Элек заманда чыпчык команда чагында булган бер кеше. Бу кешенең хатыны үлгән, калган өч ир баласы. Бу кеше бик картайган, эшли алмый башлаган. Шуңа күрә олы баласын, эшләп акча табып кайтсын өчен, байга җибәргән. Олы улы байга барып эш сораган, Бай:
— Миндә бодай сугасы бар, бәясе шул: эшләгән вакытта син миңа бер дә ачуланма, мин сиңа ачуланмыйм; син миңа ачулансаң — мин синең борының кисәм, мин сиңа ачулансам — син минем борынымны кисәрсең, — дигән.
Олы малай эшләргә тотынган, төшкә кадәр ун капчык бодай суккан. Ә бай ашарга алып килмәгән. Малай тагын эшләгән, кичкырын бай бер бәрәңге, бер кисәк каткан икмәк алып килгән. Малай:
— Шулкадәр эшләп моның белән туеп буламы, мин сиңа ачуланам, — дигән.
Бай:
— Ачулансаң, борының кисәм, — дип, борынын кисеп кайтарып җибәргән.
Икенче көнне теге кеше уртанчы улын җибәргән. Бай уртанчы улы белән дә шулай килешеп, уртанчы малай ачулангач, борынын кисеп кайтарып җибәргән.
Өченче көнне кече улы:
— Мин барам, әти, — дигән.
Атасы:
— Барма, улым, абыйларыңнан булмаганны синнән булмас, борыныңны гына кистерерсең, — дигән.
Кече малай:
— Барам, — дип чыгып киткән.
Бай янына барып эш сораган. Бай, моны да шулай килешеп, бодай сугарга кушкан. Кече улы эшли-эшли төш җиткән, бай ашарга алып килмәгән. Шуннан биш капчык бодайны ындыр яныннан үтеп баручыларга саткан. Акчасына, кибеткә барып, прәннек, конфет һәм башка тәмле әйберләр алып килеп ашаган.
Бай кич кенә килгән:
— Ашыйсың киләме? — дигән.
— Юк, — дигән бу малай. — Мин бодай сатып әйбер алып ашадым, әнә сиңа да, калганын аша, — дигән.
— Алай ярамый бит, — дигән бай.
— Ачуланасыңмыни? — дигән малай.
— Юк, — дигән бай.
Бай икенче көнне хатыны белән кунакка киткән. Малайга:
— Келәт ишеген дә сакла, безнең янга да кил, — дигән.
Кече малай, бай китү белән, келәт ишеген алган да күтәреп бай янына киткән,
— Соң нишләдең? — дигән бай.
— Менә келәт ишеген дә саклыйм, сезнең янга да килдем, — дигән малай.
Бай, аптырап, ашыгып кайтырга чыккан. Алар кайтып җиткәндә, келәттән бодайны урлап бетергән булганнар.
Өченче көнне бай тагын кунакка киткән. Теге малайга:
— Күршеләр нишли, шуны эшлә! — дигән.
Нәкъ шул көнне яңа өй салучы берәү иске өен сүткән. Малай да бай кайтканчы бай өен сүтеп бетергән.
— Соң нишләдең? — дигән бай.
— Менә теге күршеләр өй сүтте, мин дә сүттем, — дигән малай.
«Болай да булмады, моны үтерергә кирәк», — дип, хатыны белән киңәш итә башлаган бай. Кече малай моны тыңлап торган. Бай хатыны:
— Иртәгә без теге күл кырыендагы бодайны урырга барыйк, кич шунда кунарбыз, ул малайны нәкъ күл кырыенда йоклатып, ул йоклап китү белән син аны тибеп күлгә төшерерсең, — дигән.
Бай моңа риза булган. Иртән барып кич йокларга ятканнар. Теге малай күл кырыена, аннан бай хатыны, аның янына бай үзе яткан. Теге малай бер дә йокламаган. Бай белән бай хатыны йоклап киткәч, малай байның артына барып яткан. Бай төн уртасында, теге малай дип, хатынын суга тибеп төшергән.
Теге малай:
— Бай, нишлисең? дип сикереп торган.
Бай шаккаткан. Күлгә кереп хатынын алып чыккан, ә хатын үлгән.
— Болай да, алай да булмады, мин сиңа ачуланам: йортсыз, бодайсыз, хатынсыз калдырдың, — дигән бай.
Теге малай байның борынын кисеп, аның калган байлыгын күтәреп кайтып киткән. Меңнәрчә кешенең борынын кискән бай, бер кечкенә генә булдыклы бала аркасында, шундый хәлгә калган.