Бер күрәзә карчык муенына дисбесен элеп, кулына таягын тотып, бер шәһәргә таба китеп бара икән, ди, юлда бер шайтан очраган. Шайтан бузылдап, елап, шәһәрдән чыгып килә икән, ди, карчык сораган:
— Син нинди кеше? - дип.
— Шайтан, — дигән, ди, теге.
— Ник бу хәтле елыйсың, нинди кайгылар килде башыңа?
— Шушы шәһәрнең патшасы хатыны белән бик тату торалар. Шул патша белән хатын арасын боза алмаган өчен патшабыз иблис минем аркама һәр көнне җитмеш мәртәбә камчы белән суктырып тора. Хәлем көннән-көн тәгъсирләнә. Бүген җитмеш камчыны мин ничек күтәрим инде, үләрмен!.. — дип, карчыкның тезенә башын куеп, зар-зар елады, ди.
Карчык гайрәт белән:
— Шул патша белән хатын арасын да боза алмагач, пычагымамы син шайтан булып яралдың?! Менә шушы урыныңнан китми тор, мин сиңа күрсәтермен үземнең һөнәремне! - дип, ашыга-ашыга шәһәргә кереп югалды, ди.
Карчык шәһәрдә иң элек патша янына керде, ди, һәм шунда ук, ишек төбенә шәлен җәеп, намаз укырга да кереште, ди. Укый, ди, чат та чот китереп тәсбихен тарта, ди, күзен йоммыйча яшь түгә елый да елый, ди.
Патша бу карчыкны бик кызганды, ди. Йомшак сүзләр әйтеп кенә сораштырырга кереште, ди:
— Әй әби! Тамагың ач булса, ашарыңа бирәм. Өстең ялангач булса, кием бирәм. Нинди хәсрәтләргә дучар булдың? Әгәр дә сине урынсызга рәнҗеткәннәр икән, ул залимнарны хәзер миңа әйт! Мин алардан үч алам.
Карчык җавабында:
— Әй шаһым! Син әйткәннәрнең берсенә дә мохтаҗ түгел мин. Фәкать синең өчен генә елыйм мин, — дигәч, патша:
— Минем башыма нинди хәвеф-хәтәрләр киләчәк соң? Мөмкин булса әйтсәңче!.. — дип үтенгәч, карчык тагын да елавын арттыра төшеп, болай диде, ди:
— Моңа хәтле хатының белән бик тату тора идегез, бик сөенеп йөри идем. Менә шушы көннәрдә генә хатыныңның күзе бер вәзиргә төшеп, дерүн делдән гашыйк булган. Сине шул хәтле сөйми башлаган ки, хәтта сине суярга теләү дәрәҗәсенә ирешкән, бик саклан, бик саклан, шаһым! - дип, патша кырыннан чыгып китте` дә, ди, туп-туры хатынның бүлмәсенә килеп керде, ди, һәм әүвәлгечә намаз укырга да кереште, ди. Укый ди, тәсбихен тарта, ди, яшь түгә, елый, ди.
Карчыкның бу кыланмышын күреп, хатынның шәфкате килеп:
— Әй әби! — дип әйтте, ди. — Ач булсаң, тамагыңны туйдырам, ялангач икәнсең, өстеңә кияргә кием бирәм, нәрсәләр өчен бу кадәр яшь урынына кан түгеп елыйсың? - дип сорады, ди.
Карчык тагын да катырак елап:
— Үзем өчен еламыйм, ханчам, синең өчен шушылай кан-яшьләрем ага. Менә бу көннәргә хәтле патша белән бик тату тормыш итә идегез, бик сөенеп йөри идем. Менә шушы көннәрдә генә патшаның күзе фәлән патшаның кызына текәлгән. Патша сине бөтенләй сөйми башлаган. Әгәр дә патшаның сиңа булган мәхәббәтен кире кайтару өчен бүгеннән үк чарасына керешмәсәң, ул сине иртәгә үк куар, адәм мәсхәрәләре итәр, — дип әйтте, ди.
Патша хатыны:
— Соң миңа нәрсә эшләргә кирәк? — дип сорагач, карчык:
— Менә бүгеннән калмыйча, патша бик тәмле генә итеп йоклаган вакытта, үзенә белдерми генә тамак астыннан берничә сакалын үткен пәке белән кисеп ал да ашына салып ашат! Шуннан соң патшаның мәхәббәте элеккегечә синдә калыр, — дип чыгып китте, ди, һәм теге юлда очраган шайтан янына килеп:
— Менә минем һөнәремне күр әле, син, — дигәч, алар шәһәргә таба карап тора башладылар, ди.
Патша һәм патшаның хатыны, теге карчык яннарыннан чыгып китү белән, борчылып йөри башладылар, ди. Кич булгач, патша, хатынны сынау өчен, кылычын түшәге астына салып, йокларга ятты, ди. Шул вакыт, гадәттәгегә караганда гаҗәбрәк кыяфәт белән, үз алдына әкрен-әкрен генә басып, патшаның бүлмәсенә хатыны килеп керде, ди. Патша, хатыны килеп кергәч, тагын да катырак йоклаган кыяфәткә кереп, гырылдый башлады, ди. Хатын, патшаны бик каты йоклый дип белеп, кулына пәке тотып әкрен генә патша кырына килеп, бер кулы белән патшаның тамак астын кармалый башлау белән, патша, хатын суярга хәзерләнде дип белеп, кисәк кенә урыныннан сикереп торып, кылычын түшәге астыннан тартып алды да, ди:
— Син мине суйганчы, мин сине чабыйм әле! - дип, хатынның башын өзеп төшерде, ди.
Шунда ук патша хатынының әтисе патша, бу хәлне ишетеп, гаскәрләр җыйнап, әлеге хатынны чабып үтергән патшага сугыш ачты, ди. Китте, ди, кырылыш, китте, ди, кырылыш. Бөтен дөнья канга манчылды, ди.
Күрәзә карчык, шайтанның бөеренә төртә-төртә, кулларын берберсенә чәбәкләп, көләргә кереште, ди:
— Менә күр әбиеңнең һөнәрен! Син бер хатын белән бер ир арасын боза алмыйча ни хәтле камчылар күтәргәнсең. Ә мин ничә мең халыкны кырдырам!..- дип әйтә, ди.