Бер авылның балта остасы, озын арбага юан гына өч бүрәнә салып, урманнан кайтып бара иде. Шул вакытта каршыга тарантаска яхшы өч ат җиккән юлчы күренде. Кучерга ике кеше утырган, түргә — бер кеше. Ул шул тирәдә хөкем сөрә торган бер бай икән. Тарантастан берсе кыркым гына гамак ярып кычкырды:
— Һәй, юл, һәй, юл сап! — дип.
Әлеге балта остасы, моның бояр икәнен белеп:
— Барин, йөгем авыр, ничек булса да үтеп китче, — дип, йомшак кына үтенде,
Шуннан бояр: «Бу кеше боярның кем икәнен белми икән әле», — дип, үзенең теге ике кучерына боерды:
— Төшегез, йөгең әйләндереп ташлагыз һәм үзен азрак тәпәләп алыгыз, - диде.
Кучерлар төшеп, озын арбаны өч бүрәнәсе белән канауга әйләндереп ташладылар да, бу балта остасын яхшы гына бәргәләп, утырып чаптылар.
— Менә боярны әзрәк танысыннар, — диде бояр.
Бу бичара балта остасы һичнәрсә эшли алмады, елап калды. «Комсыз, юлга да сыймый. Өч ат белән юл сабып китәргә дә җирәнә бит бездән», - дип нәфрәтләнде.
Күпмедер көннәр узгач, балта остасы әлеге боярдан үч алырга уйлап йөри башлады.
Бервакыт ул, балта-пычкы тыгып, өеннән чыгып китте. Бояр турына җиткәч, кычкырды:
— Һәй, кемгә өйалды, кемгә җылы сарайлар эшләргә кирәк? — дип.
Бояр аны чакырып китерде дә сораштырды:
— Миндә эшләр бар, булдыра аласыңмы? — ди.
— Булдырам, булдырам, — ди балта остасы.
Шуннан, кыш якмасаң да эссе була торган өйалды эшләргә килешеп, бүрәнәләр сайларга бояр белән икәү урманга киттеләр. Балта остасы агачка балта түтәсе белән суга да тыңлый, суга да тыңлый: «Бусы ярар, бусы ярамый», — дигән була. Бояр карап-карап тора да:
— Син аны нишләтеп беләсең? — ди.
Бу әйтә:
— Кыш көне якмый да җылы була торган агачны сайлыйм, — ди.
Бояр әйтә:
— Син мине дә өйрәт әле, — ди.
Балта остасы әйтә:
— Бояр, син аны өйрәнә алмассың, аны ишетү кыен бит, — ди.
— Юк, кыен булмас, өйрәт, — ди.
— Алай булгач, син тыңла, мин сугам, — ди.
Бер заман юан нарат янына бардылар. Бояр наратны кочаклады. Тыңлый. Теге балта түтәсе белән суга.
— Юк, мин бер нәрсә дә ишетмим, — ди бояр.
— Синең бит, бай, корсак җайсыз тыңларга, бар җирең дә агачка тими, корсагың комачаулый, — ди бу.
Бояр әйтә:
— Син, алай булгач, әнә ул билеңдәге бавың белән кысып бәйлә — бар җирем дә тисен, — ди.
Бу билендәге бавын алып икегә өзде дә боярны бот турыннан, муен турыннан кысып бәйләде. Инде наратка суга.
— Ишетеләме? — ди.
— Юк, ди, бернәрсә дә ишетелми бит, — ди.
— Тукта алай булгач, — диде дә теге, бик яхшы шомырт агачы кисеп алып, әйдә боярны, кысып бәйләгән килеш, ярырга. Бай акыра. Бу аның саен шомырт таягы белән яра:
— Ишеттеләме? — ди.
— Оста, булды, ишеттем, — ди.
— Менә, ди, син фәкыйрьләрне алай кыерсытма моннан соң, — ди. Ярды-ярды да кайтып китте бу.
Боярны икенче кешеләр күреп, чишеп алганнар да кайтарып җибәргәннәр, ди. Бояр кайткан, чирли, ди, нык ята икән. Духтырлар килгән, һич ярдәм итә алмыйлар, ди.
Шуннан балта остасы моны ишетеп тагын китте шул якка. Китте дә урамда кычкырып йөри башлады:
— Һәй, агайлар, кем авыру, дәвалыйм! — ди.
Бояр моны ишетә дә чакырттыра.
— Карале мине, дәвала, — ди.
Балта остасы күзлекләр кигән булды, әйләндерә-әйләндерә караган булды.
— Әйе, егылгансың икән, — ди.
— Әйе, ат белән каты гына барганда арбадан егылдым, — ди бояр.
Шуннан балта остасы:
— Мунча ягарга кирәк, ди, мунчада озак кына сыларга кирәк, миндә шәпәләй мае бар, бер көндә төзәтә, — ди.
Ярар, мунча әзер булды. Алып китте бу моны мунчага. Калганнарга:
— Мунчага тиз генә килергә ярамый, байны тынычсызламагыз, — диде.
Бардылар, мунчаны эчтән бикләде бу. Байны чишендерде, эскәмиягә йөзтүбән яткырды. Тагын корсак комачаулый ятарга. Эскәмиягә бәйләде бу моны яхшы гына итеп, аннары биленнән каешын салды да шәрә боярны әйдә «дәваларга». Ярды-ярды да:
— Менә, ярлыны кыерсытсаң, шулай була ул! — дип, чыгып кайтып китте.
Беркөнне балта остасы базарга чыкса, теге бояр да йөри шунда. Моны таныды булса кирәк:
— Туктале, тукта, ди, син моннан унбиш көн элек, ди, мине мунчада...
Бу туктап карап торды да:
— Нәрсә сөйлисең, мин унбиштә генә түгел, кырык алты яшьтә бит, — дип китеп тә барды. Теге күзен тондырып карап калды моның артыннан.
Шуннан бирле байтак вакыт узды. Боярның алай ярлы кешегә сукканы-органы юк, ди, хезмәтчеләренең тамагын туйдыруны да яхшырткан, ди.