Әүвәле булган, ди, өч агай-эне кеше. Боларның икесе акыллы, ди. Өченчесе тиле, ди. Убыр-Таз атлы, ди. Убыр-Таз бер эш тә эшли белми, ди. Моңа агалары әйттеләр, ди:
— Убыр-Таз, син тик торганчы киеккә тозак кор, — диделәр, ди.
Убыр-Таз тозак корды, ди. Корганның икенче көнендә барып караса, эләккән, ди, бер бик зур аю. Убыр-Таз аюны ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Өйгә кайткач, агалары моннан сораганнар, ди:
— Ни эләккән тозагыңа? — дип.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Попның кара сыеры эләккән, — диде, ди.
Иртәгесен Убыр-Таз тагын барган, ди, тозагын карарга; эләккән, ди, бик олы бүре. Убыр-Таз бүрене ычкындырып җибәрде дә, ди, өенә кайтып китте, ди. Кайткач агалары:
— Тозагыңа ни эләккән? — дигәч, бу тагы:
— Попның кара танасы эләккән, — диде, ди,
Өченче көнне тагы барды, ди, Убыр-Таз тозагын карарга. Тозагына эләккән, ди, төлке. Бу төлкене ычкындырган да, ди, өенә кайткан, ди. Агалары моннан тагы:
— Ни эләккән? — дип сорадылар, ди.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Эләккән попның кызыл бозавы, — диде, ди.
Дүртенче көнне эләккән, ди, куян. Убыр-Таз барып аны да ычкындырып кайтты, ди. Агалары:
— Ни эләккән? — дигәч:
— Попның ак көчеге эләккән,— диде, ди.
Ялан поп малы эләккән дигәч, агаларының моңа ачулары килде, ди.
— Моннан болай барсаң, эләккән нәрсәне өйгә алып кайт, — дип, кисәтеп җибәрделәр, ди.
Убыр-Таз өйгә кайткач, агалары сорадылар, ди:
— Ни эләккән тозагыңа? — дип.
Убыр-Таз әйтте, ди:
— Шүрәле эләккән иде, «бик баетырмын» дигәч, җибәрдем, иртәгә үземне кунакка чакырды, — диде, ди.
Иртәгесен китте, ди, Убыр-Таз кунак булып. Барып җитүе белән, шүрәле моны бик сыйлады, ди. Киткән чагында бер бик олы кап белән мал белән җибәрде, ди, иртәгесен тагы чакырды, ди. Убыр-Таз өйгә кайткач, капны киштәгә куйды да, ди, үзе чыгып китте, ди. Үзе кайтканчы, җиңгәләре, кап эчендәге бар малын алып, җыеп куйдылар, ди.
Убыр-Таз иртәгесен тагы барды, ди, шүрәлегә. Шүрәле моңа тагы бер кап бирде, ди.
— Кайтып җиткәнче ачып карама, — дип әйтте, ди.
Убыр-Таз юлда ачып караган иде, ди, үзалдына тукмаклый торган тугыз тукмак сикерде дә, ди, Убыр-Тазны тукмаклый башлады, ди.
Убыр-Таз: «Кап, ябыл!» — дип кычкырган иде, ди, тукмаклар капка кереп киттеләр дә, ди, кап ябылды, ди. Өйгә кайтып җиткәч, УбырТаз кабын ян сәкегә куйды да, ди, чыгып китте, ди.
Җиңгәләре ачып караганнар икән, тугыз тукмак чыгып, җиңгәләрен тукмакларга ябышты, ди. Әзрәк торгач, кайтты, ди, Убыр-Таз, болар Убыр-Тазга әйтәләр, ди:
— Тукмакларыңны тыйсаң, бар малыңны кире бирербез, — диделәр, ди.
Убыр-Таз, «Кап, ябыл!» — дип кычкырды, ди, тукмаклар бары да кереп беттеләр, ди, кап шап итеп ябылды, ди. Шуннан соң Убыр-Таз, агалары белән бергә, бик баеп тора башладылар, ди.