Сәлимҗан китапханәсе

УҢГАН ЕГЕТ

Бер фәкыйрь егет була. Моның ике як күршесе бик байлар икән. Бу фәкыйрь егет үзенең ярлылыгына бик офтана. «Мин байлар шикелле булсам, белер идем нишләргә», — ди. Бу егеткә каршы әйтә бер кылтым бай:

— Шулай да, бай булсаң, нишләриең? — ди.

Бу әйтә:

— Эшләрием мин, — ди.

Бу егетнең офтанганына каршы бу кылтым бай, нишләр икән дип, кызык өчен моңар бер йөз тәңкә акча биреп тора:

— Баегач кайтарырсың, — ди.

Бу йөз тәңкә акчага фәкыйрь егет байдан бер эскерт салам ала. Саламны ут төртеп яндыра бу. Саламны яндыра да бу, мин сиңайтим, зур каплар хәзерләп, капларга көлне тутыра. Көлне тутыра да бу, мин сиңайтим, бер диңгез атавына алып китә, ат яллап. Ат яллап алып китте бу моны, бер җил уңаена барып туктады. Җил бик каты гайрәтле чыккач, көлне очыра башлады егет. Көлне бик күп очыртты бу. Шул якта пәриләр шәһәре булган икән. Пәри шәһәрендә торырга һич урын калмады. Моңа чыгалар пәриләр:

— Син, егет, ни алсаң да, ал, тик бу эшеңне туктат, безнең шәһәрдә торырга һич урын калмады, — диләр.

Фәкыйрь егет әйтә:

— Мин туктатырмын шул вакытта, ди, сез миңа ике йөз кирпеч сугып бирсәгез, ди. Моның бер йөзен гади кирпеч итеп сугарсыз, ди, бер йөзен, дөньяда нинди асыл ташлар бар, шуннан сугарсыз, ди. Шуны мин күрсәткән урынга илтеп төярсез, ди, мин шул вакытта туктатырмын, — ди.

Кирпечне пәриләр егет кушкан җиргә китереп өяләр, гадиләрен өскә, кыйммәтләрен аска өяләр.

Байлар һәрберсе сату итеп кайталар, кайсы мәкәрҗәдән, кайсы моннан, кайсы тегеннән сату итеп кайта. Бу байлар сөйләшәләр: кайсысы фәлән мең, кайсысы фәлән миллион файда иттек дип, мактанышалар болар. Шуларга каршы бу егет сөйли хәзер:

— Мин, ди, юк кына товар алып бардым, әллә нихәтле файда иттем, — ди.

Моңар берсе әйтә:

— Синең товарың кайда соң? — ди.

Бу егет әйтә:

— Менә минем товарым шушы, ди, ике йөз кирпеч, — ди.

Моннан барысы да бот чабып көләләр.

Бер бай әйтә моңарга:

— Мин синең бу кирпечеңне диңгезгә тумырам! — ди.

Бу фәкыйрь әйтә:

— Түләргә хәлең җитәрлек булса, тумырырсың, — ди.

Бу бай фәкыйрь егетне мыскыллый башлый инде.

— Синең бу кирпечеңә минем бумажниктагы акчам да бетми, — ди.

Бу бай кирпечләрне тумыра да башлый. Бу хәзер, мин сиңайтим, йөз кирпечне тумырды. Йөз дә беренче кирпечне ыргыта башлаган иде, егет әйтте:

— Житте, бай, түлә шушыны, — диде.

Байлар җыелышып кирпечне сындырып карадылар: байның бөтен малы шушы бер кирпечне түләрлек тә түгел. Фәкыйрь егет, теге байның бөтен малын алып кайтып, кирпечне дә алып кайтып, күршедәге байлардан да бай булып китте, үзенең уңганлыгы белән.