Борын заманда бер кешенең хатыны һәр атнада, үзе билгеләп куйган бер көнне, иртә торып белен изә — белен пешерә икән. Шул тирәдәге бер авылда атнада бер көн базар була, ә хатынның белен пешерүе һәрвакыт шул базар көнгә туры килә. Ире йокыдан торып белен ашый да: «Бүген базар көн икән, тукта, базарга барып кайтыйм», — дип, атын җигеп базарга чыгып китә икән.
Бер көнне аның хатыны, беленне үзенең атна саен пешерә торган көнен саташтырып, башка бер көндә пешергән. Ире торып ашаган да, гадәтенчә, бүген базар икән дип, ат җигеп базарга киткән. Авылга барып җитсә, ни күрсен: базар мәйданы буп-буш, бер кеше, бер хәрәкәт юк, кибетләр ябык, юлда килүче кешеләр дә күренми. Бу кеше: «Нишләп бүген базар буш, нишләп халык җыелмый икән? Әллә мин бик иртә килдемме икән?» - дип гаҗәпләнә. Атын туармый гына көтә башлый. Ләкин базарга килүче кешеләр юк та юк. Базар мәйданы һаман шулай буш.
Шулай озак көткәч, ул: «Булмады ахрысы бу. Күрәсең, хатын бүген белен пешерә торган көнен саташтырган. Бүген аның белен пешергән көне базар көн түгел икән», — дип, шыпырт кына әйләнеп кайткан. Кайткач хатынын:
— Беленең белеп из! — дип ачуланган.