Сәлимҗан китапханәсе

ХЕЗМӘТЧЕ ХРИТОН

Бер Хритон атлы нужа кеше бер байда өч ел хезмәт итеп торган, ди. Бай аңа бер подаука он биреп җибәргән, ди. Юлда бик каты җил чыккан да, ди, подаукасындагы онын бер дә калдырмыйча очыртып бетергән, ди. Шуннан ары ул кеше җил өстеннән кәгазь яздырып бирергә киткән, ди. Бара торгач, урман уртасындагы бер өйгә кергән, ди.

Ул өй иясеннән:

— Җил патшасының кайда икәнен син белмисеңме? — дип сораган, ди. — Мин җил өстеннән кәгазь бирергә барам, — дигән, ди, — син миңа юл күрсәтеп җибәрче, — дигән, ди.

Ул кеше аннан бик курыккан да, ди, әйткән, ди:

— Син җил өстеннән кәгазь биреп маташма, мин сиңа бер өстәл бирәм, син шуны өеңә алып кайт та өеңдә тор, — дигән, ди.

Хритон аңа әйткән:

— Минем ашарыма юк, өстәл белән мин нишлим? — дигән, ди.

Ул кеше өстәлгә:

— Селкен, өстәл, — дигән, ди.

Өстәл селкенгән, ди, һәртөрле ашамлык-эчемлек килеп чыккан, ди.

— Менә син дә шушылай дип әйтеп, ашап тор, — дигән, ди.

Хритон өстәлнең яхшы икәнен белеп, өенә кайтып киткән, ди. Өенә кайткан чагында кич булгач, бер өйгә кунарга кергән, ди. Хритон өй ияләренә әйткән, ди:

— Сез бу өстәлгә: «Селкен, өстәл», дип әйтмәгез, — дигән, ди.

Алар аңа:

— Кеше нәрсәсенә тимәбез, — дигәннәр, ди.

Үзләре, Хритон йоклагач, аның өстәлен алып, бүтән өстәл китереп куйганнар, ди.

Хритон иртәгесен йоклап торгач, бүтән өстәлне алып өенә кайтып киткән, ди. Кайткач, өстәленә әйткән, ди:

— Селкен, өстәл, — дигән, ди.

Өстәл селкенмәгән, ди. Шуннан ары аның бигрәк тә ачуы килеп, кабат өстәл биргән кешегә барып ачулана башлаган, ди. Ул кеше аңа тагы:

— Ачуланма, — дип, бер тәкә биреп җибәргән, ди. — Өеңә кайткач кына: «Селкен, тәкә», дип әйт, — дигән, ди.

Хритон:

— Ярар, — дип, алып киткән, ди.

Кайткан чагында, кич булгач, элгәре кергән өенә кергән, ди. Тагын өй ияләренә әйткән, ди:

— Сез бу тәкәгә: «Селкен, тәкә», дип әйтмәгез, — дигән дә, ди, үзе йокларга яткан, ди.

Аның тәкәсен алганнар да, ди, бүтән тәкә куйганнар, ди. Ул йоклап торгач, үз тәкәсен танымыйча, бүтән тәкә алып киткән, ди. Кайткач, тәкәгә:

— Селкен, тәкә, — дигән, ди.

Тәкә селкенмәгән, ди. «Тагын алдаган бу мине», — дигән дә, ди, яңадан тәкә биргән кешегә барган, ди.

— Син мине ник алдадың? — дигән, ди.

Ул кеше аңа әйткән, ди:

— Юлда кунган җиреңдә алмаштырганнар да аның урынына бүтән нәрсә куйганнар, — дигән, ди.

Хритон аңа әйткән, ди:

— Мин аларга: «Селкен, өстәл», дип, «Селкен, тәкә», дип әйтмәгез», дип әйттем, — дигән, ди.

Ул кеше тагын аңа бер сандык биргән дә әйткән, ди:

— Син бу сандыкка, өеңә кайткач кына: «Ачыл, сандык», — дип әйт, — дигән, ди.

Хритон сандыкны алып киткән дә кунарга тагын шул өйгә кергән, ди. Йоклаган чагында:

— Бу сандыкка: «Ачыл, сандык», дип әйтмәгез, — дигән, ди.

Ияләре:

— Әйтмәбез, — дигәннәр, ди.

Хритон йоклагач, сандык катына берсе барып:

— Ачыл, сандык, — дигән, ди.

Аннары сандык ачылган да, ди, сандык эченнән ике казак, кулларына камчы тотып чыкканнар да, ди, кыйный башлаганнар, ди.

Өстәлне китерегез, тәкәне китерегез, — дип кыйный башлагач, өстәл белән тәкәне китергәннәр, ди, хуҗалар.

Шулай итеп, Хритон өч ел байда торып, өч төрле нәрсә алып кайткан, ди.