Бием белән килен бер дә тату тормыйлар икән. Бием әйтә икән: «Һай бу киленнән туйдым, ул китеп берәр атна тынычлап торсам, үлсәм дә үкенмәс идем», — дип. Хәзер килен карчыкның бу сүзләрен күршеләрдән ишетә.
Бервакытны килен кайта да җыена китәргә:
— Әни, тынычлап тор, мин китәм, — ди.
Китә бу, бием ялгыз кала.
Өч көн үткәч, берәү тәрәзәне шакый:
— Кем соң син? — ди карчык.
Беркем дә күренми, тавыш кына ишетелә:
— Өч көн тордың, үләргә ризамы? — дип.
Ярар, бу көнне шуның белән бетә.
Икенче көнне тагын кагалар моның тәрәзәсен:
— Дүрт көн үтте, үләргә ризамы? — дип.
— Кем соң син? — ди карчык.
Җавап булмый. Бер атна үткәч, берәү тагын тәрәзәне кага, үзе ак күлмәкләр кигән.
— Бер атна үтте. Син ник алай: «Үлсәм дә риза», — дип әйттең соң? Срок үтте, мине аллаһе тәгалә җибәрде. Синең соравыңны үтәп, алмага килдем, — ди.
— Әйттем шул, киленемнән туйгач, — ди.
— Нинди гозерең бар соң, җаныңны алганчы әйтеп кал, — ди.
— Гозерем шул, — ди карчык, — җанымны алмасаң, киленем белән торыр идем, — ди.
— Ярар, аллаһе тәгаләдән барып сорап килим, — ди.
Әйләнеп килә дә килене тагын тәрәзә кага:
— Аллаһе тәгалә риза, ди. Сугышмыйча тату торсагыз, җаныңны алмыйм, — ди.
— Йа рабби, бик риза, бик риза, җанымны гына алма, — дип, тынычлап ятып йоклый карчык.