Сәлимҗан китапханәсе

АЮ ХӘЗРӘТ

Бер шәһәрдә бик усал вә хәйләкәр өч кеше булып, болар һәрвакыт урлап-алдап йөриләр иде. Бервакыт алар бу кәсепләрен ташлап, башка бер җиңел тарикъ илә генә акча җыймак булып, урманнан бер бик мәһабәт аю алып кайттылар да, аңа адәм бите кебек битлек куеп, адәмчә ике аякта йөрергә һәм адәм кеби намаз укырга, вә башка күп фәгальләр хәтта «хуш» дип әйтергә өйрәттеләр.

Аю тәмам өйрәнеп җиткәннән соң, жуликлар аюга бер зур чалма һәм яшел чапан кигезеп, тәмам бер мәһабәт мөдәррис сурәтенә керттеләр һәм шәһәрләргә алып китәргә булдылар. Боларның берсе, алдан китеп, бер шәһәргә барып яр салды:

— Һиндустан тарафыннан бер ишан хәзрәт чыкмыш, фәлән шәһәргә хан хәзрәтне өшкерергә барадыр, иртән монда килеп чыгачак. Ул шундый ишан, әгәр аңардан бер алтын биреп суга йә тозга өшкертеп алсаң, нинди авыруга булса да шифа буладыр, хәтта үлемнән дә алып каладыр, - диде.

Моны ишетеп һәммә кеше ишан хәзрәтне көтмәгә башлады. Хосусан авырулар җан-тән илә көтәләр иде. Байлар вә картлар мөрит булырга дүрт күз илә көтә башладылар.

Иртәгесен шәһәрдән чыгып, юл башында имамнары, байлары - һәркайсы көтеп торганда, ерактан өч ат җиккән бер көймәле арба күренде. Эчендә ике-өч кеше бар. Шуларның берсе мәгълүмебез аю хәзрәт иде. Озак та булмады, килеп җитте. Жуликларның берсе алга кучер булып утырган, берсе аю янында ишан хәзрәткә мөрит һәм хәлифә кеби булып утырмыш. Килеп җитү белән атларның башыннан тотып туктаттылар. Һәммә халык көймәле арбаны чолгап алдылар. Якынрак булганнардан кайсы хәзрәтнең кулын вә кайсы аягын үбеп, җитешмәгәннәре күчерен, көймәсен үбеп шәрәфәтләнделәр. Күрешеп тәмам булганнан соң, жуликларның өйрәтүе буенча, аю хәзрәт «ау» дип кул күтәрде. Моны ишетеп, имамнар:

— Хәзрәт «фатиха» диде, «хуш» диде, — дип кычкырыштылар, бөтен халык кул күтәреп дога кылдылар.

Һәркайсы сәдака ниязларын арбага ташый башлады. Соңра байлар: «Миңа, миңа», — дип, хәзрәтне чакыра башладылар. Ләкин жуликлар бу якын җирдә сер беленер дип, бер дә кабул итми:

— Хәзрәтнең вакыты юк, бара торган җире ерак, һәм саулыгы да юк, — дип, бер җиргә дә керергә вәгъдә бирмичә, ниятләре башка шәһәрләргә китмәк иде.

Ул арада һәр халык кайсы тоз, кайсы су, кайсы ачы кыяр күтәргән, өшкертергә килә башлады. Әүвәлдән бу фәгальләргә өйрәткәнгә күрә, аю хәзрәт биргән затларның һәркайсына өшкереп-төкереп бирер иде.

Көймәнең эче акчадан тулды. Акчаларны сыпырып алып икенче шәһәргә киттеләр.

Болар барганчы, анда да яр салынмыш иде. Анда да шулай ук карт-коры, мөрит-мөхлис кебиләр хәзрәтне күреп фатиха алырга көтеп торырлар иде. Менә бер көн кичкә таба болар ул шәһәргә җиттеләр. Һәммә халык каршы алдылар. Хәзрәт илә күрешеп кул үбүләр тәмам булганнан соң, бер бик могтәбәр бай адәмдә булдылар. Кичен күп кеше мөрит булды. Хәзрәт үзе бик суфый вә мотакка булып, бер дә сөйләми алдына гына карап торадыр. Хаҗәт сүзләрне янындагы мөрит-хәлифә әйтәдер иде. Иртәгесен мәҗлесләр була башлады. Һәркем ашка чакыра, әмма мөрит-хәлифә:

— Хәзрәтнең кәефе юк, мәҗлескә йөрми, китәргә ашыгадыр, бара торган җире ерак, — дип, тиз генә утырып китәргә теләсә дә, халык риза булмады, ахыры, бер бик бай кешегә бармак булып вәгъдә кыйлдылар.

Голәма вә имамнар да, башка шәһәрнең могтәбәр байлары да ишан хәзрәтнең мәҗлесендә кунакта иде. Һәммәсе җәяүләп ашка барырга чыктылар. Зәңгәр, яшел чапаннардан урам тутырып баралар иде, казага каршы, урамның аргы башыннан бер-ике эт иярткән аучы күренде. Моны күреп жуликларның бик эче поша башлады. Нишләргә кирәк: аю гәрчә адәм кеби кыйланырга, адәмнәр илә торырга өйрәнгән булса да, тәмам аюлыгы китмәгәнлектән, этләр күрү илә үзгә бер хәрәкәткә килеп, боргалана вә киерелә башлады. Ул арада аучы да якынлап, кулында сөңгесе, мылтыгы булган хәлдә, хәзрәткә күрешим дип килер икән, аюның әүвәлге хәле исенә төшеп, йөрәге кузгалып, ач бүре кеби аучының өстенә атылып, таларга ябышты. Аучы мескен:

— Чү, чү, хәзрәт, ни булды? — дисә дә, аю мыгырдап-мыгырдап талый башлады.

Моны күреп, янында булган голәмәләр, муллалар вә байлар гаҗәпкә калып, әллә тилердеме дип, таң калып торганда, ишанның башыннан чалма төште. Ул арада эт килеп ябышу илә чапанын тартып алды. Болай эш зурга киткәч, жуликлар тиз генә сыздылар. Чапан төшкәч, тәмам хакыйкать хәл беленеп, бөтен кеше ни дә әйтергә белми торганда, аю кәмаль гайрәт илә аучыны этләре илә этеп ташлап, янында булган имам вә байларны да бик каты кыйнап, бичара, көчкә шәһәрдән качып чыгып, янә жуликларның үзләренә кайтты.

«Ишан хәзрәттән хәер-фатиха алыйк, өшкереп сәламәтләник», — дип килгәннәр аюның тоягыннан бик зур мәрәз, авыр җәза, олуг бәлаләр алып кайттылар.