Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бай. Бу байның бик җилле кара айгыры булган. Көз көне яңгырлар явып, бөтен җир бозлавыкка әйләнгән икән.
Беркөнне бай хезмәтчесе белән тимерлеккә дага ясатырга киткән. Тимерче даганы ясаган да байга сузган. Бай комсыз бит инде, даганы ике куллап тотып алган икән, моның бик каты кулы пешкән. Шуннан бай кызган даганы хезмәтчесенә сузган. Хезмәтчесе даганы кулына алганчы аңа төкереп караган. Төкерек чыжлап кайный башлаган. «Әһə, бу болай икән», — дигән бай.
Атны дагалаткач, өйләренә кайтканнар. Байның хатыны телеңне йотарлык итеп тәмле аш пешергән икән. Бай олы кашык белән ашны алган да төкереп караган. Аш бер дә чыжламый, ди. Суык аш дип белеп, комсыз бай зур кашык белән авызына капкан. Бик хәтәр итеп авызы, эче пешкән моның. Шул урында бай аяк сузган. Ә хезмәтчесе бай урынына калган, имеш.