Бик борынгы заманда тугыз Тукылдык һәм бер Мимылдык булганнар икән. Боларның кәсепләре — урманда әрдәнә кисеп, шул әрдәнәләрен сату икән. Шуннан килгән акчага киченәләр икән болар. Тукылдыклар әрдәнәне бер дә турый алмыйлар икән. Алар, тук-тук итеп, тукылдап кына торалар, ди. Шуңа күрә дә алар, тугызына тугыз сажин кискән вакытта, Мимылдык берүзенә дә ун сажин әрдәнә турый, ди. Тукылдыкларның моңа бик көнчелекләре килә икән.
Бердән беркөнне Тукылдыклар, төнлә белән әрдәнә кискән җиргә барып, Мимылдыкның йөз сажин әрдәнәсен ут төртеп яндырганнар. Мимылдыкның әрдәнәләре, төн буе янып, күмергә әйләнгән. Иртән торып, Мимылдык әрдәнәләрен хәтерләргә дип барса, ни күрсен: әрдәнәләре янып күмер булып беткәннәр. Мимылдык, бер дә аптырауга калмаган. Ул, атын җигеп, арбасына чуман утыртып күмерләрен чуманга төягән дә, өстен торбыша белән бөркәп, авыллар арасына чыгып киткән.
Бара икән, бара икән. Бер авылда бер бик бай кешегә фатир сорап керә дә, самавыр куйдырып, чәй эчәргә утыра. Бу бай кешенең өч кызы бар икән. Бу кызлар бик шаяннар, ди, Мимылдыктан сорыйлар икән:
— Абый, ул йөгеңә нәрсә төядең? — дип.
— Алтын ул, алтын, мин аны шәһәр куписларына илтәм. Берүк ачып карый күрмәгез, күзсендерерсез дә күмергә әверелдерерсез. Минем алтыннарымның шундый гадәте дә бар. Әгәр дә сүземне тыңламыйча күзсендереп алтыннарымны күмергә әйләндерсәгез, түләттерермен. Аның бәһасе йөз мең алтын тора, — дигән.
Кызлар — тынгысызлар түзә алмаганнар, бер арада, Мимылдык күрми әле дип, чуманның өстен ачып караганнар икән, Мимылдык боларның качып караганлыкларын күреп, ачуланып йөге кырына чыккан. Ул:
— Алтыннарымны күзсендереп күмергә әйләндердегез! Хәзер түләгез! - дип кычкыра.
Билгеле, кызлар да инде бик каты куркуга калдылар. Чөнки алар чуман эче тулы күмер күрделәр.
Бай, өеннән чыгып, Мимылдыктан сораша башлаган:
— Нәрсә бар? Ни булды? — ди икән ул.
— Менә кызларың алтыннарымны карап, күз тидерделәр, күзсендерерләр. Минем алтыннарым чит кеше карауны яратмыйлар иде. Әгәр дә чит кеше караса, алар шул минутта ук күмергә әйләнәләр. Менә кара ышанмасаң! - дип, күмерен байга ачып күрсәтте. Бай да аптырауга калды. Ул:
— Алтыннарың күпме сумлык иде? — ди.
— Йөз мең сумлык иде.
Бай нәрсә эшләсен, үзенең шаян кызлары китергән зыянны, йөз мең алтынны, Мимылдыкка түләп чыгарып җибәрде.
Мимылдык авылдан чыгып китте дә күмерен, төягән көйгә йортына алып кайтып, үзенең лапасына коры урынга бушатып куйды. Бу алган алтыннарына йортын төзәтә башлады. Мимылдык катлы-катлы йортлар, амбарлар, ак мунчалар, ат абзарлары — барын да җиткерде. Ул яхшы атлар, яхшы арбалар, яхшы трантасларга гына утырып йөри башлады.
Бердән беркөнне Тукылдыклар, Мимылдыкның бу эшенә эчләре пошып һәм аның болай баеп китүенә йөрәкләре янып, Мимылдыкның кырына килделәр. Мимылдык бу вакытта урам буена биек итеп койган коймаларын төрле буяулар белән буяп йөри икән. Тукылдыклар тугызы да беравыздан сорадылар:
— Син нәрсә эшләп болай баеп киттең? Без сине: «Ярлыга калсын, хәер сорашып йөрсен», - дип әрдәнәңне ут төртеп яндырган идек, ә син, киресенчә, баеп киттең, — диделәр.
Мимылдык боларга чынын сөйләп бирде.
— Менә сез әрдәнәләремне ут төртеп яндырдыгыз. Мин аның күмерен авылларга алып чыгып алтынга алышып кайттым. Авылларда кешеләр күмергә алтын алмашалар, сезгә дә шулай итәргә кирәк, — дигәч, Тукылдыклар тугызы да берьюлы әрдәнәләренә ут төртергә йөгерделәр.
Тукылдыклар әрдәнәләрен яндырып, күмерләрен төяделәр дә авыллар арасына чыгып киттеләр. Алар, авылга барып керү белән, тугызы тугыз төрле тавыш белән урам яңгыратып кычкырырга керешәләр:
— Һәй, күмергә алтын алышучы бармы? — диләр.
Авыл халкы боларны күреп, күсәкләр, табагачлар, кисәү тимерләре күтәреп чыга.
— Нинди жүләр кешеләр сез! Күмергә алтын алышучы җүләрләр бар дип белдегезме? Бирегез алтын! Үзебез, теләгәнегез хәтле, күмер бирәбез, — дип, боларны кыйныйлар.
Тукылдыклар көч-хәл белән генә авылдан котылып чыгалар. Алар Мимылдыкның алдаганлыгына тәмам төшенәләр һәм чамадан тыш ачуланалар. Чөнки болар инде әрдәнәләреннән колак кактылар. Аның өстенә авыл халыклары тарафыннан җитәрлек таяк та алдылар. Алар күмерләрен бер чүплек башына түктеләр дә, кайтып, Мимылдыктан үч алу теләге белән, Мимылдыкның йортына басып керделәр. Мимылдык, боларның керүләрен сизенү белән, качты. Тукылдыклар, йортта Мимылдыкны таба алмагач, Мимылдыкның әнисен буып үтереп чыгып киттеләр.
Алар чыгып киткәч тә, Мимылдык, үлгән әнисенең гәүдәсен яхшы исле сабыннар белән юып, кием-салымнар кидереп, кулбаулар, муен төймәләре белән киендереп, яхшы юрганнар белән төреп, тарантасның түренә мамык ястыкка утыртып, үзе кучерга утырып, әнисен алып чыгып китте. Ул барды-барды да күмер өчен алтын түләткән байның йортына килеп керде. Ул килеп керү белән, байның өч кызы Мимылдыкны сырып алдылар:
— Абый, кая барасың? Түрдә утырган кем ул? Кемне кая илтәсең? - диләр.
— Сеңлемне шәһәргә утырмага илтәм.
— Ач әле юрганнарын, күрик әле, сеңлең матур микән?
— Юк, ярамый, карый күрмәгез. Ят кешенең күзе тиеп, күзсенеп үлүе мөмкин, — ди Мимылдык. Үзе атын туарып, ашату-эчертү белән шөгыльләнде һәм шул ук вакытта кызларны күзәтте.
Кызлар түзмәделәр, юрганны сүтеп карарга керештеләр. Карасалар: бер үлгән хатын гәүдәсе. Кызлар бик куркып, читкә таралдылар.
Мимылдык, тавыш чыгарып еларга кереште:
— Сеңлемне күзсендереп үтерделәр, у-у!..
Өйдән бай чыкты.
— Нәрсә булды? Ник елыйсың? — ди.
— Менә кызларың сеңлемне, карап, күзсендереп үтерделәр. Мин аны шәһәргә утырмага илтә идем.
— Әнә, кыз урынына кыз! Хатының булмаса хатын итеп ал. Хатының булса, сеңлең урынына йортта хезмәт иттерерсең дә кияүгә биреп, туйга барырсың, — диде бай.
Мимылдык өч кыз арасыннан иң чибәрен үзенә алды. Ул әнисен тәрбияләп күмде дә байның кызын, үзе кырына утыртып, өенә алып кайтты. Тукылдыклар моны күреп, Мимылдыкның йортына килделәр:
— Каян һәм ничек итеп бу кызны алып кайттың син? - дип сорадылар.
Мимылдык:
— Сез әниемне үтердегез. Ә авылларда үлек кешегә тере кеше алмашалар икән. Мин үлгән анама арадан иң матур булган бер кызны алмаштырып алып кайттым, — диде.
Тукылдыклар, өйләренә кайтып, үзләренең әниләрен буып үтерделәр дә, гәүдәсен алам-салам, чүпрәк-чапракларга төреп чуманның түренә утыртып, авыллар арасына йөрергә чыгып киттеләр. Алар авылга барып кергәч тә, тугызы тугыз төрле тавыш белән урам яңгыратып:
— Һәй, терегә үлгән кеше гәүдәсе алышучылар бармы? Безнең бер карчык гәүдәсе бар, кызларыгызны чыгарыгыз! — дип кычкырдылар.
Авыл халкы боларны күсәкләр белән кыйнарга кереште.
— Нинди җүләрләр сез! Үлгән кеше гәүдәсенә тере кеше алмашалар димени? Каян таптыгыз бу законны? - дип, Тукылдыкларны кыйный бирәләр. Тукылдыклар көч-хәл белән генә котылганнар. Алар авылдан чыгып күп кенә җирләр киткәч, бер чокырга әниләренең гәүдәсен ташлаганнар да киңәш итешкәннәр: «Ничек тә бу Мимылдыкны тотып алып, елга суына батырып үтерергә», — дигән карарга килгәннәр. Ачу белән, утлы йөрәк белән янып кайтканнар һәм Мимылдыкның йортына басып кергәннәр. Аның кулларын артка каерып бәйләп, бер кап эченә салып, тугызы тугыз яктан тотып күтәргәннәр дә елга кырына алып төшкәннәр. Тагын киңәш итәләр: «Моны бу көе генә елгага ташласак ничек тә хәйлә табып чыгар. Тирән җиренә этеп батыру өчен киртәләр алып килергә тиешбез», — дип. Тугызы да өйләренә киртәләр алып килергә дип кайтып китәләр. Алар кайтып тугызына тугыз киртә хәзерлиләр. Аннан соң, шатланышып, көлешә-көлешә чәй эчәләр.
Алар шулай киртә алып килү өчен өйләренә кайтып киткәч, бер көтүче, терлекләренә су эчерү өчен, сыер һәм сарыкларын елга кырына куып төшерде. Көтүче күрә: су буенда бер кап утырып тора. Ул аның кырына килеп тотып караса: кап эчендә кеше.
— Нәрсә эшлисең болай, кем япты сине кап эченә? - дип сорый көтүче.
Мимылдык:
— Җылынырга дип кердем, әгәр синең дә җылынасың килсә, капны чиш тә, мине чыгар. Аннан соң син кереп җылынырсың, — ди.
Көтүче:
— Бик яхшы булыр иде шул. Әгәр үзең чыккач мине дә кертеп җылытсаң, чишәм мин, — дип, капны чишеп, Мимылдыкның кулларын ычкындыра да үзе кереп утыра.
Мимылдык капның авызын бәйләп, үзе шул тирәдәге чокыр-чакырлар арасына кереп яшеренә.
Озак вакыт үтмәстән, Тукылдыклар, тугызы тугыз киртә күтәреп, кап янына килеп туктыйлар да аны аударып ярдан тәгәрәтеп төшерәләр һәм, тугызы тугыз яктан киртәләр белән этеп, капны су төбенә батыралар. Кап суга баткач, беркадәр вакыт боркылдап, суны кайнатып тора.
Тукылдыклар үзләренең көндәшләре булган Мимылдыкны батырдык дип, көтүчене батыралар да, киртәләрен шунда калдырып, сөенәсөенә өйләренә кайтып китәләр. Алар Мимылдыкның малын бүлү өчен киңәшкә утыралар.
Аларның кайсысы:
— Өе миңа!
Кайсысы:
— Амбарлары миңа!
Кайсысы:
— Ак мунчасы миңа!
Кайсысы:
— Айгыры миңа! — дип, кычкырышып, талашып, ду кубып яткан вакытта Мимылдык, көтүчедән калган барлык сыер, сарык, кәҗәләрнең берсен-бер калдырмыйча, көтүе белән куып алып кайта.
Тукылдыклар, бу хәлне сизү белән үк, Мимылдыкның өенә йөгерешеп килеп керәләр. Мимылдыкка түбәнчелек күрсәтеп:
— Син, күрше, ул малларны каян алып кайттың? — диләр.
— Һәй, су төбендә аларның чуты-чамасы юк. Сез мине батыргач мин бокыр-бокыр итеп боркылдап тордым бит, әнә шул вакытта мин малларның аласын һәм коласын сайладым, — дигәч, Тукылдыклар Мимылдыкка ялына-ялвара башладылар:
— Зинһар өчен безне дә суга батырсана! — диләр. - Без дә шулай синең кебек маллы булыйксана! - дип ялыналар.
Боларның үтенечләрен Мимылдык бик авырсынып кына кабул итте: Ул:
— Әйдәгез! — ди. - «Күрше хакы - алла хакы», дигәннәр. Берлеккә генә батырсам батырыйм инде, ләкин берегезне дә калдырмам, -ди.
— Калдырма, калдырма! - диләр Тукылдыклар.
Мимылдык Тукылдыкларга боерык бирде:
— Хәзер тугызыгызга тугыз кап алып елга кырына барып, капларыгызның эченә кереп әзерләнеп торыгыз! Мин хәзер барып җитәрмен, - диде.
Тукылдыклар, тугызына тугыз кап тотып, елга буена йөгерделәр. Һәрберсе, капларының эченә кереп, бәйләү өчен юкәләрен кулларына тотып торды. Мимылдык әкренләп кенә, Тукылдыкларны мыскыллау йөзеннән көлемсерәп килде дә кычкырды:
— Ягыз, кайсыгызны алдан батырыйм?
Тукылдыклар тугызы да беравыздан кычкырды:
— Иң алдан мине батыр да, иң алдан мине батыр! Аласын-коласын ул гына сайлап алып бетермәсен, — диләр. Шау киләләр болар.
— Барыгызга да җитәрлек анда. Ашыкмагыз! - ди Мимылдык һәм берәм-берәм Тукылдыкларны суга батыра башлый.
Үзләре алып килгән киртәләре белән Тукылдыкларның тугызын да батырып бетерде. Шулай итеп, Мимылдык алардан котылды.