Элекке заманда бер авылга килгән аждаһа елан. Бөтен авылдагы кешеләрне, малларны ашап бетергән. Бер карт кеше генә калган. Моны бер чегән белгән. Иртә белән бу карт янына чегән барган. Карт чегәнгә:
— Кит, сине дә аждаһа елан ашар, — дигән.
Чегән:
— Ашый алмас, минем сөягем каты, — дигән.
Аждаһа елан килгән:
— Кичтән бер генә иде, хәзер ике булган, иртән ашарга җитәр, — дигән.
Чегән:
— Минем сөягем каты, ашый алмассың, — дигән. — Әйдә сызгырышып карыйк, — дигән.
Елан сызгырган, авылдагы саламнар очып киткән.
Чегән,, син сызгыр, — дигән аждаһа елан.
Чегән:
— Мин сызгырам, син күзеңне бәйлә, бәйләмәсәң күзең чыгар, — дигән.
Елан күзен бәйләгән. Чегән күсәк белән күзенә бер суккан.
— Тагын сызгырыйммы? — дип еланнан сораган.
Елан:
— Житар, күз чак кына чыкмыйча калды, — дигән. Күзен чишкән.
— Инде нишлик? — дип сораган чегәннән.
Чегән:
— Теләсәң ни эшлә, мин риза, — дигән.
Бер зур таш бар икән. Елан ташка суккан. Таш он кебек булган. Чегәннең кесәсендә сөзмә бар икән. Чегән кесәсеннән сөзмәне алып кыскан кулы белән. Еланга:
— Син менә шулай ташны кысып су чыгар, — дигән.
Елан ташны кысып караган, су чыгара алмаган. Аждаһа елан бик курыккан. «Бу миннән көчле икән», — дип уйлаган.
— Чегән, син урманга барып бүре тотып кайт, пешереп ашыйк, — дигән.
Чегән урманга киткән. Төшкә хәтле йөргән, тота алмаган. Аждаһа елан моның артыннан барган.
— Нигә кайтмыйсың? — дигән.
Чегән:
— Бер кырык башлап тотып кайтма келим, — дигән.
Елан:
— Безгә күп кирәкми, бер җитәр, — дигән.
Берне елан тоткан. Кайтканнар. Аждаһа елан чегәнгә:
— Урманга барып бер имән алып кайт, — дигән.
Чегән урманга барып, юкә куптарып, аркан ишә башлаган. Аждаһа елан, кайтмый дип, артыннан барган. Чегәнне эзләп тапкан.
— Нигә кайтмыйсың? — дигән.
Чегән:
— Аркан ишеп, кырыклап имән бәйләп кайтма келим, — дигән.
Аждаһа елан:
— Безгә күп кирәкми, дигән, мин берне күтәреп кайтам, шул безгә җитәр, — дигән.
Аждаһа елан бер имән күтәреп кайткан. Чегәнне кисмәк белән суга җибәргән. Чегән, кисмәкне көчкә күтәреп, кое янына барган. Кисмәкне кое янына утырткан. Аждаһа елан моның артыннан барган:
— Нигә кайтмыйсың? — дигән.
Чегән:
— Коены бөтенләй алып кайтма келим, — дигән.
Елан:
— Безгә күп кирәкми, — дип кисмәк белән суны күтәреп кайткан.
Бүрене пешергәннәр. Чегән: «Ни эшлим?»— дип уйлап торган.
Итне сосып, елан ашарга утырган.
— Чегән, аша, — дигән.
Чегән:
— Мин ашамыйм, дигән, гел син әйткәнчә булсын, минем эшне бер дә яратмыйсың, — дигән.
Аждаһа елан:
— Яратам, — дигән.
— Яратсаң, әйдә миңа кунакка, — дигән чегән.
Елан:
— Мин тройка ат урлап килим, — дип киткән.
Бер кешенең җигеп куйган атларын алып килгән. Чегән белән утырып, чегәнгә кунакка китәләр. Чегәннең чатыры су буенда икән. Килеп җиткәннәр. Чегәннең балалары:
— Нәстә ашыйбыз? — дип кычкырышканнар.
Чегән:
— Зур елан алып кайттым, шуны ашарбыз, — дигән.
Елан төшеп качкан. Тройка ат чегәнгә калган. Чегән хәзер дә җигеп йөри икән. Бүген бардым, кичә кайттым.