Сәлимҗан китапханәсе

ӨЧ КАПЧЫК СҮЗ

Бер авылда яшәгән, ди, бер комсыз мулла. Булган, ди, моның хатыны белән буй җиткән кызы. Тормышлары боларның бай булган, бай булса да, рәте-чираты булмаган.

Боларда бернинди хезмәтче дә чыдамый икән, ялланган бере кача икән, ди.

Шулай, җитә бер заман җәй. Болында печән чабарга тотыналар, кырларда игеннәр өлгереп килә, ә мулла абзыйның ялчысы юк та юк. Тотына бу хезмәтче эзләргә. Теге авылга чаба, бу авылга чаба, таба алмый. Кем дә теләми моңа хезмәткә керергә.

Шуннан соң мулла абзый хәйләгә керешеп, болай дип хәбәр тарата:

— Кем дә кем алла рәхмәте белән миңа хезмәткә ялланырга теләсә, шуның тамагын, өстен-башын үз өстемә аламын, сораган кадәр хакын түлимен, алдау-нитү булмас, хезмәтчем елы тулу белән өч капчык сүз сөйләп күрсәтсә, хезмәт хакын да тулысынча алыр, алла боерса, — ди.

Берәү дә килми моңа. Хәйләсен сизәләр. Йә, ничек итеп өч капчыкны сүз белән тутырасың, ди? Шулай да көннәрдән бер көнне мулла янына Ислам атлы бер егет килеп чыга. Әйтә:

— Биш меңгә яллыйсыңмы? Ялласаң, керешәм, — ди.

— Елы биш мең, тамагың, өстең-башың миннән, ел тулгач, өч капчык сүз синнән, хакын шунда алырсың, ризамы? — ди мулла.

— Риза, — ди егет.

Килешәләр болар. Егет таза, чыдам, ни кушсалар, шуны эшли. Кулында ут уйната. Мулла эчтән генә көлеп йөри.

«Менә аңгыра сарык, биш меңгә кызыгып ничек тырыша. Капчыкларны сүз белән ничек тутырасын уйлыймы икән?» — ди. Биш меңне чыгару турында уйламый да ул. Ә егет алай төшеп калганнардан түгел икән. Эш дигән булып, фәлән дигән булып, тир түгеп йөргән арада, башкасына да өлгерә: мулла кайчан мәчеткә бара, кайчан кайта, кунакта нишли, сәдака акчасын кая куя — барын да тикшереп, белеп тора. Абыстайны да читтә калдырмый. Абыстай кемнәр белән күрешә, кемгә ни бирә, ни сөйли — бөтенесен белә. Кызлары турында әйтеп тә торасы юк. Теге бит, ни дисәң дә, егет кеше. Шулай итеп, Ислам аны-моны сиздермичә генә эшли дә эшли. Эшли торгач, бер ел үтә дә китә.

Беркөнне Ислам әйтә муллага:

— Абзый, ди, ел үтте, безгә исәп-хисапны өзәргә вакыт җитте бит, — ди.

— Бик шәп, — ди мулла, — өзәрбез аны, бүген үк чыгасың да китәсең, шул, ак юлыңа ак җәймә, аллаһы тәгалә юлдаш булыр үзеңә,— ди.

— Мин синнән юлдаш сорамыйм, биш меңне чыгар тизрәк, — ди егет, авылым ерак, кайтып җитәсе бар, — ди.

Мулла көлә:

— Соң, син өч капчыкны сүз белән тутырып күрсәтмәдең ич әле. Монысын ничек итеп эшләрсең икән, алла бәндәсе? — ди.

Хезмәтче әйтә шунда:

— Утырышыгыз өстәл артына. Син дә утыр, мулла абзый, син дә утыр, абыстай, син дә утыр, чибәр кыз, хәзер тутырам капчыкларыгызны, кая, бирегез, — ди.

— Аны ун көн сөйләсәң дә тутырасың юк, сине тыңлап миләребезне черетикме без? — ди мулла.

— Ярар, ярар, сөйләгәндә күрерсең, куй өстәлгә акчаңны, китер шәбрәк капчыклар, — ди Ислам.

Бирешми, үзенекендә нык тора бит. Утырта тегеләрне өстәл артына. Мулла әйтә:

— Сиңа нинди капчык бирик? — ди.

— Нинди булса да ярый, — ди теге.

Шуннан соң мулла өч капчык китереп, өстәлгә биш меңне чыгарып сала да акчага дога укып өрә, өч тапкыр әйтә:

— Кире кайт, кире кайт, кире кайт үземә, — ди.

Ә хезмәтче тик көлеп утыра.

— Нигә авызыңны ердың, ярлы себерке? — ди мулла.

— Капчыгыгызның берсе тишек, мулла абзый, шуңа көләм, тазасын бирмәссезме? — ди бу.

— Ярар, ярар, барыбер аны сүз белән тутыра алмассың, башла тизрәк, — ди теге.

Шунда өйләре тынып кала. Ислам тишек капчыкка авызын куеп сөйләргә тотына:

— Мулла абзый, абыстай, матур кыз Хәмдия, тыңлагыз мине, ялган сөйләмәм, чынын сөйләрмен, — ди. — Мулла абзый, син җомга намазыннан кайтканда, Хәдичә апаның кызы Мөршидә белән ни сөйләштең? Үзенә кесәңнән чыгарып кәгазь акчалар да бирдең. Ә узган айда Корбан гаетендә түбән оч Хәсәннәрдәге мәҗлестә Өммегөлсем апа белән...

Егетнең шулай дип әйтүе була, мулла сикереп үк тора.

— Житте, җитте, — ди мулла. — Капчык тулды, бәйлә, бәйлә, ату шартлар, — ди.

Абыстай әйтә:

— Капчык тишек бит, атасы, — ди.

— Аның шунысы начар да, — ди мулла. — Бу ярлы кабахәт юк-бар сүзләре белән колакларны сасытып бетерде. Капчыкның да начары эләккән, әйттем брезент капчык бирим дип, ишетелмәс иде, — ди.

Капчыкны Исламнан тартып ала да читкә ташлый мулла:

— Тулдың, хур булдым, — ди.

Егеткә шул гына кирәк тә. Икенче капчыкны алып сөйли башлый бу:

— Мулла абзый, ишетәсеңме? Ишетәсеңме? — ди.

— Ишетәм, тәмуг иясе, — ди теге.

— Ишетсәң, тыңла... Син мәчеткә киткәч, абыстайның ир дуслары килә, абыстай үзләрен бик яман сыйлый, акчалар бирә...

Абыстай түзми, капчыкны тартып ала:

— Тукта, энекәйгенәм, саташтыңмы әллә? — ди.

Ялчының капчыкны бирәсе килми:

— Тулмады әле, кая тутырыйм, тулсын, — ди.

— Тулды, тулды! Атасы, дим, авызын бәйләп ташла, зинһар, тулды бит! — ди абыстай.

Шулай дигәч, Ислам өченче капчыкны ала:

— Үзегез мулла, кызыгыз кыңгыр юлда... — ди.

Абыстай әйтә мулла абзыйга:

— Безнең кызыбыз ничек кыңгыр юлдан барсын? — ди.

— Бу иблис ялгышкан, — ди мулла.

Ислам әйтә:

— Кызыгыз кибетче Ибрай малае белән типтерә, шәкертләргә хат яза, миңа да бер-ике сүз кушкалады... — ди.

— Әни маем, капчыкны бәйләт, ату шартлый, — ди кызлары, кычкыра.

Мулла, капчыкны тартып алып, аяк тибеп җикеренә хәзер:

— Чыгып кит, пәри өшкергән нәрсә, исең дә булмасын, каршыннан да узма! — ди.

Ислам биш меңне алып кесәсенә сала да әйтә боларга:

— Рәхмәт сезгә, каршыгыздан узмасам да, хезмәтче кирәксә бер килеп чыгармын әле, — ди.

Шулай дигәч, чыгып та китә, шуның белән әкият тә бетә.