Борын-борын заманда солдатка киткән яшьләр егерме бишәр ел хезмәт иткәннәр. Шулай ике солдат, егерме биш ел хезмәт иткәннән соң, илләренә кайтырга чыкканнар, ди. Ул вакытта чуен юллар бул- мау сәбәпле, боларга җәяүләп кайтырга туры килгән, унбишәр, егер- мешәр көн җәяү кайтканнар, ди.
Менә бу ике солдат, кайтканда ашарга ризык ягы авыр булгач, бер урында урман каравылчысына кереп эш сораганнар. Эшләп та- мак туйдыру нияте белән. Урман каравылчысы риза булып, бу солдат- ларны ашатып-эчерде дә, ди, атлар җигеп, урманга ауга чыгып кит- теләр, ди. Урман каравылчысы корып куйган тозакларга эләккән аю, бүре, төлкеләрне тунап, тиресен алып кайтканнар, ди. Шулай итеп, болар бер атна хезмәт итеп, урман каравылчысыннан эшләгән эш хакларын һәм дә бер аю тиресен алып чыгып киттеләр, ди.
Бара торгач, бер шәһәргә җиттеләр, ди. Солдатларның берсе аю тиресен киенеп, аю кыяфәтенә кергән, ди, икенчесе аю уйнатучысы булып, урам буйлап туктый-туктый, аю биетеп, акча җыеп бара, ди.
Шулай барганда күрәләр, стеналарда игъланнар ябыштырылган, ди. Ул игъланнарда болай дип язылган, ди: «Фәлән урамда торучы фәлән бай кызын яшергән, шуны эзләргә бер тәүлек вакыт бирә, ди. Әгәр дә тапсаң, кызын бирә, ди, өстәвенә тагын ун мең сум акча да бирә, ди. Әгәр дә тапмасаң, үзең мең сум калдырып чыгасың, ди».
Шулай итеп, бу аю уйнатучы шул урамга барып җиткән, ди. Бай- ның йорты турысында гына туктап, аюны биетә башлаган, ди. Халык җыелып карап торганда, әлеге бай да чыгып карап торган, ди. Шун- нан соң бай бу аю биетүчене үзенең өенә алып кереп:
Минем әти-әни бар, бер җиргә дә чыкмыйлар, картлар инде, аюыңны алар каршында бер сәгать уйнатырга-биетергә күпме алыр- сың? — дип сорады, ди.
Аю биетүче: - Бер сәгате бер йөз сум, — дип әйтте, ди.
Әлеге бай аюны җитәкләп өеннән алып чыгып китә, ди. Аю уйна- тучы өйдә кала, ашап-эчеп утыра. Бу байның атасы-анасы булмаган, аюны фәкать яшеренеп яткан кызына күрсәтү өчен алган булган. Аюны, бакчага алып чыгып, кызы торган җиргә илтә бу. Бакчада барганда, туктап, үләннәр арасында һич күренми торган кнопкага баса да ачылып китә, ди, бер капкач. Шунда җир астына төшә торган баскычлар күренә. Аюны шунда алып төшеп, аста икенче кнопкага басып, капкачны ябып куя.
Түбән төшкәч, бер бүлмәгә алып керә дә: --- Кызым, син ничә еллар җир астында ятып һичбер нәрсә күр- мисең. Менә шуның өчен мин синең каршында уйнарга, биергә бер сәгатькә аю алып төштем, — ди.
Кыз бик сөенә инде. Шул арада аю уйный-бии башлый. Кызга бу бик ошый. Кызыклы уенны карау вакытны тиз ала бит ул, кыз бер сәгатьнең узганын сизми дә кала. Кыз атасыннан ялвара:
— Әти, мөмкин булса, тагын бер сәгать уйнасын әле, — ди.
Атасы кызының сүзенә риза булып, аюны калдырып, аю уйнату- чыдан рөхсәт сорарга менеп китә. Бай әйләнеп төшкәнче аю кызга әйтә:
Мин аю түгел. Аю тиресе киеп, аю булып уйнап кына йөрим. Мин солдат, — дип, аю тиресен ачып, йөзен кызга күрсәтә. Кыз сол- датка мең сум акча бирә.
Иртәгә үк килеп мине эзләп тап. Туйдым инде бу җир астын- да ятудан, — ди.
Бай керә дә, аю тагын бер сәгать уйнаганнан соң, аюны алып чыгып китә. Кызы атасына күп рәхмәтләр укып кала. Аю биетүче сол- дат, аюны өстерәп, урамга чыгып китә. Шулай итеп әз-мәз генә бие- теп, шәһәрдән дә чыгып китәләр, ди. Аннары болар бик әйбәт кенә сөйләшеп, уйнап-биеп алган акчаны тигез итеп үзара бүләләр. Шул шәһәрдән берсе бер якка, икенчесе икенче якка кайтып китәләр. Аю- солдат кыздан алган акчаны иптәшенә әйтми, үзендә калдыра. Бу аю-солдат иптәше ераграк киткәч, кире борылып шул шәһәргә керә.
Әлеге байга барып, иртәгәге төнгә кызын эзләргә договор язы- шып, кызын эзләргә тотына, ди. Элек йорт тирәләрен эзләп йөргән, була, кызның атасы сизмәсен дип. Шулай биш-алты сәгать йөргәннән соң, бакчага чыккан булып, әлеге бай баскан кнопкага килеп баса да җир өсте капкач булып ачылып китә. Шунда төшеп, кызны табып алып чыга. Инде бай договор буенча бу солдатка кызын никахландырып, өч көн, өч төн туй ясап, киявен үзендә үк калырга куша, ди. Солдат авылына кайтып, карчык анасын алып килеп, шул шәһәрдә үлгәнче яшәгәннәр, ди.