Элгәре лампалар юк иде, җитен майлары яндыралар иде. Бер егет кызлар катыннан кич утырып кайтып керә дә, ут яндырырга аның бер ние дә юк, ай яктысында гына тәрәзә төбендә калган ашны ашый.
Шушы вакытта өч кеше килеп керә дә, капкаларны ачып, атларын җигәләр, келәттән капчык-капчык оннарын күтәреп салалар да чыгып китәләр. Бу егет тәрәзә төбендә карап кала.
Иртән торгач, халыкка гайрәт чәчә бу:
— Яшь чак, таза чак, ди, әрмиядән кайткан чак, ди, әгәр дә чыккан булсам, ул каракларны бәреп үтерә идем мин, ди, чыкмадым гына, — ди.
Ярар. Әтисе бер заман яхшы айгыр алып бирә моңарга. Көз көне эшләрне бетергәч, егет атны карак алып китмәсен дип, җитәкләп, межаларда гына ашатып йөри. Шушы вакытта ат карагы килә моның янына. Ат карагы әйтә:
— Егет, ничек курыкмый алып чыктың бу айгырны кырга? — ди.
— Нигә куркырга, ди, аның тезгене минем кулда бит, ди. Менә, тотып ашатам, — ди.
— Әй, егет, син белмисең, ди, карак килсә, ул бик ансат алыр синнән, ди. Тезгенеңне биреп кара әле миңа, — ди.
Егет тезгенен бирә. Ат карагы әйтә:
— Менә шулай иттереп тезгенне атның сыртына салырлар, ди, менә карап тор син, ди. Атыңа сикереп менеп атланырлар, — ди.
Карак атка сикереп менеп атлана да, уңга-сулга суга да чабып та китә.
Егет әйтә:
— Китер инде атны, белдем, — ди.
Ә теге кеше артына да карамый. Яхшы ат ул арада әллә кая китә инде ул.
Менә шулай итеп, бу егет атсыз да кала.