Шакир исемле бер ярлы кеше муллага илле тәңкәгә ялчылыкка яллана. Бу ярлы уйлый: «Дүрт бала белән бу илле тәңкәгә ничек дөньяда торырга кирәк? Юк, болай булмый, бер уй уйларга кирәк», — ди. Мулланың бик шәп бер төлке толыбы була. Алгы бүлмәдә элгән көе тора. Бер көн уйлый ярлы, ике көн уйлый, өченче көнендә әйтә: «Бу толыпны сугарга кирәк, юк дигәндә, йөз тәңкә бирерләр, ахыры ни булса булыр», — ди. Алып китә бу толыпны. Базарга илтеп йөз сумга сата да акчаны хатынына бирә. Үзе шул көнне үк читкә хезмәткә чыгып китә.
Өч елдан кайта бу. «Мулла оныткандыр инде», — ди. Мулла оныта торган кешемени ул, онытмаган. Моның кайтуын ишетү белән үк, барып судка бирә. Ярлы нишләргә дә белми.
Хатыны әйтә: — Соң, бичара, берәр юл эзләр идең, — ди.
— Нинди юл? Беткән баш беткән инде, — ди ире.
— Адвокат яллар идең, — ди хатыны.
— Бит аңа акча кирәк, юк дигәндә егерме биш тәңкә сорар, - ди бу.
Сораса сорар, сыерны сатып булса да түләр идек, коткарсын гына, — ди хатын.
Бара бу адвокатка. Адвокаты урыс. Ярлы кеше бөтен хәлне сөйләп бирә моңа.
— Вот, Шакир, — ди, адвокат әйтә,— син татар, урысча белмисең, ди. Син миңа егерме биш сум бирсәң, өйрәтермен, котылырсың, — ди.
— Бирермен, бирермен, — ди бу.
— Син, — ди адвокат, — ни нәрсә сорасалар да, «Ну так что же», «Вот еще», — дип әйт, — ди.
Суд башлана. Судья сорый ялчыдан: — Ну, Шакир, мулланың толыбын урладыңмы? — ди.
— Вот еще, — ди бу.
— Ничек урладың? Хәзер хөкем итәбез, сөйлә,— ди судья.
— Ну так что же, — ди Шакир.
Судья тагын сорый:
— Әйбәтләп әйт, урладыңмы? — ди.
— Вот еще, — ди бу.
— Син шаштыңмы әллә? - ди теге.
— Ну так что же, — ди Шакир.
Шулай итеп судья ни әйтсә дә, Шакир: «Ну так что же», «Вот еще», — дип кенә әйтүен белә. Судья заседательләр белән киңәшә. Тегеләр әйтә: — Акылыннан шашкан ул, аны хөкем итеп булмый, — дип.
Судья Шакирга әйтә: — Ну, Шакир, бар кайт өеңә, котылдың, — ди.
— Вот еще, — ди бу.
— «Кайт» дигәч кайт, ату ябып куябыз, — ди теге.
— Ну так что же, — ди Шакир.
Моны төрткәләп чыгарып җибәрәләр.
Урамга чыккач, адвокат туктата моны. — Ну, Шакир, акчаны бир хәзер, — ди.
— Вот еще, — ди Шакир.
— Курыкма, без икәү генә монда, — ди теге.
— Ну так что же, — ди бу.
Шакирдан бүтән сүз булмый, өенә кайтып китә. Адвокат: — Үз башыма өйрәттем бу татарны, — дип каһәрләп кала.