Сәлимҗан китапханәсе

ИБРАЙ

Әүвәлге заманда булган бер Ибрай атлы егет. Акылы булган, акчасы булмаган. Үзе тегүче икән.

Калада бер бик бай купец бар икән. Аның кебек акчалы кеше юк икән. Бу итек тегүче Ибрай шуның кызын алма келәп йөри икән. Бер купец ул бай купецның кызын сораткан. Бай купец моңарга, ярлы дип, кызын бирмәгән. Ибрай шул кыз соратучы купец янына барган:

Миңа ун тәңкә акча бир, итек тегәрмен, — дигән.

Бу купец: Акча нәстәгә? — дип сораган.

Ибрай: - Шул бай купецның кызын алма келим, — дигән.

Бу купец: Аның кызын ала алсаң, йөз тәңкә бирәм, — дигән, — ул купец- ны көлкегә калдырыйк, — дигән.

Ибрайга ун тәңкә акча биреп җибәргән.

Ибрай үзенең өенә кайтып уйлап утырган. «Акыл бар, акча юк», — дип, базарга чыгып киткән. Базарга барып, өч тәңкәгә бер малай ял- лаган:

Эшне булдыра алсаң, йөз тәңкә бирәм, — дигән.

Бу малай: Нинди эш? – дип сораган.

Ибрай: Әйтәлмим әле, — дигән.

Ике тәңкәлек товар алып кайтып киткәннәр. Ибрай бу малайга итек белән галуш теккән. Бу малайның өстенә яхшы киендереп, бу бай купецка акча үлчи торган үлчәү сорарга җибәргән.

— Купец: «Кемгә?» — дип сораса, «Ибрай-итек тегүчегә», -- дип әйт, — дигән.

Бу малай барып купецка кергән. Купец: Нәстәгә килдең? — дип сораган.

Бу малай: Ибрай-итек тегүче акча үлчәвече сорарга җибәрде, — дигән.

Купец: Әллә аның акчасы күп? - дип сораган.

Бу малай: Аның акчасының чуты юк, — дигән.

Купец: «Бу нинди кеше икән?» — дип, моның акчасының исәбен белер өчен, акча үлчәвечен биреп җибәргән.

Бу малай алып кайткан. Ибрай, сумалалар тамызып, үлчәүгә кө- меш тәңкәләр ябыштырган. Бу малайга: Үлчәвечне илтеп бир, дигән. Купец «акчасы күпме?» дип со- раса, «йөз тәңкәлеге сигез пот» дип әйт, дигән, «егерме биш тәңкәлеге унике пот» дип әйт, дигән, «биш пот алтын, ун пот көмеш, бакыр бе- лән бер тәңкәлек кәгазьне үлчәмәдек» дип әйт, — дигән.

Бу малай үлчәүне алып киткән. Барып, купецка кертеп биргән. Купец: - Көмеш тәңкәләр ябышкан, — дигән.

Бу малай: - Бер нәстә тамгандыр да шуның өстенә ябышкандыр, дигән, аның ише акчаны без акчага исәпләмибез, — дигән.

Бу малай чыгып киткән. Купец лакейдан сорарга кушкан. Лакей бу малайны: - Тукта әле, — дип туктаткан. — Күпме йөз тәңкәлегегез? - дигән.

Бу малай: Сигез пот, дигән, алтын биш пот, дигән, ун пот көмеш, дигән, егерме биш тәңкәлек унике пот, дигән, бакыр белән бер тәңкәлекне үлчәмәдек, — дигән.

Числаның унбишендә Ибрайга купец кунакка килергә кушты, — дип әйткән лакей.

Бу малай кайтып әйткән. Лакей купецка кереп сөйли башлаган: - Сигез пот йөз тәңкәлек кәгазь, унике пот егерме биш тәңкә- лек, дигән, биш пот алтын, ун пот көмеш, бакыр белән бер тәңкәлек кәгазьне үлчәмәгәннәр, - дип әйткән.

Купец: Миндә акча күп дип йөри идем, минеке хәтле өч бар икән итекченең акчасы, — дигән.

Бу малай кайтып Ибрайга әйткән: Шул көнне кунакка чакырдылар, — дигән.

Ибрайның акылы күп, акчасы юк; бу бай купецның кызын сора- тучы купец янына киңәш итәргә барган. Купецка кергән: Шулай-шулай эш, — дип сөйләгән.

Купец: - Була торган эш булсын, — дип, йөз тәңкә акча биргән.

Купец үзе бүтән фатирга чыгып, Ибрайны бу йортына кертмәкче булган. Купецка барсаң, сөйлә, дигән. «Шул купецның йортын сатып алдым», — дип әйт, — дигән.

Ибрай: - Ярар, - дип, йөз тәңкәне алып кайтып киткән.

Купец чакырган көнне өстенә яхшы киенеп барган. Кереп утыр- ган. Купец белән сөйләшкәндә Ибрай кесәсеннән борын яулыгын ал- ганда көмеш тәңкәләр төшә икән. Купец: Акчаң төште, — дип әйтә икән.

Ибрай: Безгә ул акча түгел, — дип әйтә икән.

Болар ашап-эчеп байтак утырганнар. Купецның кызы әтисен ча- кырган үзенең бүлмәсенә. Купец барган.

— Әти, бу Ибрайның хатыны бар микән, сора әле, дигән, хаты- ны булмаса, мин барыр идем, — дигән.

Купец килеп утырган. Байтак эчкәләгәннәр. Купец: Ибрай, мин сиңа, ачуланмасаң, бер сүз әйтер идем, — дигән.

Ибрай: - Ачуланмам, — дигән.

Синең хатының бармы, әллә буйдакмы? дип сораган.

Ибрай: - Буйдак, — дигән.

Купец: - Менә минем дә кызым бар, — дигән.

Ибрай: Ярар шул, мин аны ошатсам, ул мине ошатса, — дигән. — Бүген сөйләшергә вакыт юк, шул купецның йортын сатып алдым, — дигән.

Бу купец: «Минем кызны сораган иде, хәзер йортын саткан», — дип бик көлгән.

Ибрай: - Сау булыгыз, иртәгә килермен, — дип чыгып киткән.

Бу купецка барып «шулай-шулай» дип сөйләгән. Купец «ярар» дип, моңарга расхутка биш йөз тәңкә акча биргән. Үзе иртә белән фатирдан чыкмакчы булган, Ибрай моның йортына килмәкче булган. Икенче көнне бу купец йортыннан күчкән, Ибрай моның йортына кил- гән.

Бай купецның кызы көтеп торган. Ибрай кич белән барган, купец өйдә юк икән, кыз белән сөйләшеп утырганнар. Кыз килмәкче булган, Ибрай алмакчы булган. Купец кайткан. Ибрайны бик кунак иткәннәр. Купец Ибрайга кушкан:

Кыз белән сөйләшегез, — дигән.

Ибрай белән кыз озак сөйләшкәннәр. Купец янына килеп утырган- нар. Ибрай: - Кызыңны алам, күпме придан бирәсең? дигән.

Купец: Илле мең тәңкә придан бирәм, — дигән.

Ибрай: - Хәзер бирәсеңме? — дигән.

Купец: - Ун меңен хәзер бирәм, калганын йортка төшкәч бирәм, — дигән.

Ун меңен биргән. Бер атнадан соң никахламакчы булганнар. Ибрайның акчасы да булган, акылы да булган.

Бу купецны берсекөнгә кичкә кунакка чакырган. Чыгып, каладан аракы эчүче егерме биш кешене яллап кайткан. Биш чиләк аракы ал- ган. Боларны астагы ызбага китереп утырткан, чутларны алларына куйган, чиләк саен чүмеч куйган.

Купец белән без керербез, дигән, без кергәндә чутларны «шалт» тартыгыз, дигән, кайсыларыгыз аракы эчегез, җырлагыз, — дигән.

Кич белән купец килгән. Купецның хатынын югары бүлмәгә мен- гергәннәр, Ибрай белән купец астагы ызбага кергәннәр. Пьянчуклар чут салырга тотынганнар, кайсылары аракы эчәләр икән, кайсылары җырлыйлар, шаулашалар икән.

Купец Ибрайга: - Әйдә, моннан чыгыйк, болар үтерерләр, — дигән.

Чыгып киткәннәр. Купец Ибрайдан сораган: - Болар ни нәстәгә шаулашалар? - дигән.

Ибрай: - Акча бүләләр, — дигән.

Купец: Нигә үзең бүлеп бирмисең? — дигән.

Ибрай: - Мин аларга үлчәп бирдем, мөгәричкә биш чиләк аракы ал- дым, - дигән.

Купец белән югары менгәннәр. Купецны бик кунак итеп озаткан- нар. Ибрай атнага хәтле көн дә кыз янына барып йөргән. Урыс атна- сы көнне никахларга булган.

Ибрай бу бай купецның кызын сораучы купецның тройка атын җигеп барган. Никахланганнар. Кайтканда Ибрайның капкасы төбе- нә җиткәч, йорт хуҗасы купец капканы бикләп куйган.

Ибрай, кызыңны тот та үзеңнең өеңә кит, — дигән.

Ибрайның бабасы борылып үз өенә кайтып киткән, туйга килгән кешеләр бар да кайтып киткәннәр. Ибрай бу купецка бирәчәген тү- ләп, «бик рәхмәт» дип, атын җиктереп үз өенә илттергән.

Ибрайның хатыны бик елап кайткан, үзләренең өйләре бик бәлә- кәй икән. Ибрайның бабасы калган приданны бирмәгән. Бу яллаган малайга да йөз тәңкә биреп җибәргән. Бәләкәй генә самовар алган- нар, бер кечкенә генә сәгать алганнар. Ибрай тегәргә тотынган. Бай- так еллар гомер иткәч, Ибрайның акчасы беткән, акылы калган.

Хатын, ни эшлик? Бу итек тегү - пычрак эш, дигән, лакларга буялып бетәсең. Акчасы килә килүен дә, дигән, эшләмим моннан ары, — дип ташлаган. — Шул купецларны син таныйсыңмы? — дигән.

Хатыны: Таныйм, — дигән.

Ямщик яллап бар, берсеннән товар алып кайт, дигән, рашшут- ка кич белән сәгать сигездә өйгә килергә куш, — дигән.

Ибрайның хатыны магазинга барып кергән. Бу магазинга кергәч: Бик исән килдеңме? - дип каршы алганнар.

Бу чәй эчәргә утырган, товар үлчәргә кушкан, биш йөз тәңкәлек товар алган.

Рашшутка кич сәгать сигездә барыгыз, — дигән.

Купец: - Ярар, - дип калган.

Бу товарны алып кайткан. Бушатканнар.

Бу Ибрай: - Хатын, тагын икенче купецтан шулай барып ал, — дигән.

Хатыны ямщиккә утырып киткән. Икенче магазинга барып кер- гән.

Исәнме? — дип каршы алганнар. - Нәстә кирәк? — дигәннәр.

Бу товар үлчәргә кушкан, җиде йөз тәңкәлек товар алган.

Рашшутка сәгать тугызда барыгыз, — дигән.

Купец: — Ярар, — дип калган.

Товарны алып кайткан. Бушатканнар.

Ибрай: - Хатын, тагын барып, өченчесеннән ал, — дигән.

Хатыны утырып киткән. Магазинга барып кергән.

Исәнме? — дип каршы алганнар. - Нәстә кирәк иде? дип сораганнар.

Бу товар үлчәргә кушкан. Үзен чәй эчәргә алып кергәннәр. Мо- ңарга мең тәңкәлек товар үлчәгәннәр.

Бу: - Кичке сәгать унда барыгыз рашшутка, — дигән.

Купец: — Ярар, — дип калган.

Бу кайткан. Товарны бушатканнар.

Ибрай: - Тагын алыр җирең бармы? - дип сораган хатыныннан.

Хатыны: Бик күп алыр җир бар әле, — дигән.

Ямщиккә утырып киткән. Магазинга барып кергән.

Исәнме? - дип каршы алганнар.

Нәстә кирәк? — дип сораганнар.

Товар кирәк,—дигән.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]

    #lang pollen

    Моңарга мең тәңкәлек товар үлчәгәннәр.

    Бу:

    — Кич белән сәгать унда рашшутка барыгыз, — дигән.

    Купец:

    — Ярар, — дип, кич белән сәгать унда рашшутка бармакчы бу-лып калган.

    Кайтып товарны бушатканнар.

    Хатын, алыр җирең юкмы? — дигән.

    Хатыны:

    — Инде миңа ышана торган кеше юк, — дигән.

    Ямщиккә биш тәңкә биреп җибәргәннәр.

    Хатын, инде акыл кирәк, — дигән Ибрай. — Син самавырыңны куеп тор, дигән, мине сорасалар, «исерек» дип әйт, дигән, «бик сүге-нә, акылы начар», дип әйтергә кушкан.

    Кич белән купец звонок биргән. Моның хатыны чыккан.

    — Син кем? — дигән.

    — Мин купец, — дигән.

    — Нәстәгә килдең? — дигән.

    — Рашшутка килдем, — дигән.

    Ачып керткән. Купец, кергәч:

    — Ызбагыз бик кызу икән, — дигән.

    Ибрайның хатыны купецның толыбын салдырып чөйгә элеп куй-ган. Чәй эчәргә утырткан. Бер чынаяк чәй эчкәнче сәгать тугыз бул-ган, звонок биргәннәр. Купец:

    — Бу кем? — дип сораган.

    — Ирем исерек, чыгып киткән иде, — дигән.

    Купец:

    — Ул безгә ачуланмасмы? — дигән.

    Хатыны:

    — Ачуланыр, — дигән.

    Купец:

    — Мин кая качыйм? — дигән.

    Бу:

    — Сәке астына кач, — дигән.

    Купец сәке астына качкан.

    Бу хатын чыккан:

    — Кем бар? — дип сораган.

    Теге:

    — Купец, — дигән.

    — Нәстәгә килдең? — дигән.

    — Рашшутка килдем, — дигән.

    Ачып керткән.

    Ызбага кергәч, купец:

    — Ибрай яхшы тора икән, бүре толыбы бар, — дигән.

    Хатын моның толыбын салдырып алып куйган. Чәй эчәргә утыр-ганнар. Сәгать ун җиткән. Бер кеше звонок биргән. Купец:

    — Кем бу? — дип сораган.

    Ибрайның хатыны:

    — Ибрай-исерек кайткандыр, — дигән.

    Купец:

    — Безгә ачуланмас микән? — дигән.

    — Ачуланыр, — дигән хатын.

    Купец сәке астына кергән.

    Бу хатын чыккан.

    — Кем бар? — дип сораган.

    — Купец, — дигән.

    — Нәстәгә килдең?

    — Рашшутка килдем, — дигән.

    Кергәннәр.

    Әй-әй, Ибрай бай икән, ике толыбы бар икән, - дип, толыбын салып элгән.

    Чәй эчәргә утырганнар. Бер кеше звонок биргән.

    — Кем бу? — дип сораган купец.

    — Ибрай исереп кайткандыр, — дигән хатын.

    — Миңа ачуланмас микән? — дигән.

    — Ачуланыр, сәке астына кер, — дигән.

    Купец сәке астына кергән.

    Бу хатын чыккан да:

    — Кем бар? — дип сораган.

    — Купец, — дигән.

    — Нәстәгә килдең? — дигән.

    — Рашшутка килдем, — дигән.

    Ачып керткән хатын. Ызбага кергәннәр. Купец:

    — Толыпларыгыз өч икән, сәгатегез дә бар икән, - дип, толыбын салып элгән.

    Чәй эчәргә утырганнар. Бер кеше звонок биргән.

    — Кем бу? — дип сораган купец.

    — Ибрай исереп кайткандыр, — дигән.

    — Безгә ачуланмас микән? — дигән.

    — Ачуланыр, сәке астына кер, — дигән хатын.

    Купец сәке астына кергән. Анда кешеләр башына бәрелгән.

    — Монда кемнәр бар? - дип сораган.

    Берсе әйткән:

    — Купец, — дигән.

    Икенчесе:

    — Мин дә купец, — дигән.

    — Нәстәгә килдең? - дип, берсеннән берсе сорашканнар.

    Бар да рашшутка килгәннәр.

    Берсе:

    — Бирер микән? — дигән.

    Икенчесе әйткән:

    — Бирмиме соң мондый кеше, өч толыбы бар, — дигән.

    Икенчесе:

    — Минем толып анда, — дигән.

    Бар да бу сәке астындагы купецлар толыбы икән.

    Ибрай кергән. Утны сүндергәннәр.

    — Әллә уйнаш итәргә кешеләр җыйдыңмы?- дип, хатынын юри кыйный башлаган.

    Хатыны, толыпларны күтәреп, икенче ишектән йортка чыккан, то-лыпларны яшергән. Ибрай агач белән сәкеләргә сугып йөри икән, лампаларны ваткан.

    Бер купец:

    — Мин чыгып качам, — дигән.

    Бүтәннәре:

    — Без дә качабыз, — дигәннәр.

    Болар сәке астыннан чыкканнар. Ибрай боларны кыйнарга то-тынган. Болар чыгып качканнар. Ибрай ишекне бикләп, ут кабызып, хатыныннан самовар куйдырып, чәй эчкәннәр, «мал булды» дип.

    Икенче көнне Ибрай кибет ясаган, сатарга тотынганнар. Хәзер дә сату итәләр.

    Бүген бардым, кичә кайттым.