Сәлимҗан китапханәсе

АЛТЫН ТӘМӘКЕ САВЫТЫ

Бервакытны бер егет бер авылдан икенче авылга бара. Җәяү бара бу. Бара торгач, арый да бер төштә җиргә утырып ял итә. Шул чакны егетнең кесәсеннән җиргә алтын тәмәке савыты төшә. Савытның тышына фәрештә сыман бер сурәт төшерелгән була. Егет озак утырмый, торып үз юлына китә. Шул җирдән ерак та түгел бер көтүче сыерлар көтеп йөри. Йөри торгач, әлеге егет утырган җиргә килеп чыга. Карый бу, җирдә нидер ялт-йолт ялтырый. Әйбәтләп бакса, җирдә фәрештә сурәте ята. Шунда әйтә көтүче:

— Бу фәрештә алладан килгәндер, тизрәк мулланы чакырырга кирәк, — ди.

Савытны бүреге белән каплый да, көтүен ташлап, авылга чаба. Авылга кайтып җиткәч:

— Әй, җәмәгать, тизрәк җыелыгыз, кырыбызга фәрештә төшкән, нидер сөйли, — ди..

Чакыра бу мулланы, мәзинне. Халык җыелып беткәч, китәләр теге савыт яткан җиргә.

Ә бу юлчы егет бераз киткәч тә, кулын кесәсенә тыгып карый, караса, тәмәке савыты юк. Шуннан моның исенә төшә дә кире килә утырган җиренә. Килеп караса, савытны бүрек белән каплап куйганнар.

— Тукта, монда ни булса да бар, — ди.

Савытны ала да бүреге белән якындагы сыер тизәген каплап куя, үзе кырыйга китеп яшеренә.

Бервакыт авылдан халык килә дөнья кубарып. Алдан чаба көтүче, аның артыннан мулла белән мәзин. Көтүче китерә боларны туптуры бүрек янына.

— Менә бүркем астында, — ди. - Фәрештәне кем алырга тиеш хәзер? — ди.

Халык әйтә:

— Әйдә, хәзрәт, син алырга тиеш ходай йомышчысын, — ди.

Мулла риза. Иң башта ятып, колагын куеп тыңлап карый да: «Бисмиллаһи рахмани рахим...» — дип, кулын бүрек астына тыга, тыга да анда ни барын сизеп, кулын кире ала. Кулы пычрана моның, алай да халыкка белгертми. Әйтә мәзингә:

— Миңа килми, син алып кара, мәзин, — ди.

Мәзин дә бисмилласын әйтеп кулын тыга, аңа да фәрештә килми.

Кулы пычранганын бу да сиздерми.

---- Миңа да килми нишләптер, — ди.

Инде кем алсын? Халык әйтә:

— Әйдә, көтүче, булмаса, үзең ал, — ди.

Көтүче бүрек астына тыгыла, тыгылса, тегендә тизәк. Бу хәлне күргәч, көтүче:

— Ах, нәгъләт, пычратып киткән бит бу фәрештә. Син өркеткәнсеңдер әле, мулла абзый, — дип, мулланы сүгә.