Бер бай күрше авылга хезмәтче эзләргә чыга. Капкага сөялеп тора бер егет.
— Иптәш, ди, сезнең авылда хезмәткә керүче булмас микән? — ди.
— Булыр, ди, без үзебез өч агай-эне, хакын бирсәң, мин үзем үк керермен, ди. Хакы ничек булыр соң? — ди.
Бай әйтә:
— Эшең хакы шул булыр, ди: минем өй артымда шомырт агачы бар, шул шомыртка сандугач килеп сайраганда, ике йөз тәңкә, ди. Тик, ди, бер дә рәнҗештән булмасын, ди, рәнҗесәң, ике йөз тәңкә үзең түләргә,— ди.
Ярар, килешәләр дә кайтып китәләр болар. Төн куналар да иртә белән чыгалар борчак сугарга. Борчакны ике җәем сугалар да ашарга керергә җыеналар болар. Байның хатыны да болар белән суга. «Болар белән сугу рәхәт миңа», — дип уйлый хезмәтче. Хатыны көндезгегә аш әзерләргә керә. Бераздан чыгып кычкыра:
— Ашау җитте! — ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
Өйгә керсәләр, өстәл тулы нигъмәт. «И, ди, болай булгач, ди, эшләр бик шәп», — ди егет.
Бүлмәнең теге ягында бер сабый бала елый башлый.
— Син, егет, ди, кулың да юмаган бугай әле, минем малайны өйалдына алып чыгып тәпиен генә тотып кер әле, — ди бай.
Ярар, тәпиен тота торгач, бик озак утырды бу бала. Бетереп керсә, өстәл өстендә бер төрле дә ризык калмаган. Бу, сөмсерләре коелып, өстәлгә таба карап утыра. Бай моңар әйтә:
— Нигә сөмсерләрең бик коелды, миңа рәнҗедең мәллә? — ди.
— Бәй, рәнҗемәскә, ди, мин сезнең белән бергә эшләдем бит, — ди.
Бай әйтә:
— Алай рәнҗесәң, бир ике йөз тәңкәңне, кайт өеңә, — ди.
Бу кайтып китә инде.
Болар өч агай-эне иде бит.
— Нишләп бик тиз кайттың? — диләр.
— Барыгыз, үзегез барып карагыз әле, — ди.
Уртанчы малай да барып шулай алданып кайта.
Хәзер кече уллары — Шомбай бармакчы булып тора.
Килә теге бай:
— Сезнең авылда хезмәткә керүче булыр микән? — ди.
— Хакын яхшы бирсәң, үзем үк керермен, — ди.
— Хакы, туганай, ди, сандугач сайраудан, ди. Бәхетле булсаң, бер көннән үк сайрар, иң бәхетсез кеше булсаң да бер айдан калмый, — ди.
Бу егет әйтә:
— Ике йөз тәңкә айга бик күп бит ул, барам, — ди инде.
Китәләр болар. Борчакның ике җәемен сугалар. Өченче җәемдә бай әйтә:
— Син, көндезге ашка ризык әзерлә,— ди, хатынын өйгә кертә.
Ярар, керә, бик яхшы итеп әзерли ашарга, эндәшә боларны. Эндәшкәч, керәләр; керсәләр, өстәл өсте ризык белән тулган. «И, ди, абыйлар шундый рәхәттә тора белмәгәннәр бит», — ди егет.
Ярар, кулын юып керим дисә, теге бала тагы елый бүлмәнең теге ягында.
Бай әйтә:
— Туганай, ди, синең кулың юмаган бугай, син шуның тәпиен генә тотып керсәнә, — ди.
Тәпиен тотарга чыга. Малай бик озак утыра.
— Юк, малай, — ди бу егет, — абыйларны да шулай җәзалагансың син, — ди. Калдыра да керә малайны ишек алдында.
Малай елый башлый. Байлар йөгереп чыгалар ирле-хатынлы икесе. Чыгалар да хәйран калып тик торалар.
— Нигә шаккаттыгыз? — ди.
— Бәй, ди, балабызны кыйнагансың бит! — ди.
— Әллә рәнҗисезме? — ди.
— Бәй, рәнҗемәскә...- ди, бай әйтә.
— Рәнҗесәң, ике йөз тәңкәңне бир әле монда, — ди.
Ярар. Хәзер болар киңәш итәләр:
— Бу егетне нишләтәек микән? — дип.
Хатыны әйтә:
— Ике ат белән чирәм ертырга җибәрик, ди, атын ташлар да кайтып китәр авылына, — ди.
Бай әйтә:
— Егет, ди, җитең чәчәсе җирне сукалап ташлыйк микән әллә? — ди.
— Ярар, — ди егет.
Бик усал ике ат җигәләр дә китәләр болар яңа җир ертырга. Җирне ун сажин иңенә, алтмыш сажин буена итеп ерып ала да бай әйтә:
— Шушыны кичкә хәтле сукалап бетереп кайт, — ди.
Ярар. Теге бай ике атны моңа куеп кайтып киткәч тә, ике атны да суеп, тиреләрен тәртәгә киптерергә элә Шомбай. Үзе ял итеп карап ята.
Бай җиренә килеп җитсә, ике тирене күреп, хәйран булып тик тора.
— Егет, синең нишләвең бу? — ди.
— Менә шулай эшләвем, ди, әллә рәнҗисеңме? — ди.
— Рәнҗеми нишлим? - ди.
— Кая, бир әле ике йөз тәңкәне, — ди.
Тагы киңәш итәләр инде. Боларның дию тегермәне бар, кырык биш чакрым җирдә. Анда бер кеше дә он тарта алмый. Моны шунда җибәрергә итәләр. Биш капчык ындыр чүбен төяп куялар. Бу егет, биш капчыкны салып, төн уртасыннан элек әлеге тегермәнгә барып керә. Барып кергәч:
— Тиз генә тартып бирегез әле! — дип, бик кызу гына кычкыра бу.
Диюнең милнеге үзенең малае икән. Чыга. Ашлыкны карый. Караса, капчыкта орлык түгел, чүп кенә. «Бу нинди исәп белән килде икән?» — дип күңеленә сала.
— Ярар, менә син мондагы сыбай суга торган бабаны күздән югалганчы күккә чөйсәң, ашлыгыңны тартырмын, — ди.
Шомбай әйтә:
— Хәзер җибәрәм, күккә таба карап тор, башыңа төшмәсен, — ди.
Теге һавага таба караган чакта, бабага үзенең бишмәтен каплый да өстенә утыра.
— Әле тиз төшмәс, бар, әтиеңне алып чык, — ди.
Теге әтисен алып чыгарга кереп китә. Шомбай бабаны тәгәрәтеп суга төшерә. Дулкын кагып тора бит инде суга салгач.
— Әнә төште, — ди, су дулкынланып торгач,
— Ярар, — ди, дию әйтә, - син минем малайның сүзен тыңлагансың, инде минем сүзне дә тыңла. Менә син минем малай белән йөгерешеп кара, аннан узсаң, мин сиңа чүп урынына теләсә нинди ашлык төяп җибәрермен, — ди.
Бу инде диюгә каршы әйтә:
— Син малаеңны йөгерткәч, мин дә малаемны гына җибәрәм алайса, — ди.
— Синең малаең юк бит, — ди дию.
— Минем малай бар, күренмичә генә тора, ди, синең малай йөге-реп китсә, мин аңар: «Бар, улым, йөгер», — дип әйтермен.
Ярар. Малайга әйтә:
— Син фәлән агачка хәтле йөгер, мин дә малайга кычкырырмын, — ди.
Теге диюнең малае йөгерә инде. Бу йөгергәч, теге: «Һап!» - дип кычкырып җибәрә. Моның бәхетенә каршы, агач артыннан бер куян чыгып, дию малаен узып та китә. Малай кайта.
— Әй, әти, ди, малаеның койрыгын да күрер хәл юк, ди. Без моның белән дус булыйк, теләген үтик, — ди.
Тегеләр булган яхшы оннарны төяп биреп җибәрәләр.
Байга алып кайтып китә. Бай моңар әйтә:
— Кайда лач су җир бар, шунда бушат, — ди.
Шомбай онны пычракка аудара да кереп китә. Иртә белән бай чыга, караса, ишек алды тулы он.
— И балам, ди, син юләр икәнсең, кеше бу онны ашарга тапмый, син баткакка тараткансың, — ди.
— Әллә рәнҗимсең син моңар, бай? — ди.
— Рәнҗемәскә, дөнья көтмәгәнлегең әллә каян билгеле бит, — ди.
— Рәнҗесәң ике йөз тәңкәңне бир әле монда, — ди.
Ярар. Бай керә дә:
— Карчык, нишлибез, бөлдерә бит бу безне, — ди.
Хатыны талый торган айгырга башак бирдерергә куша. Бай әйтә:
— Улым, әнә анда безнең бер айгыр бар, аңар бер чиләк су бир, тәмле генә итеп башак болгат, — ди.
Ярар. Шомбай ике чиләк су алып кайта да келәттәге бөтен онны утарга сибеп бетерә. Утарда булган атларны, сарыкларны ачып җибәрә, барысы бергә ашарга тотыналар. «Инде бу беткәндер», — дип чыксалар, атлар, сыерлар, сарыклар — бар да камыр ашыйлар. Шомбай үзе кырыйдан карап тора, Ярар. Теге хәйран-вәйран булып, амбарга кереп караса, бер чеметем он да калмаган, барын сибеп бетергән. Бу егет әйтә:
— Ник болай бик хәйран булып торасың? — ди.
— Балам, соң иртәгә нәрсә ашарбыз, бер тамчы да он калдырмагансың бит, — ди бай.
— Рәнҗисеңме әллә син, бай, ди, рәнҗесәң, ике йөз тәңкәңне бир әле монда, — ди.
Ярар. Көндезге чәйне эчәргә утыралар. Чәй эчкәндә шомыртка кунып сандугач сайрый.
— Әнә, улым, шомыртта сандугач сайрый, елың тулды, бәхетле бала икәнсең, — ди.
— Бай, ул сандугач нинди була икән? - дип барып караса, байның унсигез яшәр кызы, шомыртка менеп, сандугач булып сайрый икән. Бу егет кызны бәрә дә төшерә шомырттан.
— И балам, — ди бай, — баламны харап иттең бит, — ди.
— Әллә, бай, рәнҗисеңме син? — ди. - Рәнҗесәң, ике йөз тәңкәне бир әле монда, мин кайтам инде, — ди.
Әллә нихәтле акча алып кайтып китә өенә.