Сәлимҗан китапханәсе

НУЖА

Әүвәл заманда, кәҗә — команда, саескан - седатель , торна - губернатор, патшалар эчкән, эшләр кителеп төшкән, байлар дивана, ярлылар акыллы чакта булган, ди, бер бай. Бу бай бик акылсыз, бик саран булган, ди. Бу байның гадәте, нинди генә хезмәтче ялласа да, айга бер тәңкә бирү булган, ди. Шуңа күрә монда бер хезмәтче дә эшләмәгән, торса, бары бер ай торган, ди.

Бервакытны бер хезмәтче килгән дә, ди, бу байга эшкә ялланган, ди. Бер ай эшли, ике ай эшли, ди, өч ай эшли, ди, эшне бик шәп эшли, ди. Саран бай моны бик ярата, ди, шулай да хезмәт хакын бирми, ди. Дүртенче ай тулгач, хезмәт хакын алганда, бу хезмәтче тирән итеп сулап җибәрде, ди. Бай моннан:

— Ник болай сулыйсың? - дип сорады, ди.

Хезмәтче җавап бирде, ди:

— Нужа безе кадала, — дип әйтте, ди.

Бай аннан:

— Нәрсә соң ул нужа? — дип сорады, ди.

Хезмәтче:

— Күргәнең юкмыни син аны? - дип әйтте, ди. — Күрсәң бик кызык ул, — дип әйтте, ди.

Бай:

— Алай булгач, син аны миңа күрсәтә алмассыңмы? - дип сорады, ди.

Хезмәтче:

— Була ул, — дип әйтте, ди.

Шуннан соң бай белән хезмәтче иртәгә нужаны карый барырга юлга чыгарга вәгъдәләштеләр, ди.

Хезмәтче кайтып хатынына бер мич икмәк пешерергә кушты, ди.

Бай казылык, күмәч, ит алды, ди.

Киттеләр, ди, болар юлга чыгып нужаны күрергә. Баралар, ди, баралар, ди. Бер көн бардылар, ди, биш көн бардылар, ди, хуҗа тарантасының түрендә, хезмәтче ат башында бара, ди. Бара торгач, байның азыгы төгәлләнде, ди. Хезмәтче ат башы астыннан алып икмәген һаман ашап килә, ди.

Бай, тамагы бик ача башлагач:

— Кайчан җитәбез инде нужага? - дип сорады, ди.

Хезмәтче:

— Озак калмады, җитәбез, - дип әйтте, ди.

Һаман баралар, ди, хуҗа ачлыктан бөкрәйде, ди.

Хезмәтче ат башы астыннан алып, икмәкне һаман ашап килә, ди. Бай моннан икмәк сорады, ди. Хезмәтче:

— Бер телеменә биш сум бирсәң, бирәм, - дип әйтте, ди.

Бай бирде, ди. Тамак һаман туймады, ди, бай тагын сорады, ди.

Хезмәтче:

— Хәзер инде телеме ун тәңкә, — дип әйтте, ди.

Хезмәтчедән, икмәк сатып ала торгач, байның акчасы чистый бетте, ди. Хезмәтче инде икмәкне байга күрсәтми ашый башлады, ди. Үзе һаман ашый, ди, икмәк ашаганын бай күрмәсен дип, печәнгә төреп ашый, ди. Бай хезмәтчедән:

— Син авызыңны чәпелдәтеп һаман нәрсә ашап киләсең? - дип сорады, ди.

Хезмәтче:

— Печән ашыйм, — дип җавап бирде, ди. Байга да ашарга печән җыеп бирде, ди.

Бай печәнне ашый, ди, ашый, ди, авыз кырыйларыннан яшел сулар ага башлады, ди, тамак һаман туймый, ди, бай бөкрәеп төште, ди, Хезмәтчедән тагын сорады, ди:

— Нужага җитәбезме инде? - дип әйтте, ди.

Баралар, ди, баралар, ди, барып җиттеләр, ди, бер ком сахрасына. Атка да ашарга бетте, ди. Ат бара алмый башлагач, хезмәтче белән бай атны суеп ашадылар, ди.

Хезмәтче инде икмәкне аркасына биштәрләп асты, ди. Су да юк, ди, җәяүләп баралар, ди; бара торгач, бай бөтенләй әлсерәде, ди, аяклары атлый алмый башлады, ди. Шул вакытта хезмәтче:

— Менә инде нужа сахрасына җиттек, мине йөдәткән нужа сахрасы шушы инде, — дип әйтте, ди, корыган агачны күрсәтте, ди.

Бай:

— Ярый инде нужаны күрдем, мине моннан ничек тә алып чыга күр, - дип әйтте, ди.

Хезмәтче әйтте, ди:

— Бөтен байлыгыңны бирсәң, алып чыгам, — дип әйтте, ди,

Бай:

— Өстәвенә кызымны да бирәм, - дип вәгъдә бирде, ди.

Хезмәтче әйтте, ди:

— Синең кызың кирәк түгел, ул икмәк сала, ындыр суга белми, эш белмәгән кеше безгә кирәкмәс, бары байлыгыңны гына бир, — дип әйтте, ди.

Бай хезмәтче әйткәннең барысына да күнде, ди. Шуннан соң хезмәтче байны аркасына кочтырып алып кайтып китте, ди. Ат итенә килеп җиткәч, аңар туйганчы үләксә ашатты, ди.

Өйгә кайтып җиттеләр, ди. Байның бөтен байлыгын хезмәтче үзенә алды, ди. Байны үзенә хезмәтчелеккә яллады, ди. Бай бер дә эш белми, ди, печән дә чаба алмый, ди, сука сукалый да белми, ди.

Хезмәтченең баеганын ишеткәч, электә бу байда нужа күргән хезмәтчеләр дә баеган хезмәтче янына килеп җыелдылар, ди. Алар үз хәлләреннән бик зарландылар, ди, элекке бай белән бер дә сөйләшмиләр, ди. Баеган хезмәтче аларны бик кызганды, ди, аларны ишек алдына ияртеп чыгып китте, ди. Анда чыккач, байның тай иярткән атын — берсенә, икенчесенә — бозавы белән сыерын, өченчесенә — бер вен, дүртенчесенә келәте белән мунчасын биреп җибәрде, ди. Инде үзенә байның бер генә өе калды, ди. Шуннан соң уйлады да, ди: «Инде миңа хезмәтче кирәк түгел, мин үзем хезмәтче», — дип, хатыны белән киңәшеп, байны: «Син инде миңа кирәк түгел, үз көнеңне үзең күр», — дип, үзеннән чыгарып җибәрде, ди. Киткәндә аңар:

— Инде моннан соң нужаны эзләп йөрмәссең, ул сиңа үзе килер, эш белмәгән бәндәләрне ул бик ярата, сез аның белән дус булырсыз, - дип әйтеп, байга бер түтәрәм икмәк тә биреп җибәрде, ди.