Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында кутамкасы бар икән. Бүтән бер нәрсәсе юк, ризыгы да юк. Хәзер бу кайта-кайта ара-талчыга да бер урман кырыена килеп утыра. Куак төбендә ял итеп утырган чагында күзе төшә бер балтага. Сапсыз балта ята. Хәзер инде бу уйланып утыра: «Тукта, мин бу балтаны алып салыйм әле, ди, капчыгымда әйбер дә юк, бик авыр булмас», — ди. Алып сала бу кутамкасына теге балтаны.
Хәзер инде бара-бара бу тагын икенче бер урманга килеп керә. Кич тә булып китте, ашыйсы да килә, нишләргә инде хәзер? Бара-бара урман арасында бер кечкенә йорттан ут күренә. Хәзер барып керә йортка. Тәрәзәсеннән карый, ул бер генә тәрәзәле кечкенә йорт була инде, — бер карчык җеп эрләп утыра.
— Әй әби, ди, син мине фатирга керт әле, — ди.
Карчык чыгып, моны кертә. Солдат чишенә, моның ашарына бернәрсәсе юк. Бу карчыктан да сорый алмый инде ашарга, ояла.
— Әй әби, ди, минем капчыгымда бер балта бар, син шуны пешереп бир әле, — ди.
Карчык кабыза учакны, балтаны юып сала казанга. Балта кайный, кайный, кайный — һич пешми.
— Әй улым, ди, һич кенә дә пешерә алмыйм бу балтаны, — ди.
— Син, әби, аңарга бераз бәрәңге турап сал, — ди.
Карчык юып, турап сала бәрәңгене дә тагын кайната.
— Инде, улым, бәрәңге дә пеште, балта пешми, — ди.
Солдат әйтә:
— Хәзер инде син аңарга, тәтәй, он да буташтырып сал инде, — ди. Он да буташтырып сала инде хәзер. Тагын кайный, кайный, — балта һаман пешми.
— Хәзер, улым, нишләргә инде, балта пешми бит, — ди.
— Ярар, тәтәй, икенче пешәр әле, ди, аның ашын алып ашыйк, — ди.
— Ярый, үзем дә бик талчыктым, — ди, карчык әйтә. - Тагын кайнатыр хәлем юк, — ди.
Ашны китереп утырта карчык.
— Менә, улым, аш, ди. Балтаңны пешерә алмадым инде, — ди.
Ярый, хәзер солдат ашны ашый, җәелеп, тирләп. Тамак туя, рәхәтләнеп йоклый. Иртә торып, китәргә җыенганда әби әйтә:
— Улым, ди, балтаңны ал, тагы кирәк булыр, — ди.
Балтаны ала да бу, чыгып китә. Шул балтаны авыл саен пешертеп, солдат үзенең туган-үскән авылына туган-тумачалары янына кайтып ирешкән, ди.