Сәлимҗан китапханәсе

ЧИБӘР КЫЗ ХӘДИЧӘ

Бер агайның Хәдичә атлы бик чибәр кызы булган. Кыз мәдрәсәгә укырга йөргән. Бик тырыш бала икән үзе. Моңа сокланмаган кеше калмаган. Унҗиде яшенә җиткәндә, моның белән тиңләшергә авыл-ларында гына түгел, бөтен якын-тирәдә кызлар булмаган. Шундый акыллы да, чибәр дә икән.

Бер дә бер заман кызга мулланың күзе төшкән. Ничек моны кул-га төшерергә дип йөри икән бу. Беркөнне мәдрәсәгә килгәч, Хәдичәне аулакта очраткан да бу, төче телләнеп, аңа төрле сүзләр сөйли баш-лаган. Хәдичә, эшне сизеп, карт мулладан ычкынган. Шуннан соң, кыз мәдрәсәгә йөрмәс булган.

Мулла моның белән туктамаган. Кызны кулга төшерү теләге кө-чәйгән генә. Хәдичәне бер очратмасам, бер очратырмын дип, һаман күзәтеп йөргән бу.

Шулай, бер дә бер кичне Хәдичә өйләрендә япа-ялгызы гына кал-ган икән. Мулла моны сизгән дә тиз генә килеп тә җиткән. Өйнең ишеге бикле булган, мулла ишек шакып әйткән:

— Мин бу, ач әле, былбыл кош, — дигән.

Хәдичә мулланы тавышыннан ук таныган. Эндәшмәгән, аннары тиз генә башына яулык япкан да, ни булса булыр дип, ишекне ачкан:

— Кер, мулла абзый, мин киттем, — дигән. — Чыкканда ишекне бикләрсең, — дигән.

— Тукта, тукта, асылкош, кая ашыгасың? Бер серләшик кеше югында, — дигән мулла.

— Аулакта синең белән серләшергә минем уртак нием бар, мул-ла абзый, — дигән Хәдичә.

Мулла тотынган сайрарга: фәлән дә төгән, синнән башка яши ал-мыйм, карт абыстайны аерып сине алам, син генә риза бул...

Хәдичә әйткән:

— Соң син картаеп беткәнсең ич инде, сакал-мыекларыңны тотып кара, — дигән.

— Сакал-мыекны кырып җибәрсәм, егерме яшьлек егеттән ким түгел мин үзем, — дигән мулла.

Мулла шулай дигәч, Хәдичә кайчы алган да:

— Кая, мулла абзый, чыннан да шулай микән? - дип, тегенең сакал-мыегын кыркырга тотынган.

Хәзрәт, чибәр кыз янында миңгерәүләнеп:

— Бәрәкалла, бәрәкалла, — дип, тик басып торган.

Сакал-мыекны ялт итеп кырып ташлагач, Хәдичә хәзрәткә көзге тоттырган:

— Мә, мулла абзый, йоны йолкынган карт әтәчтән ниең белән аерыласың, бак үзеңә! — дигән. Шулай дип, кыз тиз генә өеннән чыгып киткән.

Мулла нишләргә белмәгән. Каргана-каргана арт яктан гына өенә кайтып, түшәккә егылган. Хурлыгыннан сырхаулаган бу. Хәдичәгә яман да ачуы чыккан. Хәзер бит сакал-мыексыз урамга да чыга ал-мый, кеше күзенә күренергә оят. Ачуыннан хәбәр тараткан мулла, имеш, авылның чибәр кызы Хәдичә - адәм баласы түгел, җен баласы.

Ә кызның әтисенә болай дигән:

— Синең кызыңны җен алмаштырган булган, Хәдичә — пәри кызы ул, син аны кичекмичә үткен пычак белән суеп, бавырларын миңа ки-тер, үзем ашыйм, — дигән.

Күрше-күлән арасында да яман хәбәрләр йөргәч, агай үзе дә шиккә төшкән. Муллага каршы әйтә алмаган, күнгән. Алай да пычак кайрап кызын суярга кулыннан килмәсен төшенгән, әйткән улына:

— Миннән булмый, сеңелеңне син чал, бавырын хәзрәткә илт, — дигән. Үзе күз яшьләренә буылып чыгып киткән.

Егеткә дә кыз бик җәл, бик ярата үзен. Әйтә бу сеңлесенә:

— Шулай-шулай итәргә кушалар бит сине, — ди.

Хәдичә утырып елый инде:

— Нишләп мин җен кызы булыйм, — ди. - Абый канатым, шулай ук чалырсыңмыни, кызганмассыңмыни? — ди.

— Чалырга җүләр дип белдеңмени, — ди абыйсы, — мин аның хәйләсен таптым инде, — ди.

Егет шулай ди дә йортка чыгып карт этләрен бәреп үтерә. Анна-ры аның бавырын ала да хәзрәткә илтеп бирә.

— Мә, мулла абзый, сораган бавырың, пешереп аша, — ди.

— Бик тә яхшы, алла игелек күрсәтсен үзеңә,— ди теге.

Шул сәгатьтә бавырны пешертеп ашый мулла. Җаны тынычлана хәзер: «Шул кирәк ул җен кызына», — ди.

Ярый, егет мулланы тынычландырды тынычландыруын, ә бит кызны кеше күзеннән дә яшерәсе бар. Алып китә бу Хәдичәне урманга, ике-өч көнлек ризык та ала. Кара урман уртасына җиткәч, егет әйтә сеңлесенә:

— Шушы тирәдә йөр, өч көннән килеп калага озатып куяр-мын, - ди.

Шулай итеп, Хәдичә япа-ялгыз урманда кала, абыйсы кайтып китә.

Мескен кыз утырып-утырып елый, кая барырга белми, курка. Кич булгач, агач башына менеп куна. Шулай бер көнне уздыра, ике көнне уздыра, өченче көн килеп җитә.

Бу урман җанвар-киеккә бик бай була. Бирегә җанвар-киек ау-ларга патша малае чыга. Менә бер заман урманда йөри торгач, пат-ша малае кыз йоклый торган агач төбенә туктый. Эте өрә моның. Егет, башын чөеп караса, агач башында бик матур бер кыз утыра.

— Әй, нишләп утырасың анда, төш монда, — ди бу.

Хәдичә курыкса да, курыкмаса да төшә инде. Егет кызның чибәр-легенә шакката.

— Син, ди, чибәр кыз, адәм баласымы, җен баласымы? Япа-ялгызыңа ни калган бу кара урманда? — ди.

Хәдичә сөйләп бирә моңа бөтен эшне:

— Мин үзем адәм баласы, мине җен баласы дип шулай-шулай иттеләр, хәзер менә абыемны көтәм, ул мине кая булса да урнашты-рыр, - ди.

— Алайса, курыкма, — ди егет, — мин җәбер-золымга бирмәм, әйдә минем белән, — ди.

Кыз иярә моңа. Патша малае Хәдичәне патша сараена алып кай-та. Егетнең әтисе-әнисе каршы чыгалар. Егет әйтә:

— Өйләнергә куша идегез, менә кәләш алып кайттым, — ди.

Патша белән патша хатыны аптырыйлар бу эшкә, алай да кыз барында сүз әйтергә яхшысынмыйлар. Соңыннан егеткә ябышалар:

— Син бит патша буласы кеше, үз тиңеңне табар идек, бу ярлы-ябагай кызын алып хур итәсең бит, кайтарып җибәр тизрәк, — диләр.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]

    #lang pollen

    Малай да бирешергә уйламый:

    — Ярлы-ябагай булса булыр, сезгә торасы түгел, миңа торасы, — ди.

    Малай үзенеңкендә торып, туй итеп, болар бергә яши башлыйлар. Ике ел торгач, Хәдичә бик матур бер ир малай китерә. Икесе дә моны өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар.

    Ә картлар яшь киленне дә, баласын да яратмыйлар, — үз ишләре түгел бит. Дөньядан ничек сөрергә белмиләр боларны.

    Бер заман патша улына ерак илләргә китәргә кирәк була. Хатыны Хәдичә әйтә:

    — Алайса, мин дә туганнарымны күреп кайтыйм, барыбер монда миңа якты көн булмас син югында, — ди.

    — Ярый, — ди патша улы, — пароходта озатып җибәрермен, — ди.

    Вак-төяк күчтәнәчләр, аз-маз алтын-көмеш алып, Хәдичә юлга чыга. Баласын да үзе белән ала. Ире моны озатып куя.

    Пароходта әйбәт кенә барганда бер заман Хәдичәгә капитан бәйләнә башлый. Юри бәйләнә. Моны патша хатыны алдан котыртып, яллап куйган. Хәдичә капитанга бирешми, каты тора. Кырыкмаса-кырык төрле юллар белән дә хур итә алмагач, капитан тота да хатыннан баланы тартып алып суга ташлый. Хәдичә үзе дә шундук бала артыннан суга сикерә. Сикерүен дә сикерә, тик файдасы гына булмый: бичара бала балта кебек су төбенә төшеп тә киткән инде. Хәдичә көч-хәл белән ярга йөзеп чыга да утырып күз яшьләрен түгә. Үкси-үкси елый мескен: «Миннән дә бәхетсез юктыр дөньяда, — ди, — инде күкрәк баламны да үтерделәр, ичмасам, үзем үлсәм иде», — ди. Кая барырга, кемгә сугылырга да белми хәзер. Патша сараена кайта алмый, ире дә юк. Теге патша белән хатыны әллә нишләтерләр.

    Китә Хәдичә болын буйлап. Кайгыдан күзенә ак-кара күренми. Бара торгач, бер көтү эченә барып керә. Көтүче сорый Хәдичәдән:

    — Ни йөрисең болай, кызым? — ди. — Әллә берәр бәлагә төштеңме? — ди.

    — Төштем шул, абзый, — ди бу. Елый-елый сөйли инде бу. — Син миңа берәр кием сатмассыңмы? — ди. — Берәр кая барып сыеныр идем, хезмәткә керер идем, — ди.

    Патша хатынының киемнәре болында йөрергә ярыймыни, Хәдичәнең өстендәге ертылып, тузып беткән. Көтүче әйтә:

    — Кием бар барын, тик ирләр киеме бит, — ди.

    — Ирләрнеке булса тагын да шәп, — ди. — Хезмәткә тизрәк алырлар, — ди Хәдичә.

    Шулай итеп, көтүче бирә моңа киемне. Башына киез эшләпәсен кидертә, Хәдичә көтүчегә булган алтын-көмешен калдырып, рәхмәтләр әйтеп китә. Шул китүеннән барып чыга бер кырга, бояр басуына. Яллана шунда иген игәргә. Хәдичә бит крестьян кызы, кече яшьтән эшкә күнеккән. Боярда да әйбәт эшли. Сукасын да сукалый, урагын да ура, ындырын да суга. Эшли торгач, бер елны уздыра. Бервакыт моны бояр күреп ала. Уйлый: «Егет җитез дә, чибәр дә, менә дигән кучер булыр», — ди. Хәдичәне үз янына алдырып, кучер итә бояр. Тегендә йөриләр, монда йөриләр, кыз сынатмый. Атларны да әйбәт тота,

    сүзгә-телгә дә оста. Боярга әллә ниләр сөйләп бетерә. «Кучердан болай уңганым юк иде әле, бигрәк шәп туры килде», — ди бояр, дус-ишләре арасында мактана.

    Тагын бер-ике ел үтә.

    Бер заман боярга өере белән патша килеп төшә. Бу — теге патша малае була. Атасы-анасы үлгәч, патша булып үзе калган. Патша килгәч, мәҗлес җыймыйча булмый бит инде, бояр зур мәҗлес чакыра. Мәҗлескә якын-тирәдәге җыен аксөякләр килә. Арада яшь-җилкенчәккә кызыгучы теге мулла да була.

    Мәҗлестә анысын-монысын капкалап, хәмер йоткалап, күңел ачып утырганда, патша әйтә:

    — Инде көлештек тә, җырын да җырладык, берәрегез кызык сөйләсен иде, — ди. — Кызык тыңларга мин бик яратам, — ди.

    Патша әйтте әйтүен, ә сөйләүче юк. Берсе-бер авыз ачып сүз башларга кыймый, кызык булмас дип курка. Шунда бояр тора да әйтә:

    — Минем бер кучер егетем бар, шуны чакырыйкмы әллә, патша хәзрәтләре, кызыкны сөйләсә ул сөйләр, теле телгә йокмый аның, — ди.

    — Чакыр, рөхсәт, — ди патша.

    Кучерны чакырып кертәләр. Бу озак уйлап тормый, табынга килеп утыра.

    — Мин сөйләрмен сөйләвен, тик бер шартым бар, — ди бу.

    — Нинди шартың бар, әйт, — диләр моңа.

    — Минем сөйләгәнем чын булыр, кем дә кем, булмас дип әйтсә, шул йөз сум чыгарып салыр, — ди кучер.

    — Ярый, әйдә сөйлә! — диләр.

    Тотына бу сөйләргә. Үз башыннан үткәнне сөйли.

    — Фәлән авылда бер кыз булган, матурлыгы белән дан тоткан, ди. Бер дә беркөнне бу кызга мулланың күзе төшкән, ди.

    Сөйли торгач, өйләрендә аулакта булган хәлгә җитә:

    Кыз мулланың сакалын-мыегын кыркып хур итеп җибәргән, ди. Шул сүзләрне ишеткәч, теге мулла сикереп тора:

    — Булмаганны сөйлисең, егет, мулланы алай итү зур гөнаһ ул, — ди.

    Йөз сумны чыгар, хәзрәт, — диләр моңа, итәк чабуыннан тартып кире утырталар.

    Мулла йөз сумны өстәлгә чыгарып сала. Ә кучер сөйләвен белә.

    Эт үтереп, бавырын муллага ашаттыруларын ишеткәч, хәзрәт тагын сикереп тора:

    — Булмас, мулла кеше моңа бармас, — ди.

    — Барган шул, — ди кучер, — чыгар йөз тәңкәңне, — ди.

    Мулла йөз тәңкәне чыгаргач, кучер дәвам итә. Озын-озын итеп сөйләп тормый, теге чибәр кызның патша малаена тап булуын, шуңа кияүгә чыгуын, бер ир бала китерүен әйтә. Бу чакта инде патша өстәл артыннан чыгып, тәмәке кабызып йөренә башлаган була. Күңеле сизенә моның. Кучер патша малаеның хатынны пароходта озатуын әйткәч, патша түзми, кычкырып җибәрә:

    — Тукта, син минем хатынны сөйлисең ич, кайда ул, исәнме? — ди.

    — Исән, бик исән, — ди кучер.

    — Китер, күрсәт тизрәк, — ди патша.

    Кучер өстендәге ирләр киемен салып ташлый да патша алдына барып баса:

    — Менә ул синең хатының! — ди.

    Патша әйбәтләп бакса, чын алдында Хәдичәсе. Кочаклашып күрешәләр, елашалар. Патша сорый:

    — Ә безнең малай кайда? — ди.

    Хәдичә хәлне аңлатып бирә:

    — Шулай-шулай булды, — ди. Мәҗлестә теге капитан да утыра икән, шуңа төртеп күрсәтә: — Әнә шул харап итте безнең нарасыйны, — ди.

    Патша шундук капитанны да, мулланы да кулга алдыра. Икенче көнне, хөкем итеп, капитанны таш бәйләп агым суга салалар, ә мулланы нишләтергә белмиләр. Хәдичә әйтә патшага:

    — Әллә бу карт дуңгызны исән калдырабызмы? Болай да хур булды инде, берәр файдалы эшкә ярамасмы? — ди.

    — Ярар, калса калыр, тик файдалы эшкә ярамас ул, — ди ире-патша. — Мин аңа бака ташырга әмер итәрмен, — ди.

    Шулай итеп, ир белән хатын кавышып, бәхеттә, рәхәттә тормыш иткәннәр, ди. Ә азгын мулла үлгәнче бер күлдән икенче күлгә бака ташыган, ди.