Шәһәр урамыннан бер солдат килә икән, ди. Үзалдына бик дәртләнеп сөйләнә, ди, бу: «Их, ди, бирсә иде алла миңа йөз тәңкә акча, ди, миңа шул җитәр иде, туксан тугыз тәңкә булса гына җитми», — ди. Бер мәзәк сөючән кеше моның сөйләвен тыңлап килә икән. «Тукта, мин монар туксан тугыз тәңкә акча ташлап карыйм әле, нишләр икән?» — ди. Урамның икенче ягыннан солдатны узып, аның алдына чыга да туксан тугыз тәңкә акчаны төшереп калдыра бу. Солдат, акчаны алып, санап карый, акча була туксан тугыз тәңкә генә. Бу солдат әйтә: «Мин алладан сораган идем йөз тәңкә, ди, ул миңа биргән туксан тугыз тәңкә генә, ди. Әйдә, ярар, алла миңа бер тәңкә бурычлы булып торыр, туксан тугыз тәңкәне биргәч, бер тәңкәсен бирмичә хәле юк», — ди. Солдат кесәсенә акчаны сала да китә дә бара.
Солдатка су аркылы чыгарга туры килә. Солдат басмага кереп басуга, суның икенче ягыннан басмага поп та килеп керә. Поп кычкыра солдатка:
— Мине чыгар! — ди.
Солдат:
— Минем эшем ашыгыч, чыгармыйм, — ди.
Поп кычкыра:
— Син кем буласың ул хәтле? — ди.
Солдат җавап бирә:
— Мин падишаның улы! — ди.
Поп әйтә:
— Син падиша улы гына, ә мин алланың улы, — ди.
Солдат әйтә:
— Ә-ә-ә, син алланың улымыни? — ди. — Хәтереңдәдер, атаң миңа бер тәңкә бурычлы булып калгание, шул бурычны бир, аннан соң чыгарам! — ди.
Шулай итеп, попның да бер тәңкәсен алып кала.