Сәлимҗан китапханәсе

ЯЛГАН ПӘЙГАМБӘР

Борын заманда берәү: «Мин — пәйгамбәр», - дип йөргән. Бу сүз патшага ишетелгән. Патша аны тотып китерергә куша һәм, тотып китергәч, аңа әйтә:

— «Мөхәммәттән соң пәйгамбәр булмас», — диелгән. — Әгәр пәйгамбәр булсаң, могҗиза яса. Менә мин сиңа өч сорау куям, җавап бирә алмасаң, башыңны кистерәм, — дигән һәм беренче сорауны биргән: - Менә Гайсә пәйгамбәр сукырларны күзле иткән, син күзле итә аласыңмы? — дигән.

Теге ялганчы:

— Падишаһым, без җирдә ике пәйгамбәр: беребез күктә — ул кешеләрнең билдән югары ягын дәвалый, мин — җирдә — кешеләрнең билдән түбән җирләрен дәвалыйм, — дигән.

Патша көлгән дә икенче сорауны биргән:

— Менә Жирҗис пәйгамбәр җиде тапкыр үлеп, җиде тапкыр терелгән, син терелтә аласыңмы? — дигән.

Теге ялганчы:

— Алам, падишаһ, китерегез кылыч, менә мин сезне чабып өзим дә соңыннан терелтермен, — дигән.

Шуннан патша шүрләгән, өченче сорауны биреп тормаган.

— Бар, чыгып кит моннан яхшы чакта, — дип куалап чыгарган тегене.