Сәлимҗан китапханәсе

ХӘЙЛӘКӘР ПАТША

Багдад шәһәрендә бер патша булып, ул бик бай һәм бөтен дөньяга данлыклы булган. Аларның бер дә балалары булмаган. Менә бервакыт дөньяга бер кыз бала килгән. Патша, шатлыгыннан бөтен шәһәр халқын җыеп, өч көн, өч төн буена туй үткәргән. Кызга Җәүһәрташ исемен кушканнар. Ул үсеп буйга җиткән. Патша аңа кырык кыз куйган, аны ашатырга-эчертергә, юындырырга-киендерергә. Матурлыгы белән бөтен дөньяга бер булган бу кыз. Дөньяда аның кебек матур булмаган. Ул тагын бераз үсә башлагач, аңар һәр тарафтан яучылар килгән, аңа төрле-төрле бүләкләр алып килгәннәр. Әмма ул аларның һәммәсен дә хурлап җибәргән.

Кызның атасы моңа бик нык офтанган:

— Минем башыма бәла булдың син, — дигән. — Шундый зур патшаларның барысын да хурлап җибәрдең, — дигән.

Көннәрдән бер көнне бу кызның матурлыгын ишетеп бер патша килә. Кызга атасы әйтә:

— Безгә бүген бер патша килергә тиеш, син аны хурлама, кеше алдында мине хур итмә, — ди.

Кыз иптәш кызлары белән үз сараенда утыра. Теге патша килгәч, кызның атасы белән кыз янына баралар. Бу патшаны кыз тагын кабул итми:

— Мин моңа бармыйм, бу чыпчык борын ич, — ди, аны хурлап чыгарып җибәрә.

Бу патша чыгып киткән булып, ишек артына качып, боларның сүзләрен тыңлап тора. Патша кызына бик ачуланган:

— Тагы кеше алдында мине хур иттең, шундый патшаны да хурладың, — дигән. — Кызым, мин нәзер әйтәм: иртәгә кем килсә дә, сине үзем биреп җибәрәм, — дигән.

Патша качып торган җирендә аларның ни сөйләшкәннәрен барысын да ишеткән. «Мин аны кызык итәм әле», — дип, шыпырт кына чыгып киткән. Кайтышлый юлда аңа бер хәерче очрый. Ул хәерченең иске киемнәрен киеп, иске чабаталарын асып, теге кыз янына киткән. Барган да өй түрендә бик матур итеп патшаны мактап җырлаган. Патша уянып киткән һәм ялчыларына чыгып кем барлыгын белергә кушкан. Патшаның бер ялчысы чыккан да өй түрендә бер хәерчене күргән, күргән дә патшага:

— Анда бер хәерче утыра, — дигән.

Патша аны өенә алып керергә кушкан. Шуннан соң хәерчене патша янына алып килгәннәр. Патша әйткән:

— Мин сиңа үземнең кызымны биреп җибәрәм, — дигән.

Аларның юлларына бераз гына азык биргән дә, башка бернәрсә дә бирмәгән. Алар юлга чыгып киткәннәр.

Менә алар бер урманга барып җиткәннәр.

— Бу кемнең урманы икән? Бигрәк матур! — дигән кыз.

— Бу — Чыпчык Борын урманы, — дигән егет.

Кыз тәгәрәп елый башлаган:

— Ник бармадым икән мин аңа, ник хурладым икән, — дигән.

Алар менә бер шәһәргә килеп җиткәннәр. Бу кызны ул ташландык бер өйгә алып кергән.

— Менә инде бу минем өем, — дигән.

Аларның ашарларына азыклары да беткән. Бу көнне алар йоклаганнар. Икенче көнне егет чыгып киткән. Ә кыз шушы ташландык өйдә калган.

Егет барган да, патша киемнәрен киеп, үз эшен эшләгән. Ә кич белән хәерче киемнәрен киеп, ике сынык икмәк алып, исерек кеше рәвешендә өйгә кайткан. Ул кайтып кергәч тә кыз елый башлаган:

— Ничек итеп яшәрбез, ничек итеп көн күрербез, — дигән.

Егетнең бер дә исе китмәгән. Бер көнне кайткан да ул хатынына:

— Чыпчык Борын сине чүлмәк сатарга чакырам дип әйткән, — дигән, иртәгә сине аның хезмәтчеләре алып китәрләр, — дигән.

Иртәгесен аны алып киткәннәр. Юлда барганда алар каршысына бер егет килеп чыккан да барлык чүлмәкләрен ваткан. Кыз елый башлаган:

— Ничек итеп җавап бирермен, — дигән.

Ул да булмаган:

— Хатын, — дигән егет, — патшаның аш өендә савыт-саба юучы кирәк, шунда бар да эшлә, — дигән.

Хатын ике көн патша өенә барып эшләгән, тамагы тук булган.

Икенче көнне егет хатынына:

— Иртәгә безнең туебыз була, мин сине алдым да киттем, мин хәерче түгел, Чыпчык Борын, — дигән.

Шуннан кызны бер бүлмәгә алып киткәннәр. Аны ефәктән, алтыннан киендергәннәр. Менә туйлары да башланган. Кыз рәхәтләнеп тамагы туйганчы ашаган.

— Чүлмәкне ватучы да мин идем, — дигән егет.

Алар шуннан соң бик әйбәт тормыш корып җибәргәннәр, ди. Кызның әтиләре дә килеп йөргәннәр.