Бер авылда яшәгәннәр, ди, ир белән хатын. Көннәрнең бер көнендә боларның коймак пешерә торган табалары югала. Табаны бик тырышып эзләп тә тапмагач, болар яңа таба алалар. Бу эштән берничә көн дә үтми, боларның камыр болгый торган калаклары да югала. Калакны да тапмагач, ире яңа калак ясап бирә. Әмма яңа калак камыр изә торган квәшнәгә сыймый. Шуңа күрә хатыны иренә әйтә:
— Гомерең буена эшне кеше рәтле эшләгәнең юк, кара инде, ясаган калагың квәшнәгә сыймый, — ди.
Ире, хатынның бу сүзенә гаҗәпкә калып, почмакка кереп караса, күзе белән ни күрсен, өч пот сыя торган квәшнәнең эче ике-өч литр гына сыярлык калган, тирәсенә камыр каткан. Шуннан ире йорттан кыргыч алып керә дә квәшнә эченнән каткан камырны кыра башлый. Шунда моның кыргычы каты әйбергә эләгә. Аны камыр эченнән казып чыгарса, ул әйбер камыр болгата торган калаклары булып чыга.
Квәшнәне кырып бетергәч, почмак идәненә каткан камырны кыра башлый. Почмак идәнен кырган вакытта кыргычка ниндидер тимер әйбер эләгә. Аны идәндәге камыр эченнән куптарып карасалар, ул югалган табалары булып чыга.
Шуннан соң болар почмак идәненнән кырган тары камырын бер кыш сыерларына ашаталар, ә квәшнәдән кырган камырдан үзләре өч ай буе белен пешереп ашыйлар. Шунда хатыны иренә әйтә:
— И картым, бер дә кайгырма бер айда егерме биш пот тары оны беткәнгә. Син шатлан әле таба белән калак табылганга, — ди.