Әүвәл заманда булган бер балта остасы. Ул торган бер авылда. Бер җәмәгатеннән башка, бала-чагасы бер дә булмаган. Үзләре бик фәкыйрь булганнар.
Көннәрдә беркөн гаять фәкыйрь балта остасы бик тырышып бер агачтан бозау ясый башлаган. Хатыны әйткән:
— Ни эш эшлисең? - дип.
Ире әйткән хатынына:
— Акытктан күрерсең, — дип.
Тәмам ясап беткәч, бозауны алып көтүгә китереп куйган, гүя бозау печән ашаган кебек итеп. Көтүче моны белгән чын бозау дип.
Көтүче көтүләрен алып кайта башлаган, ул теге агачтан ясаган бозауны һәнүз ашый дип уйлаган. Бер заман бер дә кузгалмагач, акрын гына барып суккан, — бозау һаман ашаган формада тора икән. Көтүче, бер дә кузгалмагач: «Һай, бәдбәхет», — дип, бик каты бозауга суккан, — бозауның муены өзелеп киткән. Балта остасы читтән карап тора икән. Бер заман, бозауның муены өзелгәч, килеп чыккан да көтүчегә бәйләнгән:
— Ник үтердең бозауны? — дип.
Болар икесе талаша башлаганнар. Көтүче курка башлаган. Көтүче курыккач әйткән:
— Ал зинһар бер сыгырымны, юкка талашма, дип, дәгъваи хосумәт кыйлма, — дип.
Оста:
— Мәгъкуль, — дип, бер сыгырны алып киткән.
Өенә алып кайткач, сыгырны суеп, тиресен калага сатарга алып чыгып киткән. Калага барганда, бик каты ягъмур ява башлаган, ягъмурга чыланып бик күп җәфалар күргән. Бер карга тапкан. Караган, күргән оста: карга үләр мәртәбәгә җиткән, күшеккән. Останың рәхиме килеп, алып киткән үзе белән, ягъмур отыры көчәеп ява башлаган, Оста юл буендагы тегермәнгә кереп сораган:
— Ягъмур туктаганчы торып торыйм ла, — дип.
Тегермәнче үзе өйдә булмаган, хатыны әйткән:
— Ярар, лапаста ятып тор, — дигән.
Остага хатын икмәк илән су китереп биргән. Оста ашаган, эчкән дә, баш астына тиресен салып, йокларга яткан. Йоклар-йокламас ятканда пар атта бер писер килеп керә. Тегермәнченең хатыны писерне каршы чыгып ала:
— Рәхим итегез, — дип.
Писер килеп кергәч тә ашарга, эчәргә сораган. Тегермәнче хатыны бу писергә әнвагъ нигъмәт, җаркуйлар, бәлешләр хәзерләгән. Балта остасының борынына исләре килеп керә икән һәм карап ята икән.
Тегермәнче хатыны илән писер хозур ашап-эчеп торганда, тегермәнче үзе кайтып капка кага башлаган. Хатыны:
— Һай, ирем кайтты, — дип, ашларын яшерә башлап, кайсын мичкә тыга, кайсын сәке астына куя, кайсын өстәл астына куя һәм, писерне җон сала торган урынга яшерә дә, чыгып капка ача.
Тегермәнче өйгә килеп керә, бераз утыра да ашарга сорый хатыныннан. Хатыны иренә икмәк илән су китереп бирә. Тегермәнче сорый хатыннан:
— Ул кем ишек янына яткан адәм? — дип.
Хатыны әйткән:
— Ул бер юлаучы, базарга бара икән, ягъмур яуганга күрә кереп торган иде, — дигән.
Тегермәнче әлеге балта остасына әйтә:
— Әйдәгез, килегез ашарга, — дип.
Хуҗа чакыргач, оста килгән. Болар ашый башлаганнар. Ашап утырганда балта остасы әйтә:
— Гаҗәп, минем бер каргам бар, һәммә нәрсәне белә,— дип. — Дөньяда ни нәрсә бар, шуның барын бик яхшы белә,— дигән.
Тегермәнче бер дә ышанмаган:
— Булмас, — дигән.
Балта остасы торып, карганы алып килеп күрсәтә. Тегермәнче әйтә:
— Иә, берәр сүз сора каргаңнан, — дип.
Оста:
— Ярар, - дип, карганың коерыгыннан тарткан, кешегә күрсәтми генә.
Карга кычкырган «карык-карык» дип. Тегермәнче сораган:
— Ни дип әйтә?
Оста әйткән:
— «Мичтә аш бар», - дип әйтә,— дигән.
Хуҗа әйткән:
— Ялганлый торгандыр, — дип.
Оста әйткән тегермәнчегә:
— Барып, кара, — дигән.
Тегермәнче барып караса, ни күзе илән күрсен, ашлар булган. Тегермәнче алып китереп куйган өстәлгә. Тегермәнче әйткән:
— Бу карга бик яхшы кош икән.
Мактый-мактый ашап бетергәннәр. Тегермәнче әйткән:
— Янә сора, тагы нәрсә белер икән, — дип.
Бу кеше дәхи карганың коерыгыннан тарткан, карга дәхи кычкырган «карык-карык» дип. Тегермәнче сораган:
— Тагы нәрсә дип әйтә? - дигән.
Юлаучы әйткән:
— Өстәл астында ит, бәлеш бар, - дип әйтә,— дигән.
Тегермәнче ышаныр-ышанмас кына караган икән, ит, бәлешне күрә. Күтәреп өстәл өстенә куеп, карганы мактый-мактый ашаганнар. Беткәч, тегермәнче янә әйткән юлаучыга:
— Дәхи сора каргадан, — дигән.
Оста янә коерыгыннан тарткан, дәхи карга шулай кычкырып, һаман яшереп куйган нәрсәләрен чыгартып, ашап бетергәннәр. Тегермәнче читкә караганда, юлаучы янә карганың коерыгыннан бик каты тарткан, карга бик каты итеп кычкырган. Тегермәнче әйткән дәхи:
— Нәрсә дип әйтә карга? — дигән.
Юлаучы әйткән:
— Бусы бик олуг хәбәр, әйтергә ярамый, дигән, куркынычлы хәбәр, — дигән.
Тегермәнче әйткән:
— Зинһар, әйтсәнә, — дип.
Юлаучы әйткән:
— Юк, әйтсәм бик куркырсың, — дигән.
Тегермәнче:
— Курыкмам, әйтсәнә, зинһар, — дип сорагач, юлаучы әйткән:
— Карга әйтә, дигән: «Җон чокырында җен бар», — дип.
Бу сүзләрне сөйләгәндә, тегермәнче хатыны бик куркып кына тора икән, эш харап дип. Тегермәнче җон чокырын барып карый, караса, эченнән җонга буялып беткән писер сикереп чыга да кача. Тегермәнче моны күреп, юлаучыга, каргага бик күп хәер-догалар кыйла башлый. Шуннан соң, балта остасына әйтә тегермәнче:
— Зинһар, сатсана бу каргаңны миңа, — дип.
Оста әйтә:
— Ал, ләкин бәһасе өч йөз сумнан бер тиен ким юк, — дип.
Тегермәнче, бик шатланып, өч йөз сум акчага ала һәм акчасын тәмам бирә, янә тиресенә дүрт сум биреп, иртәгесен озатып кала.
Оста өенә кайта купец булып. Өенә кергәч, хатынына әйтә:
— Тирене саттым өч йөз дүрт сумга, — дип.
Хатыны ышанмый. Оста акчаны чыгарып саный башлагач, күргәч ышана. Моның соңында оста бүрәнәләр җыя башлаган, йортлар салырга дип. Күршеләре останың бу эшләрен күреп, сорый башлаганнар:
— Каян алдың бу кадәр акчаларны? - дип.
Оста әйткән:
— Тире саттым калада, дип, бер тиренең бәһасе өч йөз дүрт сум, — дигән.
Күршеләре бу сүзне ишеткәч, һәммәсе сыгырларын суеп, тиресен калага илтә башлаганнар, ләкин алар һәрбер тирене өч сумнан артыкка бирә алмаганнар. Күршеләре бу остага ачулары килә башлаган һәм дошманлык тота башлаганнар: «Тукта әле, үчебезне алырбыз бервакыт», — дигәннәр. Күршеләре җыелып, берәүгә, акча биреп, сакларга кушканнар останы.
— Кая барса да артыннан барып үтер, — дип.
Көннәрдә беркөн, оста атына су эчерергә төшкән вакытта, саклаган кеше останы суга төртеп төшергән дә үзе останың атына менеп чабып киткән. Вәссәлам.