Әтиләре үлгәннән соң, ике агай-эне Хәйбүш белән Гали әтиләреннән калган малны бүлгәннәр. Агасы Хәйбүш бик тә саран була. Ул энесе юмарт Галине ата малыннан бер нәрсә дә бирмичә аерып чыгара.
Аерып чыгаргач, Гали үзенә көн күрә, үзенең кул көче белән байларда эшләп йорт сала. Йорт салганнан соң, өйләнә үзе кебек бер ярлы кызына. Өйләнеп, шәп кенә көн күреп торганда, кыш килеп җитә. Бик каты суыклар башлана. Кышның уртасында Галинең утыны бетеп кала. Ул урманга барып утын кисә. Киселгән утынны китерергә аты да юк, чанасы да юк. Гали барадыр агасы Хәйбүш каршысына.
— Хәйбүш абый, өебез бик салкын, аш пешерергә дә утыныбыз юк, — ди.
Хәйбүш әйтә: — Урманда утын беткәнмени? — ди.
Гали әйтә: — Урманда утын күп, мин шәп кенә бер чанадай чабып та куйдым инде. Шуның артыннан килгән идем, ат сорап, утынны китерсәм, өй дә җылыныр иде, тамакка аш та пешәр иде.
Хәйбүш, утырган җирендә бик, каты чыраен сытып, Галигә ачуланып карый да: — Шул сезнеке, бер нәрсә булса, Хәйбүш абый бирә торсын, ди.
Әнә әүледән кара бияне йөгәне белән алып кит, камыт, чана бирмим - ватарсың.
Гали алып кайта атны җитәкләп. Нишләсен фәкыйрь Гали, хатыны белән сөйләшә: — Ат бар, Әминә, ә камыт, чана юк. Хәер, бездә аркан бар, шуны алып бир дә, китим. Чананы үзем ясармын, — ди.
Гали урманга җиткәч, ике агачны аркылы куеп, чана ясады, һәм шәп кенә итеп, көч җиткән хилле утынны да төяп куйды. Утынны төягәченнән соң, атның койрыгына шәп кенә итеп арканны бәйләде. Бәйләгәч, атка атланып өйгә юнәлде. Авылга килеп җиткәч, хатыны күреп, куанып капканы ачты. Утынны капкадан керткән вакытта кулдан ясаган чана капка астындагы тактага терәлде. Атка тартырга авыр булды. Гали атка шәп кенә сугып, кычкырып куйды: — Ну әйдә, хайван, монда хилле китергәнне капкадан кертерсең.
Хайван бар көче белән тарткан иде, шул вакытта атның койрыгы өзелеп тә чыкты. Галигә зур кайгы төште: — Хәйбүш агайга ни җавап бирермен? - дип, хатынына әйтте дә утынны ташып әүлегә кертте.
Утынны ташып аударгач, Гали бер кулына атны, бер кулына атның койрыгын тотып, Хәйбүш агасы тарафына тер-тер атлап китте. Менә Хәйбүш абыйның әүлесенә койрыксыз байтал белән килеп җитте. Гали Хәйбүш абыйсының күзенә туры карап: — Гафу итегез, абый, ялгышлык белән атның койрыгын өздердем, - дип әйткәч тә, Хәйбүш, ачуланып, энесенә әйтеп салды: — Иртә белән судка китәргә әзер бул, — диде.
Иртә белән таң атар-атмас Хәйбүш бер пар атны чанага җигеп, төлке тунын киеп, Галинең капкасына килеп туктады да тәрәзәгә кычкырды: — Гаепле хайван, чык, утыр, киттек судка!
Гали мескен, куркуыннан ертык фуфайкасын кияргә дә вакыт тапмыйча, чыгып чанага утырды. Хәйбүш атларны, дилбегәсен шәл кенә селкеп, шәһәр ягына юнәлтте. Кышның бик суык көне иде. Хәйбүш төлке туның киеп, тирләп барса да, Гали мескен ертык фуфайка белән кышның катылыгын бик сизеп, теше тешкә тими калтырап барды. Хәйбүш атларны яхшы әйдәп, кич булганда үзенең дусы булган бер авылга килеп җитте. Хәйбүшнең дусы, капканы ачып, Хәйбүшнең атларын җитәкләп әүлесенә кертте. Өйгә кергәч, дусы Хәйбүшне тиз генә йомшак урынга утыртып сораша башлады: — Бу юлдашыгыз кем була? — дигәнгә, Хәйбүш җавап бирде: — Бу бер гаепле хайван, судка алып барам, — диде. — Хайван булса да, суыкка чыдамый, бик каты тунды, — ди.
Дусы әйтте: — Алайса пич башына утыртыйк.
Шулай итеп, Галине пич башына җылыга утырттылар. Үзләре өстәл тирәсенә утырып тәмле-татлы пешкән ашларны ашап, берәр ста-
кан шәраб җибәреп, бик шәп сөйли башладылар. Мескен Гали өстәлдә һәйбәт ашамлыкларны күргәч, пич башыннан башын сузып-сузып карый башлады. Тамагы ач булып, ашка кызыга-кызыга пич башыннан егылып төшкәнен дә белми калды. Егылып төшү бернәрсә түгел — пич алдында бишектә йоклаган баланы зур бәдәне белән басып ятты. Шул ук вакыт хуҗа белән хатыны баланы кулга алсалар бала үлеп калган.
— Менә бу хайван өстеннән миңа да сезнең белән судка барырга туры килер инде, — ди хуҗа.
Шулай итеп, иртә белән таң-таң атудан алда торып, мескен ач Галине, ертык фуфайкасын кигереп, ике кулыннан җитәкләп, зур гаепле кеше итеп уртага утырттылар. Атларын бик шәп кенә әйдәп шәһәргә юнәлделәр. Шәһәргә җитәр алдыннан бик тә биек күпер бар икән. Шул күпергә килеп җиттеләр. Гали мескен: «Судка килеп җитәм, миңа алай да үлем, болай да үлем, — дип уйлады да: - Миңа бу күпердән ташланып үлгәнем җиңел булыр», — диде. Күпергә кергәч, «тәнәфескә төшим» дип сорап, Гали чанадан төште дә шул вакытта ук күпердән сикерде. Бер егет авыру атасын больниска алып бара икән чана белән. Гали мескен, өченче гаепне эзләгән кебек, авыру бабайның өстенә төште. Шунда ук егет кычкырып җибәрде: — Сез нишлисез? Минем авыру әтиемне үтердегез бит!
Күпердәге ике хуҗа да, бик шәп итеп, түбәндәге егеткә кычкырдылар: — Тот, тот ул хайванны, качмасын, ул кеше үтереп өйрәнгән кеше!
Шулай итеп, беренче — Хәйбүш, икенче - Хәйбүшнең дусы, өченче - күпер астындагы егет, өчәвенең уртасына Галине алып, ишанга судка барып керделәр.
Шулай да Гали мескен, үзен-үзе аклар өчен акчасы булмаса да, фуфайка астына бер таш кыстырды. Өч хуҗа, дүртенче — гаепле Гали, шулай итеп, ишан-судья каршына бастылар.
Беренче булып Хәйбүш сөйләде - фәкыйрь Гали ничек итеп аның атының койрыгын өздергән.
Ишан тыңлаганнан соң, Галигә сорау бирде: — Нигә атның койрыгы гаепле булды? Хайванның койрыгын ни өчен өздердең? — дип.
Гали, булганынча дөресен сөйләп, ишанга туры карап, куенындагы ташны күрсәтте. Ишан, Гали куенын күрсәткәч, чиста гына кәгазьгә Галинең сөйләгәнен язып алды.
Икенче торып, Хәйбүшнең дусы Галинең бала үтергән гаебен сөйләде. Гали торып, дөресен сөйләде үзенең гаебе турында. Ишанга карап: — Ишан хәзрәтләре, үзегез беләсез, — дип, тагы да куенына күрсәтте.
Өченче - күпер астындагы егет Галинең гаебен сөйләде, әтисен ничек үтергәнен. Гали ишанга гаебенең ничек булганын әйтеп, тагын, «үзегез беләсез» дип, куенына күрсәтте. Ишан, Галинең фуфайка ас-
тында күпереп торган акчасы әзгә охшамый дип, күңеле белән кичерде дә, шәп кенә итеп, Галигә хөкем карары язарга тотынды.
Язып бетергәч, гаепле Галине алдына якынрак бастырып, ишан әйтте: — Яхшы ишет син хөкем карарын. Сез дә Галинең артына басып, колакларыгызны ачып тыңлагыз. Карарны укырга тотынам: «Беренче: Хәйбүш атының койрыгын өздергән Галигә атны кире бирергә. Гали шәп итеп койрыгын үстереп, Хәйбүшкә кайтарып бирер. Икенчесе: Хәйбүш дусының баласын үтергән өчен Галигә аның хатынын бирергә, шуның кебек бала үстергәнче Гали кулында тотарга, аннары хатынны киявенә кире кайтарып бирергә. Өченчесе: күпер астындагы егетнең атасын үтергән өчен, Галигә күпер астына барып ятарга,, ә егеткә күпер өстеннән Гали өстенә сикерергә». Шуның белән карар тәмам. Бер ай эчендә бу карарда язылганнарны үтәргә. Карарның бер нөсхәсен Гали кулына тапшырам. Хәзер чыгып торыгыз. Гали, син кал.
Башка кешеләр чыккач, Гали ишанга карап: — Рәхмәт, ишан хәзрәтләре, хөкемне шәп чыгардыгыз. Әгәр дә яман чыгарган булсагыз, менә шушы чуер таш белән башыгызга берне утырта идем, — диде.
Шулай итеп, акча көткән ишан, кулын калтырата-калтырата, хөкем карары нөсхәсен Галигә тоттырды. Шулай булса да: — Киләчәктә дус булырбыз, онытып куймагыз, — дип, ишан-судья коп-коры утырып калды.
Гали хөкем карарын кулына тотып, бик шатланып, хәсрәтләре таралып, чыккач та егеткә әйтте: — Сез монда якындагы кеше, әйдәгез, хәзер күпер өстенә менегез, мин күпер астына ятам, сикерегез дә минем өстемә, карарны үтәгез, — диде.
Егет куркуыннан: — Әтием үлгән урында мине дә үтерәсезме инде? - дип агарып китте һәм әйтте: — Әйдә килешик, менә шушы җиккән атымны чанасы белән бирим, зинһар мине сикерүдән коткарыгыз.
Шулай итеп, фәкыйрь Гали гаепләнү урынына башта ук шәп кенә атлы, чаналы булып утырып китә. Егетнең аты бик шәп икән, хуҗаларны да җиткермичә, Хәйбүш дусының йортына барып җитә. Хуҗа килеп җиткәч, Гали хуҗага хөкем карарын үтәргә тәкъдим итә.
Хәйбүшнең дусы, калын корсагын кашып, муенын түбәп иеп, әйтә: — Гали дус, ни алсаң шуны бирәм, зинһар хатынга катышма.
Гали әйтә: — Ярый инде, мин сезнең кебек каты йөрәкле түгел, гафу итим, биш савым сыер, ун балалы сарык, чанага җигүле ат бирсәгез, шуңарга да мин риза, — ди.
Бай, җилкәсен кашып, йөрәге әрнүеннән кая басарын белмәсә дә, «хатынсыз калу бигрәк тә мәсхәрә бит» дип, Галинең сораган нәрсәләрен биреп җибәрә. Гали биргән малларын, ике чананы ала да бик шәп кенә җырлый-җырлый өенә кайтып китә.
Мескен Галинең хатыны, ире судтан аман кайтса, «куанычымнан актык тавыгымны үзебездән дә ярлы фәкыйрьгә бирер идем» дип, тәрәзәдән һаман Галине карап тора иде.
Шулай бик кайгырып, күзенә яшьләре килеп уйлап торганда, күрми дә калды: Гали, капканы ачып, ике ат чанасы һәм сыерлар, сарыклар белән килеп тә керде. Хатын куанычыннан чабып каршы чыкканда егылып ук китте.
Гали әйтте: — Хәләлем, исән тордыңмы? Күрәсеңме, хуҗаларны ничек уйнаттым! Бусы әз булса, койрыксыз ат турындагы карар үтәлмәгән әле, мин хәзер Хәйбүш абыйның йөрәген өзеп, анысын да алып килимче.
Шулай итеп, Хәйбүш абыйсыннан койрыксыз бияне дә үзенә алып кайта. Бияне алып кайтып, фәкыйрь Гали, зур гаепле булу урынына, авылда беренче бай булып, Хәйбүш абыйсын да уздырып яшәп кала.