начар күреп кайткан идем, ди. Күрәсең, юри әйткән булганнардыр, — ди.

Мин, — ди, малае әйтә,— өйдә юк идем, юри әйткәннәрдер, — ди.

Менә ничек сипләнә ул, бай булгач. Озакламый моның малы да кайтып җитә. Патша кияве булып, гомерләрен рәхәт уздырганнар, ди, болар.