Борын заманда бер карт мулла яшәгән. Мулланың бер улы булган. Бер булса да, утыз тугызлырак булган, гакылы поттан бер кадак ким икән. Мулла бердәнбер улын бик тырыштыра, укыта, үз урынына мулла итеп калдырасы килә. Ләкин малайның башына бер нәрсә дә керми.
Бу малай шактый зур булып үсеп килә, ләкин, маңкасын агызып, урамдагы малайлар белән шаярудан башка бер эш тә күренми. Мулланың эче поша, үгетли, өйрәтә. Аның сүзе малайның бер колагыннан керә, икенче колагыннан чыга. Шулай аңсыз була ул.
Малай буйга үсеп җитә. Атасы малаен муллалыкка имтихан бирдерү чарасына керә. Мөфти хәзрәте Уфа каласында булганлыктан, малайны Уфага алып бара да, мөфтине һәм аның янында була торган казыйларны алдан күреп майлап-җайлап, улының йомшаклыгын да белдереп: «Имтихан вакытында сез ярдәмдә булыгыз», — дип, үтенеч кыла һәм малайны имтихан була торган залга кергезеп җибәрә.
Озакламый залга мөфти һәм ике казый кереп, мөфти үз урынына һәм ике казый мөфтинең ике ягында утырышалар.
Билгеле инде, алдан эшне бетереп куйгач, мөфти малайга карап:
— Исәнме, мәхзүм, якынрак килегез, — дип чакырып ала.
Мөфти, йомшак кына итеп, дини мәсьәләдән берничә сөаль биреп карый. Малайның рәте-башы юк. Күрәләр, бу мәхзүмнән бер эш тә чыгарлык түгел. Шулай да: «Вәгъдә — иман, вәгъдәдә торырга кирәк», — дип, малайга кечкенә сөальләр бирәләр.
Мөфти малайга сөаль бирә:
— Мәхзүм, витер намазы ничә рәкәгать?
Малай тик тора. Аптырагач, ике казый мөфтинең ике ягыннан торып:
— Өч, — дип пышылдыйлар.
Малай аңламый. Өч бармак күрсәтәләр — аңламый. Өч бармакны икенче кул бармагы белән төртеп күрсәтә торгач, кулның учын күрсәтәләр дип:
— Уч, — дип җавап бирә.
Казыйлар:
— Дөрес, дөрес, «өч» дип әйтте, рәхмәт, — дип, бетерәләр.
Мөфти янә сөаль бирә:
— Мәхзүм, өйлә намазының фарызы, сөннәте ничә рәкәгать?
Малай баягыча баскан да каткан.
Ике яктан казый тел белән пышылдыйлар:
— Ун, — дип һәм ун бармак күрсәтәләр.
Аңламый бу. Казыйлар ике кулны бергә кушып, «ун» дип күргәзгәндә, боларның кулын кавынга охшатып, казыйларның «ун» дигән сүзләрен дә «кавын» дип әйтергә кушалар дип, куркып кына, акрын гына:
— Кавын, — дип җавап бирә.
Мөфти дә, казыйлар да:
— Менә рәхмәт, «ун» дип әйтте, өйлә намазының фарызы һәм сөннәте ун рәкәгать, - дип дөреслиләр.
Мәхзүмнең кулына имтихан тотканлыкка шәһадәтнамә биреп җибәрәләр. Карт мулла малайны алып кайтып китә.
Мулла, картларны җыйнап, малайның имтихан тотканлыгын әйтә һәм үзенең картлыгын белдерә. Үзенә булышырга улын яшь мулла итеп куюларын сорый. Халыклар күнәләр.
Мәхзүмне яшь мулла итеп, аңа авылдагы бер байның кызын да алып бирәләр. Мулла малайны бик үгетли, өйрәтә.
— Менә, улым, халыклар төрлесе-төрле мәсьәлә белән килерләр; һәркайсына җавап бирер өчен, гарәпчә язылган яшел тышлы калын китапны алып чыгып укып җавап бирерсең, — ди.
Күп тә үтми, карт мулла вафат була.
Бер дә бер көнне бер яшь киленнең табактагы сөтенә тычкан төшкән булган; бу килен сөтне ашатса — гөнаһтан курка, әйтсә — биеменнән курка. Аптырап, яшь муллага килә.
— Мулла абзый, менә шундый хәл, — дип сөйләп, аз-ким хәерен биргәч, мулла, тиз генә яшел тышлы китапны алып чыгып, гарәпчә укып җавап бирә:
«Әлсөти сөткә, дигән, әлтычканын тычкан, дигән, табакның читеннән, дигән, җөгереп килеп, дигән, төшә язып, дигән, төшми калса, дигән, әлхөллалүн, дигән, хөләлдер, дигән. Вә илла мәгәр, дигән, табакның, дигән, читеннән, дигән, тычкан, дигән, йөгереп, дигән, килә торгач, дигән, төшә язып, дигән, төшеп китсә, дигән, әлхәрамүн, дигән, хәрамдер», - дигән дә, яшел тышлы китапны шап итеп ябып, өенә кереп киткән.
Бу бичара яшь килен бертөрле дә төшенерлек җавап ала алмагач, борыла да кайтып китә.
Янә бер яшь килен ире начар холыклы булу сәбәпле, иренең сүгүенә, нахак бәла белән хәкарәтләвенә чыдый алмаенча, яшь муллага килеп зарын сөйләп, ир булган кешенең хокукын һәм хатын булган кешенең хокукын сораган. Яшь мулла яшел тышлы китапны алып укый башлый:
«Каләм юнсаң, озын юнгыл ботыны, хатын алсаң, элек алгыл котыны». Ягъни, ир булсаң, дигән, ир булырга кирәк, дигән, хатыныңның, дигән, котын, дигән, алып, дигән, торырга кирәк, дигән. Менә, кардәш, ир булган кешенең хокукы хатын-кызга караганда бик зур, дигән.
Яшь килен бу җавапны ишеткәч, аптырап:
— Мулла абзый, хатын-кызның хокукы нәрсә була соң? — дип сорый.
Мулла җавабында:
— Хатын-кызлар әти-әни биргән кешегә тормышка чыгу, ир булган кешегә сүз әйтмәү, ирең ачуланса да, сүксә дә, сабыр итеп, ирне каршылап алу, киендерү, чишендерү, иренең аягын салдыру, аяк бармакларын аралап сөртү, иреңә һәм бөтен семьяга ашарга-эчәргә хәзерләү һәм башка тәрбияләр. Аннан мал-туарларны тәрбияләү. Менә болар бар да хатын-кызлар хокукы, — ди.
Яшь килен, мондый авыр шартларны ишеткәч, муллага бирергә дип алып килгән хәерен дә бирмәенчә кесәсенә сала да, ычкына, артына борылып та карамый, син күр дә мин күр.